Көнчыгыш Тимор
Көнчыгыш Тимо́р (тетум Timor Lorosae) – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дәүләт. Ул үз эченә Тимор утравының көнчыгыш өлешеннән һәм бу утрауда тагын бер эксклавтан, шулай ук тагын ике зур булмаган Атауру (төньякта) һәм Жаку (көнчыгышта) утрауларыннан тора.
Атама
үзгәртүТимор индонезия һәм малайя телләрендә көнчыгыш сүзен аңлатучы тимур сүзенең португалча әйтелешеннән килеп чыккан.
Тарих
үзгәртүТөп фараз буенча, Тимор утравы борынгы папуас телләрендә сөйләшүче австралоид расалы кешеләр тарафыннан 4 мең ел элек үзләштерелә. Соңрак утрауга бүгенге Индонезия утрауларыннан австранезия телләрендә сөйләшүче монголоид кабиләләр күчеп килә. Алардан соңгы булып тетумнар күчеп килә (мөгаен, XVI гасырда). Тетумнардан үрнәк алып, җирле халык җыючылыктан җир эшкәртүгә, дөге үстерүгә күчә башлый.
Аурупалылар арасыннан португаллар бу утрауга XVI гасырда беренче булып киләләр һәм үз колонияларын төзиләр. Тирә яктагы утраулар һолландиялеләр кулында була.
1512 елда Тиморга беренче португал сәүдәгәр килә, 1556 елда беренче католик миссионерлар килеп чыга, 1702 елда исә Тимор рәсми рәвештә Португалия колониясе буларак игълан ителә.
1859 елда Лиссабон шартнамәсе буенча утрау Нидерландлар белән Португалия арасында бүленә.
1975 елның 28 ноябрендә Көнчыгыш Тимор бәйсезлек игълан итә. Ләкин 9 көннән соң илгә Индонезия гаскәре бәреп керә һәм Көнчыгыш Тимор Индонезиянең 27нче провинциясе буларак игълан ителә.
Индонезия идарәсе бик рәхимсез була: 27 еллык оккупация дәверендә төрле чыганаклар буенча 100 – 250 мең кеше үтерелә (басып кергәндә утрауда халык саны 600 мең була).
1999 елда Көнчыгыш Тиморда бәйсезлек буенча референдум үткәрелә. Халыкның 78,5 % бәйсезлек яклы булып чыга. 2002 елның 20 маенда рәсми рәвештә бәйсезлек игълан ителә.
2006 елның 16 мартында илдә әлегәчә дәвам итүче тәртипсезлекләр башлана.
География
үзгәртүУтрауның өчтән берен урманнар алып тора. Утрауда җир тетрәүләр һәм цунами лар еш. Тимор диңгезенең яр буйлары, шельфы һәм аеруча төбе нефть һәм газга бай.
Халык
үзгәртүХалык гадәттә тетум телендә сөйләшә, тик ММЧларында индонезия теле өстенлек алган. Португалча халыкның 5-25 % ы белә.
Дин
үзгәртүХалыкның 90 % ы (800 мең кеше) — католиклар, 3-4 % ы — мөселманнар, 3 % ы – протестантлар, 0,5 % ы – индуистлар, шулай ук буддистлар һәм анимистлар да бар (саннар төгәл түгел, 1992 ел).
Икътисад
үзгәртүНефть һәм газ чыгарыла, авыл хуҗалыгының нигезе булган каһвә экспортка чыгарыла.
1999 елдагы инфраструктура нык җимерелә. Тотрыксызлык инвесторларны кире чигерә. Сәнәгать үсмәгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://web.archive.org/web/20151023210502/http://timor-leste.gov.tl/?cat=37&lang=tp
- ↑ 2,0 2,1 https://web.archive.org/web/20160427130516/http://timor-leste.gov.tl/?cat=37
- ↑ 3,0 3,1 3,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://academia.gal/dicionario/-/termo/timorense
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ https://www.jstor.org/stable/10.1525/as.2003.43.2.231
- ↑ 8,0 8,1 8,2 https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2107.html
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/TIMOR-LESTE
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/timor-leste
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/timor-leste
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=299
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ https://www.wto.org/english/thewto_e/acc_e/a1_timor_leste_e.htm
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ https://www.hatutan.com/2022/04/01/domingos-soares-simu-posse-nuudar-administrador-munisipiu-atauro/
- ↑ 22,0 22,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 25,0 25,1 25,2 25,3 25,4 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 30,0 30,1 https://www.bti-project.org
- ↑ 31,0 31,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/TLS