Бали Һинд дине

Танаһ Лот гыйбадәтханәсе, Бали.
Пура Бесаких, Балиның иң әһәмиятле Һинд дине гыйбадәтханәләренең берсе.

Бали Һинд дине (Индонезия телендә: Агама Һинду Дһарма; Агама Тиртһа; Агама Эйр Сучи; Агама Һинду Бали) Бали халкының күпчелеге тарафыннан практикаланган Һинд дине.[1][2] Бу бигрәк тә утрауда яшәгән Бали халкына кагыла һәм асаба анимизмны, бабаларга табынуны яки Питру Пакша һәм Буддачылык изгеләренә яки Бодһисаттваларга ихтирам итүне керткән Һинду табынуының билгеле формасы. Индонезия утрауларының халкы күбесенчә мөселман (87%).[3] Бали утравы чыгарылма булып, Бали халкының 83%-ы үзен Һинду дип идентификацияли (тулаем Индонезия халкының якынча 1,7%-ы).[3] Нидерланд колония хөкүмәтеннән бәйсезлектән соң, 1945 ел Индонезия Конституциясе барлык гражданнарга дин иреге хокукы гарантияләгән. 1952 елда Майкл Пикард раслаганча – бу Бали тарихы һәм дине антропологы һәм галиме – Индонезия Дин Министрлыгы Исламистлар контроле астына төшкән алар “дин”нең кабул итәрлек билгеләмәсен кырыс чикләгәннәр. Рәсми Индонезия дине буларак кабул ителер өчен министрлык "дин"не монотеистик дип билгеләгән, дини канунны кодлаштырган һәм күп мөрәҗәгатьләр өстәгән. Дәвам итеп, Индонезия гражданлык хокукларын (мәсьәлән, тавыш бирергә хокукны) рәсми танылган монотеистик дин тарафларына биргән.[1] Азчылык Бали Һиндулары җайлашканнар һәм Һинд дине формаларын монотеистик дип игълан иткән һәм аны "агама" статусына сәяси хаклы формада тәкъдим иткән. Бали Һинд дине Индонезия хөкүмәте тарафыннан Балида практикаланган рәсми дин итеп танылган булган.

