Көнчыгыш Тиморда Һинд дине

Һинд дине Көнчыгыш Тиморда азчылык дине булып тора. Аларның барысы да диярлек Бали Һинд дине тарафдарлары.

Тарихы үзгәртү

Тиморның традицион Һинд дине халкы юк. Балидан Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Индонезия оккупациясе вакытында килгән мигрантлар булып тора. Оккупация беткәч, күпчелек Һинд дине тарафдарлары илдән киткән.

Демография үзгәртү

1992 елда, бәйсезлеккә кадәр Көнчыгыш Тимор Һинд дине тарафдарлары халыкның 0.5%-ын тәшкил иткән.[1] Оккупациядән соң Һинд дине тарафдарлары Көнчыгыш Тиморда 0.1%-ка кадәр кимегәннәр. 2011 ел халык санын алу буенча Көнчыгыш Тиморда 195 Һинд дине тарафдары яшәгән.[2] Шулай да, 2015 ел халык санын алу Һинд дине тарафдарларының әз генә үсүен күрсәткән. Бу халык санын алу буенча Көнчыгыш Тиморда 271 Һинд дине тарафдары яшәгән.[3]

Гыйбадәтханәләр үзгәртү

 
Пура Гиринатха

Пура Гиринатха Көнчыгыш Тиморда иң зур Бали Һинд дине гыйбадәтханәсе.[4][5] Гыйбадәтханә Оккупация дәвамында төзелгән булган. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә яхшы хәлдә түгел,[6] гәрчә Индонезиядән кайбер Балилылар һәм Көнчыгыш Тимор хөкүмәте гыйбадәтханәгә янәдән тормыш кертүгә тырышлык куйганнар.[5]

Тамил Һиндуларның Понгал бәйрәм ителүе шулай ук Пура Гири Натхада үткәрелгән.[7]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Religions - East Timor.
  2. Population and Housing Census of Timor-Leste, 2010 : Volume 2: Population Distribution by Administrative Areas (PDF). әлеге чыганактан 2015-12-24 архивланды. 10 October 2018 тикшерелгән.
  3. 2015 - STATISTICS TIMOR-LESTE. әлеге чыганактан 2019-09-23 архивланды. 2019-04-20 тикшерелгән.
  4. Pastika Thanks Gusmao over Dili Temple (1 May 2009). 10 October 2018 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Pura Girinatha, Satunya-Satunya Pura di Dili Timor Leste (Indonesian) (12 September 2016). әлеге чыганактан 2019-04-20 архивланды. 16 November 2017 тикшерелгән.
  6. PURA DI TIMOR LESTE (16 March 2011). 10 October 2018 тикшерелгән.
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-10-24, retrieved 2019-04-20