ТарихыҮзгәртү

 
Балида Гоа Лаваһ Гыйбадәтханәсендә церемония

Һинду йогынтылары Индонезия архипелагына беренче гасырда барып җиткән.[4][5] Һиндстаннан мәдәни һәм рухи үтеп керү турында тарихи шәһадәтнамәләр билгеле түгел. Ява риваятьләре Сака чорына карый, безнең эраның 78 елы. Маһабһаратам эпосыннан хикәяләр Индонезия утрауларында 1-енче гасырдан бирле булуы билгеле; аның юрамалары хәзер көньяк-көнчыгыш Һиндстан юрамаларын чагылдыра (хәзерге Тамилнад һәм көньяк Андһра Прадеш).[4] 14-нче гасыр Ява проза эше Танту Пагеларан да Индонезия борынгы хикәяләре, сәнгатьләре һәм һөнәрләре тупланмасы булып тора һәм киң рәвештә Санскрит сүзләрен, Һинд Илаһлары исемнәре һәм дини концепцияләре керә. Охшаш рәвештә Явада һәм көнбатыш Индонезия утрауларында казып чыгарылган Индонезия чандилары һәм шулай ук Индонезиядә табылган 8-нче гасыр Чанггал язмалары 1-нче меңьеллык уртасыннан ахырына кадәр киң таралган  Шива лингам иконографиясен, аның хатыны Парвати, шулай ук Ганеша, Вишну, Брахма, Арджуна һәм башка Һинду Илаһларның киң таралуына шәһадәт булып тора.[6] Фасянның 414 елда Цейлоннан Кытайга сәфәреннән кайтуының борынгы Кытай язмаларында Явада Һинд диненең ике мәктәбе искә алына,[4] шул ук вакытта 8-енче гасыр Кытай документларында Патша Санджаяның Һинду патшалыгы Һолинг дип атала, һәм ул "шактый бай дип әйтелә," һәм ул Ява утравында Кеду Үзәнендә Сайлендра хөкемдары һәм Буддачылык тарафдарлары белән тыныч яшәве турында әйтелә.[7] Безнең эраның якынча 1400 елында Индонезия утрауларына яр буенда урнашкан Мөселман армияләре һөҗүм иткән.[5] 15-нче һәм 16-нчы гасырларда Солтаннар җиткләгән мөселман кампаниясе максат итеп Һинду-Буддачылык патшалыкларын һәм Индонезия архипелагының төрле җәмәгатьләрен максат итеп тоткан, һәр солтан утрауның төбәгеннән контроль өчен кисеп алырга теләгән.[8] Төньяк Суматрада, көньяк Суматрада (Ачех),, көнбатыш һәм үзәк Явада һәм көньяк Борнеода (Калимантан) дүрт төрле һәм каршы торган Ислам солтанатлар пәйда булган.[9] Каршылык нәтиҗәсендә Индонезиянең күп Һинду-Буддачылык патшалыклары һәм җәмәгатьләре беткән.[5] Башка очракларда Һиндулар һәм Буддистлар киткән һәм саклап кала алган утрауларында җәмәгатьләр булып тупланганнар. Көнбатыш Ява Һиндулары көнчыгышка күчкәннәр һәм шуннан соң күрше утрауларга, шулай итеп Бали Һинд дине башланган.[10] Бу дини конфликт һәм Солтанат эче сугышы эрасы төргәге дәвам итеп ачыла башлагач, яңа куәт үзәкләре үз контрольләре астында төбәкләрне консолидацияләргә тырышканнар һәм Европа колониализмы килгән.[10] Индонезия архипелагында шуннан соң Голландия колониаль империясе доминацияләгән булган.[11] Голландия колониаль империясе динара конфликтны бетерергә ярдәм иткән һәм әкренләп аеруча Явада һәм Индонезиянең көнбатыш утрауларында Индонезиянең борынгы Һинду-Буддачылык мәдәни нигезләрен казып чыгару, аңлау һәм саклап калу процессын башлаган.[12] Нидерланд колониаль хөкеменнән соң 1945 елның Индонезия Конституциясе барлык гражданнарына дин иреген гарантияләгән. 1952 елда Майкл Пикард раслаганча, Индонезия Дин Министрлыгы Исламистлар контроле астына төшкән, алар “дин” билгеләмәсен кырыс чикләгәннәр. Рәсми Индонезия дин буларак кабул ителер өчен министрлык "дин" дип билгеләгән, аның кодлаштырган дини законы булырга тиеш, башка таләпләр арасында пәйгамбәре һәм Изге Китабы булырга тиеш. Бали Һиндулары “динсез кешеләр” буларак һәм башка дингә күчерергә мөмкин дип игълан ителгән. Бали Һинд дине тарафдарлары баш тартканнар, җайлашканнар һәм Һинд дине формасын монотеистик дип һәм 1952 ел төзәтмә мәкаләләре буенча канәгатьләндерерлек итеп “агама” формасында күрсәтелерлек итеп тәкъдим иткәннәр.[1][13] Моны чынга ашыру өчен Бали Һиндулары Бали һәм Һиндстан арасында Бали Һинд диненең төп принципларын формулалаштырырга ярдәм өчен (Чатур Веда, Упанишадалар, Пураналар, Итихасалар) студент һәм мәдәни алмашу серияләрен инициацияләгән. Аеруча Балида 1950-нче еллар уртасында сәяси үз-билгеләнү хәрәкәте һәм 1958 елның берләшкән петициясе Индонезия хөкүмәтен Һинду Дһарма тануына китергән.[14] Берләшкән петиция Һинду язмаларыннан түбәндәге Санскрит мантраны цитаталаган Ом тат сат экам эва адвитьям Тәрҗемәсе: Ом, шулай итеп бу бар нәрсәнең асылы, чиксез һәм бүленми торган. Бали Һиндуларының берләшкән петициясе, 1958 елның 14 июне. Петициянең “бүленми торган бер” концепциясен игътибар үзәгендә тотуы Индонезия гражданнарының Ходайга монотеистик ышануын канәгатьләндерергә тиеш булган. Петиция язучылар “Ида Сангһйянг Видһи Васа”ны бүленмәгән бер дип идентификацияләгәннәр. Бали телендә бу төшенчәнең ике мәгънәсе бар: Галәмнең илаһи хөкемдары һәм Илаһи Абсолют Галәм Кануны. Бу иҗади фраза Индонезия Дин Министрлыгының үткән мәгънәсендә таләбенә туры килгән, шул ук вакытта аның мәгънәсенең асылы Һинд диненең борынгы язмаларында Дхарманың үзәк фикерләрен саклаган.[14] Бали Индонезиянең күбесенчә Һинду калган бердәнбер өлеше булып киткән.[15][16] Балиның көнчыгыш ярлары янында утрауларның халкы күбесенчә Һинду һәм Яваның көнчыгыш ярында шулай ук Һинду авыллары бар.

Төп ышануларҮзгәртү

Һинд диненең Бали тармагы Һинд дине һәм Ислам һәм соңыннан Голландия колониализмы килүгә кадәр Индонезия архипелагында булган асаба анимист йолаларның кушылмасы булып тора.[17] Ул Һинд диненең төп ышануларын Бали халкының сәнгатьләре һәм ритуаллары белән интеграцияли. Хәзерге вакытта Балида Һинд дине Индонезия Дин Министрлыгы тарафыннан “Агама Һинду Дһарма” дип атала, әмма традицион рәвештә бу дин күпләр тарафыннан Тирта, Тримурти, Һинду, Агама Тирта, Сива, Буда һәм Сива-Буда дип атала.[18] Тирта һәм Тримурти төшенчәләре Һиндстан Һинд диненнән алынган алар тәңгәл килгән рәвештә Тиртһага (изге сулар янында дини сәфәр кылуга) һәм Тримуртига (Брахма, Вишну һәм Шива) карый. Һиндстанда кебек, Балида Һинд дине сыгылмалы итеп үскән һәм тормыш хасиятләренең төрле ысуллары булган. Ул күп Һиндстан рухи фикерләрен керткән, Һинд Пураналары һәм Һинду эпослары риваятьләрен һәм мифларын саклый һәм шулай ук аның традицияләрен фестивальләр һәм йолалар тупланмасы аша чагылдыра, алар һйянглар мириадаларына бәйле – бу асаба һәм баба рухлары һәм шулай ук Һиндстанда киң таралмаган хайванны корбан итеп чалу формалары.[18]

Балида практикаланган “Агама Һинду Дһарма”ның гомуми ышанулары һәм практикалары Индонезия кануннары борынгы традицияләр кушылмасы һәм Индонезия кануннары тарафыннан бары тик монотеистик ышануны рөхсәт итүче “Панчасила” милли фикеренең хәзерге басымнары кушылмасы булып тора.[19] Традицион рәвештә, Индонезиядә Һинд динендә Илаһларның пантеоны булган һәм ышанулар традициясе практикаланырга дәвам итә; дәвам итеп Индонезиядә Һинд дине азатлык алган һәм Һинд дине тарафдарларына карата кайчан, ничек һәм кайда дога кылырга турында сыгылучанлык алган. Шулай да, рәсми рәвештә, Индонезия хөкүмәте Индонезия Һинд динен милли идеологиясе белән туры килгән рәсми танылган ышанулар белән монотеистик дин буларак Индонезия Һинд динен таный һәм рекламалый. Индонезия мәктәп дәреслекләрендә Һинд динендә бер иң олы мәхлукта бар, Һиндулар көненә өч мәҗбури дога кылулары һәм Һинд динендә Ислам белән параллель уртак ышанулары бар дип тасвирлана. Индонезия хөкүмәте таныган һәм билгеләнгән ышанулар Индонезия Голландия колониаль хөкеменә кадәр традицион Бали Һинду ышануларын һәм практикаларын чагылдырамы юкмы турында бәхәс бара. Индонезия Дин Министрлыклары тарафыннан рәсми ышануларга түбәндәгеләр керә:

  • 'Ида Сангһйянг Види Васа', 'Санг Хьянг Тунггал', яки 'Санг Хьянг Ачинтья' дигән иң олы мәхлукатка ышану.
  • Барлык Илаһлар бу иң олы мәхлукатның манифестациясе икәненә ышану. Бу ышану Смартизм белән шул ук, анда шулай ук Илаһның һәм Алиһәләрнең, Вишну, Шива һәм Шакти (Дэви)ның төрле формалары шул ук Иң Олы Мәхлукатның төрле аспектлары дип әйтелә. Шива шулай ук башка формаларда табыныла, мәсьәлән, "Батара Гуру" һәм "Маһарадҗа Дэва" (Маһадэва).

“Агама Һинду Дһарма”ның изге текстлары арасында Веда һәм Упанишадалар.[20] Алар Һинд һәм Бали Һинд диненең нигезе булып тора. Дини мәгълүматның башка дини чыганакларына Универсаль Һинду Пураналар һәм Итиһасалар керә (күбесенчә Рамаяна һәм Маһабһаратам). Маһабһаратам һәм Рамаяна эпослары Индонезия ышанучылары арасында нык традицияләр булып киткән, алар күләгә курчаклары (Ваянг) һәм бию тамашаларында чагыла. Һиндстанда кебек Индонезия Һинд дине рухилыкның дүрт юлын таныйлар һәм аларны Чатур Марга дип атыйлар.[21] Болар Бһакти марга (Илаһларга тугърылык юлы), джнана марга (белем юлы), карма марга (эшләр юлы) һәм раджа марга (медитация юлы). Бһакти марганың Балида тарафдарлары иң күпсанлы.[21] Охшаш рәвештә, Һиндстанда кебек, Бали Һиндулары кеше тормышынң дүрт тиешле максаты бар дип ышаналар, алар Чатур Пурушартһа - дхарма (әхлакый яшәүгә омтылу), артха (байлыкка һәм иҗади эшчәнлеккә омтылу), карма (Шатлыкка һәм мәхәббәткә омтылу) һәм мокша (үзеңне белү һәм азат ителүгә омтылу).[22][23]

Ходай һәм ИлаһларҮзгәртү

Бали Һинд диненә Тримурти дигән Һинд дине өчлеге керә, Тримурди бу Ходайлардан тора:

Бали Һинд дине текстларында, шулай ук Һинд Шиваизмында альтернатив өч яклы концепцияләре бар. Моны Бали телендә еш "Сива-Садасива-Парамасива" дип атыйлар, биредә Шива циклик яшәүнең барлыкка китерүчесе һәм җимерүчесе булып тора.[24] Традицион Һинду өчлеге белән бергә Бали Һиндулары күп Илаһларга һәм Алиһәләр диапазонына табыналар (Хьянг, Дэвата һәм Батара-Батари), шулай ук Һиндстан Һинд динендә булмаган башка уникаль Илаһларга.[25] Санг Хьянг Видһиның турыдан-туры мәгънәсе "Илаһи Тәртип",[26] ул шулай ук Ачинтья ("аңлап булмас") буларак мәгълүм[26] яки Санг Хьянг Тунггал ("Илаһи Берлек"),[26] ул Һиндстан Һиндулары арасында Брахманның метафизик концепциясе белән параллель Һинд диненең Бали традициясе. Церемониягә буш югары утыргыч керә. Ул шулай ук йортлардан һәм гыйбадәтханәләрдән тыш Падмасана изге урыннары түбәсендә бар. Бу Санг Хьянг Видһи Васа өчен.[27] Бали Һинду концепцияләре буенча, Илаһлар формаларында Санг Хьянг Видһи Васаның күп манифестацияләре бар, мәсьәлән, Дэви Шри – дөге Алиһәләре һәм таулар, күлләр һәм диңгез белән ассоциацияләнгән Һинд дине Илаһлары.

Әхлакый кыйммәтләрҮзгәртү

Бали Һинд диненең аксиологик фикерләре Һиндстан Һинд динендәгегә параллель. Шулай да Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Һинд дине буенча галим Мартин Рамштедт раслаганча, аларга төрлечә төшенчә бирелә һәм бер буыннан икенчесенә җәмәгать буларак һәм рухи церемонияләрдә тапшырыла. Индонезиядә Ислам мәктәпләре һәм Һиндстанда Һинду Ашрамнардан аермалы буларак һәм Бали Һинд диненең рәсми чагылышында традицион концепцияләрне һәм кыйммәтләрне өйләрдә, ритуалларда һәм дини символлар аша өйрәнәләр.[28][29] Мәсьәлән, "тиртһа"ны яки изге суны бөркү символизмы, ул материаль һәм рухины тоташтыра, бу су иң элек баш өстенә бөркелә, моны "манаһ (акыл)"ның чистаруы” буларак аңлыйлар, аннан соң чөмереп эчәләр, моны "вакның (сөйләмнең) чистаруы" буларак аңлыйлар һәм шуннан соң тән өстеннән бөркиләр, бу "кайяның чистаруының символы булып тора (мөнәсәбәт яки ышану)". Шулай итеп, Нгураһ Нала раслаганча, яшьрәк буын "три кайя парисудһада гәүдәләндерелгән әхлакый кыйммәтләр белән таныша, яки саф яки яхшы акыл (манасика)га ирешү, саф яки яхшы сөйләмгә (вачика) һәм саф үз-үзеңне тотышка (кайика)" ирешү.[28]

Туу һәм тормышҮзгәртү

 
Чананг сари тәкъдим итүләре

Концепциядән тормышка караган унөч церемония самскара бар алар, әмма ул кертелмәгән Антьестига китерә, аларның һәрберсенең дүрт элементы бар: явыз рухларны яхшы мөнәсәбәтле итү, изге су белән чистару, хөш исле матдәләр сибү һәм дога уку. Бу церемонияләр кеше тормышында төп вакыйгаларны билгели, аларга Джатакарма (туу), Кешанта (җенси җитлегү), Аннапрашан (теш кыру) һәм Вивааһ (өйләнү) керә.[30] Яңа туган бәби бабаның җанын чагылдыра дип ышаныла һәм тормышның беренче 42 көнендә Ходай дип таныла. Шулай да, әнисе чиста түгел дип санала һәм шул чор вакытында бернинди дә дини гамәлләрдә катнашырга рөхсәт ителми. Бәби 105 көненә кадәр чиста булмаган җиргә орынырга тиеш түгел, бу 210 көнлек Бали павукон календаре буенча беренче туу көненең бәйрәм ителүенә кадәр ярты юл. Бала җенси җитлегүе булгач, алты өске казык теш тигез булганчы кырыла.[31][32]

Үлем һәм реинкарнацияҮзгәртү

Иң әһәмиятле церемонияләр үлемнән соң була һәм җан соңыннан реинкарнацияләү өчен ахыр чиктә азат ителә. Башка диннәрнең үлем ритуалларыннан аермалы буларак, физик тән игътибар үзәгендә түгел һәм ул җанның вакытлы контейнеры гына итеп карала һәм бары тик чикле. Фактик рәвештә, тән җан аннан тулысынча киткәнче яндырылырга тиеш. Моны эшләү өчен кремация церемониясе бик кыйммәтле булырга мөмкин, чөнки катлаулы церемония ул калганнар өстеннән шактый куәте булган Илаһ булып китәргә тиеш җанга ихтирам күрсәтү. Шулай итеп, тәннәр кайвакыт гаилә кремация өчен җитәрлек акча тапканчы вакытлыча күмелә, гәрчә каһиннәрнең яки олы сыйныф гаиләләрнең тәннәре Самадхи (җир өстендә саклана).[33][34]

ФестивальләрҮзгәртү

Галунган һәм КунинганҮзгәртү

 
Огоһ-огоһ процессиясе.

Иң әһәмиятле фестиваль булып Галунган тора (ул Дипавалига бәйле), Һинд динендә Дивали дхарманың адхарма өстеннән җиңүе. Ул 210-көнлек Бали павукон календаре буенча исәпләнә һәм (Дунггулан)ның унберенче атнасының чәршәмбе (Буда)да була. Бу традиция буенча күктән үлгәннәрнең рухлары ун көн соңрак Кунинганда төшәләр.

НьепиҮзгәртү

Ньепи, тынлык көне Бали сака календарь елы башында була һәм ул 10-ынчы ай Кедасаның беренче көнендә билгеләнә. Ул гадәттә мартка туры килә.[35]

Башка фестивальләрҮзгәртү

Павукон календаренең соңгы көне, Вату Гунунг белем Алиһәсе Сарасвати Дэвига багышланган. Гәрчә Сарасвати Дэви китапларга тугъры булса да, уку рөхсәт ителмәгән. Елның дүртенче көне Пагервеси дип атала, моның мәгънәсе "тимер читән". Ул яхшы һәм начар арасында көрәшне искә ала.[36]

Варна системасыҮзгәртү

Бали каста структурасы иртә 20-нче Европа әдәбиятендә өч төркемедә нигезләнгән дип тасвирланган – Дэвараджа (өч мәртәбә туганнар) яки асылзатлар, Двиджа (ике мәртәбә туганнар), бу экаджати (бер мәртәбә туган) аскы катламга контрастта. Бу социологик өйрәнүләрдә дүрт халәт идентификацияләнгән булган, алар Һиндстанда каста төркемнәреннән бераз аерылып торган рәвештә языла:[37]

  • Браһманалар – каһин
  • Шатриалар – рыцарьлар
  • Весиалар – сәүдә
  • Шудралар – хезмәт итү

Браһмана кастасы Нидерланд этнографлары тарафыннан ике Сампрадайяга бүленгән булган: Сива сампрадайя һәм Буда сампрадайя. Сива кастасы бишкә бүленгән – Кеменуһ, Кенитен, Мас, Мануба һәм Петапан. Башка касталар дәвам итеп 19-ынчы гасыр һәм иртә 20-нче гасыр этнографлары тарафыннан һөнәр, эндогамия яки экзогамия яки полигамия һәм башка факторлар нигезендә, мәсьәлән, Мексикада Испан колонияләрдә кебек һәм Һиндстанда каста системасына охшаш рәвештә төркемләнгән булган.[37]

Процессияләр һәм төсләрҮзгәртү

 
Балида Һинд дине гыйбадәтханәсенә тәкъдимнәр белән керүче процессия.

Балиның борынгы формасында Һинд системасына охшаш каста системасы бар. Борынгы Һиндстанда каста варна дип аталган, моның мәгънәсе аңа хс булган табигатькә нигезләнеп билгеле тенденцияләр буенча нейтраль яки транспарент җанның төсе яки җанның хасиятләре. Бу хасиятләргә нигезләнеп кешеләр һөнәрләрен сайлаганнар. Соңрак бу процесс эрозия аша гаилә сызыгы/тууга нигезләнгән система булып киткән. Бу шул ук система Балида кабул ителгән булган һәм 'Вангса' дип атала, бу бабаларның һөнәренә бәйле. Шулай да, хәттә хәзер Балида, шәхеснең һөнәренә карамастан алар гаилә вангсасына карый. Дүрт нигез вангса яки һөнәр бар алар коллектив рәвештә чатурвангса буларак мәгълүм—барлык Балилылар бу төркемгә керә. Иң өске өч вангса болар Браһмана, Сатриа (яки Кшатрийя) һәм Весиа (яки Весья), алар асылсөякләрне чагылдыра һәм тривангса буларак мәгълүм. Дүртенче һәм иң киң таралган вангса ул Шудра. Вангса төркемнәре ас-төркемнәргә бүленгән һәм һәрберсенең аның белән ассоциацияләнгән билгеле исемнәре бар. Укытучыларның һәм каһиннәрнең Браһманаларның биш суб-төркеме бар һәм алар бер шәхестән килеп чыккан дип әйтелә. Ир кешеләрнең һәм хатыннарның фамилиясе булып Ида тора. Кшатрийя традицион рәвештә хөкемдарлар һәм сугышчылар булып тора. Бу Вангсаның типик исемнәре булып "Дэва Агунг", "Анак Агунг" һәм "Идэва" тора. Күбесе Густи дип аталган Весиалар төрле сәүдәгәрләр булып тора. Балида сан төшенчәләрендә иң киң таралган вангса булып Шудра тора, чөнки Бали Һинд дине тарафдарларының 90%-ы аңа керә. Панделар яки Тимер Чүкүчеләр махсус 'клан' булып тора, ул Чатур Вангса төркемендә нинди урын алып торуы билгеле түгел, әмма ут тимер чүкүчеләре булып маһир эшләре өчен аеруча әһәмиятле булып тора, Дэва Агни яки Дэва Браһма.

Диета законнарыҮзгәртү

Бали Һинд дине тарафдарлары бернинди шартларда да кеше, юлбарыс, маймыл, эт, крокодил, тычкан, бака, билгеле агулы балык, сөлек, чагучы бөҗәк, козгын, бөркет, ябалак яки башка ерткыч кошның итен ашамыйлар. [38]

Балидан тыш һәм ИндонезиядәҮзгәртү

Бали Һинд дине тарафдарлары Балида Пура Бесакихтан соң Индонезиядә зурлык буенча икенче гыйбадәтханәне төзегәннәр ул Сундан халкы Һинд дине тарафдарларының Патша Шри Бадуга Махараджа Санг Рату Джая Дэватага багышланган. Пура Адитья Джая Индонезия башкаласы Джакартада иң зур гыйбадәтханә булып тора.[39]Европада кимендә дүрт Бали Һинду гыйбадәтханәсе бар. Падмасана гыйбадәтханәсе Һамбургта, Германиядә Һамбург Этнология Музее алдында бар.[40] Тимор Леште, Дилида Пура Гиринатха Индонезия иммигрантлары тарафыннан төзелгән булган.[41] Күптән түгел төзелгән Пура Три Һита Карана Марцан ял итү паркында Берлинда Германиядә урнашкан. Бельгиядә Паири Дайза ботаника бакчасында ике Бали гыйбадәтханәсе бар.[42][43]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 McDaniel, June (2013), A Modern Hindu Monotheism: Indonesian Hindus as ‘People of the Book’. The Journal of Hindu Studies, Oxford University Press, Калып:Doi
  2. Sensus Penduduk 2010 - Penduduk Menurut Wilayah dan Agama yang Dianut (Indonesian). Badan Pusat Statistik. 2014-05-27 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 Indonesia: Religions, Encyclopaedia Britannica
  4. 4,0 4,1 4,2 Jan Gonda, The Indian Religions in Pre-Islamic Indonesia and their survival in Bali, in Калып:Google books, pp. 1-54
  5. 5,0 5,1 5,2 Mark Juergensmeyer and Wade Clark Roof, 2012, Encyclopedia of Global Religion, Volume 1, pages 557–558
  6. Kenneth Hall (2011), A History of Early Southeast Asia, Rowman & Littlefield, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0742567610]], Chapter 4 and 5
  7. Kenneth Hall (2011), A History of Early Southeast Asia, Rowman & Littlefield, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0742567610]], pp. 122-123
  8. Taufiq Tanasaldy, Regime Change and Ethnic Politics in Indonesia, Brill Academic, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-9004263734]]
  9. Gerhard Bowering et al., The Princeton Encyclopedia of Islamic Political Thought, Princeton University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0691134840]]
  10. 10,0 10,1 James Fox, Indonesian Heritage: Religion and ritual, Volume 9 of Indonesian heritage, Editor: Timothy Auger, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-9813018587]]
  11. Wendy Doniger (2000), Merriam-Webster's Encyclopedia of World Religions, Merriam-Webster, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0877790440]], pp. 516-517
  12. Jean Gelman Taylor, Indonesia: Peoples and Histories, Yale University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0300105186]], pp. 21-83 and 142-173
  13. Michel Picard (2004). Martin Ramstedt. ed. Hinduism in Modern Indonesia. Routledge. pp. 9–10, 55–57. ISBN 978-0-7007-1533-6. 
  14. 14,0 14,1 Martin Ramstedt (2003), Hinduism in Modern Indonesia, Routledge, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0700715336]], pp. 9-12
  15. Jones (1971) p11
  16. Ricklefs (1989) p13
  17. Nigel Simmonds, Bali: Morning of the World, Periplus, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0804843966]], pp. 41-43
  18. 18,0 18,1 Michel Picard and Rémy Madinier, The Politics of Religion in Indonesia - Syncretism, Orthodoxy, and Religious Contention in Java and Bali, Routledge, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0415613118]], Chapter 5 and notes to the chapter
  19. McDaniel, June (August 1, 2010). «Agama Hindu Dharma Indonesia as a New Religious Movement: Hinduism Recreated in the Image of Islam». Nova Religio 14 (1): 93–111. DOI:10.1525/nr.2010.14.1.93.
  20. Martin Ramstedt (2003), Hinduism in Modern Indonesia, Routledge, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0700715336]], Chapter 1
  21. 21,0 21,1 Murdana, I. Ketut (2008), BALINESE ARTS AND CULTURE: A flash understanding of Concept and Behavior, Mudra - JURNAL SENI BUDAYA, Indonesia; Volume 22, page 5-11
  22. Ida Bagus Sudirga (2009), Widya Dharma - Agama Hindu, Ganeca Indonesia, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-9795711773]]
  23. IGP Sugandhi (2005), Seni (Rupa) Bali Hindu Dalam Perspektif Epistemologi Brahma Widya, Ornamen, Vol 2, Number 1, pp. 58-69
  24. Helen M. Creese (2016). Bali in the Early Nineteenth Century: The Ethnographic Accounts of Pierre Dubois. BRILL Academic. pp. 226–227. ISBN 978-90-04-31583-9. https://books.google.com/books?id=tQpRDAAAQBAJ. 
  25. Haer et al (2000) p 46
  26. 26,0 26,1 26,2 Margaret J. Wiener (1995). Visible and Invisible Realms: Power, Magic, and Colonial Conquest in Bali. University of Chicago Press. pp. 51–55. ISBN 978-0-226-88580-3. https://books.google.com/books?id=5Kpbq-5J1ioC. 
  27. Eiseman (1989) p 274
  28. 28,0 28,1 Ngurah Nala (2004). Martin Ramstedt. ed. Hinduism in Modern Indonesia. Routledge. pp. 77–79. ISBN 978-0-7007-1533-6. 
  29. Martin Ramstedt (2004). Hinduism in Modern Indonesia. Routledge. pp. 26–28. ISBN 978-0-7007-1533-6. 
  30. Eiseman (1989) pp 362 & 363
  31. Haer et al (2000) p 52
  32. Eiseman (1989) pp 91
  33. Haer et al (2000) p 53
  34. Eiseman (1989) pp 116–117
  35. Eiseman (1989) pp 186–187
  36. Eiseman (1989) pp 184–185
  37. 37,0 37,1 James Boon (1977). The Anthropological Romance of Bali 1597–1972: Dynamic Perspectives in Marriage and Caste, Politics and Religion. ISBN 978-0-521-21398-1. 
  38. Miguel Covarrubias (2015). Island of Bali, Periplus classics. Tuttle Publishing. p. 87. ISBN 9781462917471. https://books.google.com/?id=sthGCgAAQBAJ&pg=PA87&dq=Balinese+cuisine+beef+seldom+consumed#v=onepage&q=Balinese%20cuisine%20beef%20seldom%20consumed&f=false. 
  39. Pura Aditya Jaya, Pura Terbesar di Jakarta (Indonesian). SOUL OF JAKARTA.
  40. CELEBRATION: Balinese Festival Finds Home in Germany. Hinduism Today.
  41. The Bali Times: Pastika Thanks Gusmao over Dili Temple, accessed on November 24, 2015.
  42. The big balinese temple.
  43. Pura Bunga - the flower temple.

ӘдәбиятҮзгәртү

Шулай ук карарга мөмкинҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү