Дхарма (|d|ɑːr|m|ə);[1] (Санскрит телендә:धर्म dharma, dʱɐɽmɐ|); (Пали телендә: धम्म dhamma, translit. dhamma) Һинд дине, Буддачылык, Җәйничелек, Сикхчылык һәм башкаларда күп мәгънәле төп концепция.[2] Көнбатыш телләрдә дхарма сүзе өчен бердәнбер тәрҗемә юк.[3]

Дхарма
 Дхарма Викиҗыентыкта

Һинд динендә, дхарма тормышны һәм Галәмне мөмкин итә торган тәртип Ртага туры килгән үз-үзеңне тотышны аңлата, һәм аларга вазифалар, хаклар, хокуклар, яхшы сыйфатларны һәм "яшәүнең дөрес ысулы"н аңлата.[4]

Дхарма сүзе тарихи Ведик диндә инде кулланылышта булган, һәм аның мәгънәсе һәм концепциясе берничә мең ел дәверендә үзгәргән. Борынгы Тамил телендәге әхлакый текст Тируккурал тулаем диярлек Арамга нигезләнгән, бу дхарма өчен Тамил төшенчәсе. Дхарманың антонимы булып Адхарма тора.

Этимологиясе үзгәртү

 
Пракрит сүзе "Dha-ṃ-ma"/𑀥𑀁𑀫 (Санскрит телендә: Dharma धर्म), Брахми язуында, Император Ашока тарафыннан Ашока Эдиктларында (безнең эрага кадәр 3-енче гасыр) язылганча.

Классик Санскрит dharma исем сүзе (धर्म) яки Пракрит Dhaṃma сүзе dhṛ тамырыннан алынган, мәгънәсе "тотарга, тәэмин итәргә, сакларга",Калып:Refn. Шулай итеп, dharma берәүне тәмугъка төшүдән саклый. Шулай итеп "нигезләнгән яки тотрыклы", һәм шулай итеп "закон" дигәнне аңлата. Ул борынгырак Ведик Санскрит n-тамыры dharman-дан алынган, аның турыдан-туры мәгънәсе "тәэмин итүче, тотучы", дини мәгънәдә Ртаның аспекты буларак карала.[5]

Ригведада, сүз n-тамыры, буларак очрый санскр. (IAST) dhárman-, аның киң диапазон мәгънәләре бар, шулар арасында "нигезләнгән яки тотрыклы нәрсә" (стимуллар яки баганалар мәгънәсендә). Фигураль рәвештә ул "тәэмин итүче" яки "яклаучы" дигәнне аңлата (Ходайларның). Семантик рәвештә ул Грек сүзе Themis-ка охшаш ("фиксацияләнгән декрет, статут, закон").[6] Классик Санскритта, исем сүз тематик була: санскр. (IAST) dharma-.

dharma сүзе derives from Прото-Индо-Европа теле тамырыннан алынган

Классик Санскритта, һәм Атхарваведаның Ведик Санскритында, нигез тематик булып тора: санскр. (IAST) dhárma- (Дэванагари: धर्म). Пракрит һәм Палида, ул dhamma. Кайбер хәзерге Индо-Арий телләрендә һәм диалектларында ул альтернатив рәвештә dharm буларак очрый.

Борынгы тәрҗемәләре

Маурья Императоры Ашока безнең эрага кадәр "Dharma" сүзен (ул Пракрит Dhaṃma сүзен кулланган) Грек һәм Арамей теленә тәрҗемә итәргә теләгәндә,[9] ул Кандагар Ике Телле Кыя Язмаларында һәм Ашоканың Кандагар Грек теле Эдиктында Грек сүзе Эусебияне кулланган (εὐσέβεια, диндарлык, рухи җитешү) һәм Кандагар Ике телле Таш Кыя Язмасында Арамей теле Qsyt ("Хакыйкать")не кулланган.[10]

Билгеләмәсе үзгәртү

Дхарма Һинд фәлсәфәсендә һәм Һинд диннәрендә үзәк әһәмиятле концепция булып тора.[11] Аның Һинд динендә, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә күп мәгънәләре бар.[2] dharma сүзенең бердәнбер төгәл билгеләмәсен биреп булмый, чөнки сүзнең озын һәм төрле тарихы бар һәм үз эченә катлаулы туплама һәм мәгънәләрне ала.[12] dharma өчен көнбатыш телләрдә бердәнбер тәңгәл килүче синоним сүзе юк.[3]dharma сүзе белән борынгы Санскрит әдәбиятын Алман теленә, Инглиз теленә һәм Француз теленә тәрҗемә итүнең берничә бәхәсле эшләп караулары булган. Пол Хорш раслаганча, бу хәзерге тәрҗемәчеләр һәм комментаторлар өчен аеруча авырлыкларның сәбәбе булган. Мәсьәлән, Грассманның [13] Риг-Веда тәрҗемәсендә дхарма сүзенең җиде төрле мәгънәсе идентификацияләнсә, Карл Фридрих Гелднер үзенең Риг-Веда тәрҗемәсендә дхарма сүзенең 20 төрле тәрҗемәсен куллана, шуларга башкалар арасында "канун", "тәртип", "вазифа", "гадәт", "сыйфат", һәм "модель", керә. Шулай да, dharma сүзе Инглиз телендә киң кабул ителгән алынма сүз булып тора, һәм ул барлык диярлек кыскартылмаган Инглиз теле сүзлекләренә кертелгән. dharma сүзенең тамыры "dhri", аның мәгънәсе "тәэмин итәргә, тотарга". Ул үзгәрешнең курсын үзгәрештә катнашмыйча көйләүче нәрсә, һәм даими булып калучы принцип.[14] Һинд диненең Санскрит сүзләре һәм концепцияләренең билгеләмәләрен һәм аңлатулырын бирүче киң цитаталанган ресурс, Монье-Уильямс тәкъдим иткәнчә dharma сүзенең күп билгеләмәләре бар, мәсьәлән, билгеле нәрсә, төгәл декрет, статут, канун, практика, йола, вазифа, хак, дәрәҗә, әхлаклылык, дин, дини ирешү, яхшы эшләр, табигать, характер, сыйфат, хасият. Шулай да, бу билгеләмәләрнең һәрберсе тулаем түгел, чөнки бу тәрҗемәләрнең комбинациясе сүзнең тулаем мәгънәсен чагылдырмый. Гади сүзләр белән әйткәндә, dharmaның мәгънәсе "хак яшәү рәвеше" һәм "хаклык юлы".[14]dharma сүзенең мәгънәсе контекстка бәйле, һәм тарих аша Һинд диненең фикерләре эволюцияләгән кебек үк эволюцияләгән. Һинд диненең иң иртә текстларында һәм борынгы риваятьләрендә, dharma Хаостан барлыкка килгән Галәм кагыйдәләренең Галәми законы, һәм шулай ук ритуалларны аңлата; соңрак Веда, Упанишада, Пурана һәм Һинд эпосларында, мәгънә сафрак, байрак һәм катлаулырак булып киткән һәм сүз төрле контекстларда кулланылган. dharmaның антонимы булып adharma тора (Санскрит телендә: अधर्म), аның мәгънәсе "дхарма булмаган". dharma белән кебек үк, adharma сүзенә күп фикерләр керә һәм мәгънәсе булып тора; гади сүзләр белән әйткәндә, адхарманың мәгънәсе табигатькә каршы булган нәрсә, әхлаксыз, дөрес булмаган яки канунсыз булган нәрсә. Буддачылыкта, dharma Буддачылыкның нигезләүчесе Будданың тәгълиматларын һәм доктриналарын үз эченә кертә.

Тарихы үзгәртү

Абруйлы History of Dharmasastra китабы буенча, Ригведа гимннарында дхарма сүзе сыйфат яки исем сүз итеп кимендә илле алты мәртәбә очрый. Пол Хорш буенча, дхарма сүзенең Ведик Һинд диненнән килеп чыккан. Риг Веда гимннарында расланганча Брахман Галәмне хаостан барлыкка китергән, алар (dhar-) Җирне һәм Кояш һәм йолдызларны аерым тоткан, алар күкне җирдән аерым һәм ерак тәэмин итәләр (dhar-), һәм алар селкенүче тауларны һәм үзәннәрне тотрыкландыралар (dhar-). Ходайлар, күбесенчә Индра, тәртипне тәртипсезлектән, гармонияне хаостан, тотрыклыкны тотрыксызлыктан аерым тоткан – бу гамәлләр Ведада дхарма сүзе тамыры белән әйтелә. Риваять шигырьләреннән соң тезелгән гимннарда, дхарма сүзе Галәм принципы киңәйтелгән мәгънәсен ала һәм Ходайлардан аерым очрый. Пол Хорш раслаганча ул Атхарваведада динамик функциональ мәгънәле концепциягә эволюцияли, мәсәлән, субъект аша сәбәбне нәтиҗәсе белән тоташтыручы Галәм законы буларак. Ритуал космикка бәйле, һәм "dharmani" Ходайлар тәртипсезлектән тәртипне барлыкка китерер өчен һәм хаостан дөньяны барлыкка китерер өчен принципларга церемониаль тугърылыкка тиңләнә.[15] Хәзерге дөньяны риваять Галәменә бәйләүче Дхарманың ритуалы һәм Галәм сиземеннән соң концепция этик-иҗтимагый мәгънәгә киңәя, ул кешеләрне бер-берсенә һәм башка тормыш формаларына бәйли. Нәкъ шунда дхарма канун концепциясе буларак Һинд динендә пәйда була.[16][17]

Дһарма борынгырак Һинд дине әдәбиятында, соңрак Ведаларда, Упанишадаларда, Пураналарда һәм Эпосларда бар; дхарма сүзе Һиндстанда соңрак диннәрдә үзәк роль уйный, мәсьәлән, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә. Бреретор буенча,[18] Дһарман Риг-Ведада 63 мәртәбә очрый; шуңа өстәп Дхарман сүзенә бәйле сүзләр шулай ук Риг-Ведада очрый, мәсьәлән, бер мәртәбә дхармакрт, 6 мәртәбә сатьядхарман буларак, һәм бер мәртәбә дхармавант буларак, 4 мәртәбә дхарман буларак һәм ике мәртәбә дхариман буларак.

"Дһарма" өчен Һинд-Аурупа параллельләре мәгълүм, әмма бердәнбер Иран эквивалент булып Борынгы Фарсы телендәге дарман сүзе "чара", аның мәгънәсе Һинд-Арий телләрендәге дхарман сүзеннән шактый ерак, фараз ителгәнчә, "Дһарма" сүзе Һинд-Иран чорында төп рольне уйнамаган һәм соңрак Ведик традиция астында үсеш алган.[18] Шулай да, Зәрдөштлектә мәгънәсе "мәңге канун" яки "дин" булган Даэна сүзе Санскрит сүзе "Дһарма"га бәйле дип фараз ителә.[19] Дһарма белән кисешкән фикерләр башка борынгы мәдәниятләрдә дә бар: мәсьәлән, Кытай Таосы, Мисырда Маат, Шумер Месы.[14]

Эусебия һәм дхарма үзгәртү

 
Кандагар Ике Телле Таш Кыя Язмасы безнең эрага кадәр 258 елга карый, Һиндле Император Ашоканың, Әфганстанта табылган. Язмада Санскрит сүзе Дһарма Грек телендә Эусебия дип күрсәтелгән, ягъни фараз ителгәнчә дһарма сүзе борынгы Һиндстанда рухи җитешкәнлекне, тугърылыкны, тәкъвалыкны, кеше җәмәгатенә карата вазифаны һәм хөрмәтне аңлаткан.[20]

20-енче гасыр уртасында, Әфганстанда безнең эрага кадәр 258 елгы Һиндле Император Ашока язмасы - Кандагар Ике Телле Таш Кыя Язмасы табылган булган. Бу таш кыя язмасында Грек телендә һәм Арамей телендә текст бар. Пол Хэкер буенча,[20] таш кыяда Санскрит сүзе дхарманың Грек мәгънәсе очрый: эусебия сүзе.[20] Эллинистик Греция галимнәре эусебияне катлаулы концепция дип аңлаталар. Эусебия Ходайларга ихтирам күрсәтүне генә түгел, әмма шулай ук рухи җитешкәнлекне, тормышка карата ихтирамлы мөнәсәбәтне, һәм үз эченә берәүнең әти-әнисенә, балаларына таба дөрес мөнәсәбәтне, ир һәм хатын арасында дөрес үз-үзеңне тотышны, һәм билогик яктан бәйләнешсез кешеләр арасында үз-үзеңне тотышны аңлата. Пол Хэкер нәтиҗә ясаганча бу таш кыя язмасы [20] 2300 ел элек Һиндстанда дхарма үзәк концепция булган һәм аның мәгънәси дини фикерләр генә түгел, әмма хокук, берәүнең кеше җәмгыятенә таба вазифасын аңлаткан.[21]

Рта, майя һәм дхарма үзгәртү

Һинд диненең үсә торган әдәбияты дхарма сүзен ике башка әһәмиятле концепциягә бәйләгән: Рта һәм Майяга. Рта Ведада хакыйкать һәм Галәмнең эшләвен һәм аның эчендә барлык нәрсәне көйли һәм координацияли торган Галәми принцип.[22][23] Риг-Ведада һәм соңрак әдәбиятта Майяның мәгънәсе иллюзия, алдау, тәртипсезлеккә китерә торган сихер дигәнне аңлата,[24] шулай итеп, ул хакыйкатькә, тәртипне урнаштыра торган кануннарга һәм кагыйдәләргә, алдан күрүгә һәм гармониягә капма-каршы булып тора. Пол Хорш фараз иткәнчә Рта һәм дхарма параллель концепцияләр, беренчесе Галәми принцип, ә икенчесе әхлакый иҗтимагый сфера; Майя һәм дхарма шулай ук коррелятив концепцияләр булып, беренчесе канунны һәм әхлакый тормышны боза торган булып, соңгысы канунны һәм әхлакый тормышны көчәйтә.[23][25]

Дэй тәкъдим иткәнчә дхарма Ртаның манифестациясе булып тора, әмма ул фараз иткәнчә Рта катлаулырак дхарма концепциясенә керә, бу сызыкча булмаган манерада борынгы Һиндстанда фикер үсеш алганча. Түбәндәге Риг-Ведадан шигырь рта һәм дхарманың бәйләнешен күрсәтә:

Я Индра, безне Рта юлы буенча алып бар, барлык явызлыкларның хак юлыннан... РВ 10.133.6

Һинд дине үзгәртү

Дһарма Һинд динендә оештыручы принцип булып тора ул кешеләргә ялгызлыкта, башка кешеләр һәм табигать белән хезмәттәшлектә, шулай ук хәрәкәтләнми торган объектларга, барлык Галәмгә һәм аның өлешләренә карый.[14] Ул тормышны һәм Галәмне мөмкин итүче тәртипкә һәм йолаларга карый, аңа үз-үзеңне тотыш, йолалар, җәмгыять белән идарә итә торган кагыйдәләр һәм этика керә. Һинду дхармага дини вазифалар, һәрбер шәхеснең әхлак хокуклары һәм вазифалар һәм шулай ук иҗтимагый тәртипне, дөрес үз-үзенңне тотышны һәм алкышлы булган үзеңне тотышны кертә.[26] Ван Буйтенен буенча дхарма,[27] барлык булган мәхлукатлар дөньяда тәртипне һәм гармонияне тәэмин итәр өчен кабул итәргә һәм хөрмәт итәргә тиеш нәрсә. Ул гамәл дә түгел, нәтиҗә дә түгел, әмма гамәл белән идарә итә торган табигый кануннар һәм алар дөньяда хаос булмасын өчен нәтиҗәне барлыкка китерәләр. Ул мәхлукатны нәрсә булганы итә торган хасият булып тора. Ул, Ван Буйтенен раслаганча, берәүнең табигатенә омтылу һәм чынлап чакыру, шулай итеп Галәми концертта берәүнең ролен уйнау була. Һинд динендә бал кортының дхармасы балны ясау, сыерның сөтне бирү, Кояшның балку һәм елганың агу булып тора.[27] Кешелеклелек төшенчәләрендә, дхарма ул бөтен тормышның хезмәтенең һәм үзара бәйлелекнең асылының йогынтысы һәм шунда ихтыяҗы булып тора.[14][20]

Һинд динендә , дхарма ике аспектны кертә – санатана дхарма, ул тулаем бөтен нәрсәне колачлый, дхарманың үзгәрми һәм нык принциплары, һәм юга дхарма, ул билгеле бер юга өчен, бу Һинд дине буенча эпоха яки "гасыр".

Ведаларда һәм Упанишадаларда үзгәртү

Бу мәкаләнең тарих бүлегендә Веданың дхарма концепциясе үсеше турында сүз бара. Бу үсеш Упанишадаларда һәм Һинд диненең соңрак язмаларда дәвам иткән. Упанишадаларда, дхарма концепциясе универсаль канун, гармония һәм хакыйкать принципы буларак дәвам итә. Ул Галәмнең көйләүче әхлакый принцибы буларак гамәл кыла. Ул хаклык кануны буларак аңлатыла һәм сатьяга тәңгәл китерелә (Санскрит телендә: सत्यं, хакыйкать), Брһадараньяка Упанишадада түбәндәгечә әйтелгән:

धर्मः तस्माद्धर्मात् परं नास्त्य् अथो अबलीयान् बलीयाँसमाशँसते धर्मेण यथा राज्ञैवम् ।
यो वै स धर्मः सत्यं वै तत् तस्मात्सत्यं वदन्तमाहुर् धर्मं वदतीति धर्मं वा वदन्तँ सत्यं वदतीत्य् एतद्ध्येवैतदुभयं भवति ।।

Дхармадан да югарырак нәрсә юк. Зәгыйфь көчлене, дхарма ярдәмендә җиңә, патшаны кебек. Чынлыкта дхарма ул Хакыйкать (Сатья); Шулай итеп, кеше хакыйкать турында сөйләшкәндә, "Ул Дхарма турында сөйли" дип әйтәләр. Чөнки икесе дә бер нәрсә. Брихадараньяка Упанишад, 1.4.xiv

Эпосларда үзгәртү

Дэниел Инголс раслаганча Һинд дине һәм фәлсәфәсендә [28] төп игътибар шәхси практик әхлакка бирелә. Санскрит эпосларында бу бөтен урыннарда очрый.

Рамаянаның икенче китабында, мәсьәлән, крестьян Патшаны аннан дхарма нәрсә таләп иткәнен эшләргә сорый, патша ризалаша, гәрчә бу аңа күп тора. Охшаш рәвештә, Дэниел Инголз раслаганча дхарма Рама, Сита һәм Лакшмана тормышларында барлык төп вакыйгаларның үзәге булып тора.[29] Рамаянаның һәр эпизодында символик төшенчәләрдә тормыш ситуацияләре һәм әхлак сораулары тәкъдим ителә. Бу мәсьәлә турында персонажлар сөйләшәләр, соңында дөреслек начарны җиңә, яхшы начарны җиңә. Шул сәбәпле, Һинд дине эпосларында, яхшы, әхлаклы, канунга буйсына торган патша "дхармараджа" дип атала.[30]

Башка төп Һиндстан эпосында Махабхаратада охшаш рәвештә дхарма үзәк булып тора һәм ул символизм һәм метафоралар белән тәкъдим ителгән. Эпосның ахыры янында, Ходай Яма, текстта дхармада Юдхиштхираның мәрхәмәтлелеген сынау өчен эт формасын ала, ул җәннәткә шундый хайван белән керә алмый дип әйтелгән, әмма ул юлдашын калдырудан баш тарта, шуның өчен ул дхарма тарафыннан мактала.[31] Инголс раслаганча, Махабхаратаның дәрәҗәсе һәм мөрәҗәгате 12-енче китапта аның кадәр катлаулы тәкъдим ителүдә түгел,[29] чөнки Һинд метафизикасы күбрәк сүзләр белән башка Санскрит язмаларында тәкъдим ителгән; Инголс раслаганча, Рамаянаныкы кебек Махабаратаның әхлак проблемалары һәм тормыш ситуацияләре тәкъдим ителүендә мөрәҗәгате, шуларга гадәттә өч җавап бирелә:[29] бер җавап Бхиманыкы, ул тупас көч җавабы, шәхес метериализмны, эгоизмны чагылдыра; икенче җавап Юдхиштхираныкы, ул һаман ихтирамга һәм Ходайларга, иҗтимагый дәрәҗәгә һәм традициягә мөрәҗәгать; өченче җавап Арджуна интроспективасы, ул ике кискенлек арасында була, һәм кем, Инголс раслаганча кешенең иң яхшы әхлакый сыйфатларын ачыклый. Һинд дине эпослары тормыш, әхлакый дәрәҗәләр, йолалар, әхлаклар, канун һәм дхарманың башка аспектлары турында символик трактат булып тора.[32] Дэниэл Инголс раслаганча, Һинд эпосларында дхарма турында шәхси дәрәҗәдә киң сөйләшүе бар; мәсьәлән, ихтиярга каршы тәкъдир, кайчан һәм нишләп кешеләр ышаналар, ахыр чиктә нәтиҗәясап көчле һәм байлар ихтиярны тоталар, ә бәладә яки борчылганнар табигый рәвештә тәкъдиргә баш июләре турында.[33] Һинд дине дхарманың төрле аспектларын сурәтли, алар дхарма турында метафоралар белән сөйләүнең ысулы булып торалар.[34]

4-енче гасыр Ватсьяяна буенча үзгәртү

Клаус Клостермайер буенча, 4-енче гасыр Һинд дине галиме Ватсьяяна дхарманы адхарма белән чагыштырып тасвирлаган.[35] Ватсьяяна фараз иткәнчә дхарма берәүнең гамәлләре түгел, әмма шулай ук берәүнең сөйләшкән яки язган сүзләрендә яки фикерләрендә. Ватсьяяна буенча:[35][36]

  1. Тәннең адхармасы: хинса (көч куллану), стейя (урлау, талау), пратисиддха майтхуна (өйләнгән яки кияүгә чыккан берәү белән җенси мөнәсәбәткә керү)
  2. Тәннең дхармасы: дана (иганә), паритрана (зыян күрүчеләргә ярдәм) һәм паричарана (башкаларга ярдәм)
  3. Язган яки сөйләгән сүзләрнең адхармасы: митья (ялган), паруса (әче сөйләшү), сукана (гайбәт сөйләшү) һәм асамбаддһа (абсурд сөйләшү)
  4. Берәүнең сөйләгән яки язган сүзләрнең дхармасы: сатья (хакыйкать һәм фактлар), хитавачана (яхшы ният белән сөйләшү), приявачана (ягымлы сөйләшү), свадхьяя (үзлектән уку)
  5. Акыл адхармасы: парадроха (берәүгә карата начар теләк), парадравьябхипса (саранлык), настикья (әхлакның һәм диннең булуның инкарь итүе)
  6. Акыл дхармасы: дая (мәрхәмәтлек), аспрһа (матди кызыксыну булмау), һәм шраддха (башкаларга ышану)

Патанджали Йогасы буенча үзгәртү

Йога системасы буенча дхарма чын; Ведантада ул чын түгел.[37]

Патанджали раслаганча Дхарма Йога өлеше; Һинд дине дхармасы Йоганың аттрибутлары, сыйфатлары һәм аспектлары.[37] Патанджали дхарманы ике төркемдә аңлаткан: яма (чикләүләр) һәм нияма (күзәтүләр).[35]

Патанджали буенча биш яма: барлык мәхлукатларны җәрәхәтләнүдән тыелу, ялганнан тыелу (сатья), башканың кыйммәтле әйберләрен канунсыз алудан тыелу (ачастрапурвака), ир яки хатыныңа хыянәт итүдән тыелу, һәм башкалардан бүләкләрне көтүдән һәм кабул итүдән тыелу.[38] Биш яма гамәлгә, сөйләшүгә һәм акылка карый. Яманы аңлатып Патанджали билгеле һөнәрләр һәм шартлар үз-үзенңе тотышыңда квалификацияне таләп итәргә мөмкин дип ачыклый.[39]

Биш нияма (тотулар) алар чиста ризык ашау һәм чиста булмаган фикерләрдән арыну (мәсьәлән, тәкәбберлек яки көнчелек яки кеше өстеннән горурлык), contentment in one's means, медитация һәм нинди булса да шартларга булудан карамастан тыныч итеп кабул итү, өйрәнү һәм тарихи белемнәргә омтылу һәм игътибарны туплауга ирешү өчен Иң Олы Укытучыга барлык гамәлләреңне багышлау.[40]

Чыганаклар үзгәртү

Кайбер Һинд дине текстлары буенча дхарма ул һәр ир кеше һәм хатын өчен тәҗрибә белешмәсе.[20][41] Мәсьәлән, Апастамба Дхармасутрада расланганча:

Дһарма һәм Адһарма "Бу без" дип әйтеп йөрмиләр. Шулай ук Ходайлар, гандхарвалар, бабалар да "Дхарма" нәрсә һәм "Адхарма" нәрсә турында игълан итмиләр. Апастхамба Сутра

[42]

Башка текстларда Һинд динендә дхарманы ачу өчен өч чыганак һәм ысул тасвирланган. Болар Paul Hacker тасвирлаганча: Беренче чиратта, Веда, Упанишадалар, Эпослар һәм башка Санскрит әдәбиятыннан остаз белән тарихи мәгълүматны өйрәнү. Икенчедән, яхшы кешеләрнең үзен тотышлары һәм мисалларын күзәтеп. Өченче чыгынак берәүнең белем алуы да, мисал үзен тотышы да мәгълүм булмаганда кулланыла. Бу очракта Һинд динендә дхарма чыганагы булып, "атматусти" тора, ул яхшы шәхеснең йөрәген, эчке хисен нәрсә канәгатьләндерә, нәрсәгә аның омтылышы бар чыганак булып тора.

Дхарма, тормыш этаплары һәм иҗтимагый стратификация үзгәртү

Һинд дине текстларында җәмгыять дәрәҗәсендә һәм шәхси дәрәҗәдә дхарма турында сөйләнә. Шулардан иң күп цитаталанганы Манусмрити (Ману законнары) ул дүрт "Варна"ны, аларның хокукларын һәм вазифаларын тасвирлый.[43] Һинд диненең күп текстлары, шулай да, дхарма турында Варна (каста)га бәйләнешсез сөйлиләр.[44] Башка дхарма текстлары һәм Смритилар Манусмритидан табигате һәм Варналар структурасы буенча аерылып тора.[43] Эпосларда Бхригу дхарма өчен бернинди варналар кирәкми дигән теорияне тәкъдим итә.[45] Практикада, урта гасыр Һиндстан иҗтимагый стратификацияләнгән җәмгыять дип ышаныла, һәр иҗтимагый катлам һөнәрне мирас итеп алган һәм эндогам булган. Һинду дхармада варна абсолют булмаган; шәхесләр мокша эзләп Варнасыннан баш кагып китә алган, һәм шулай ук тормыш этаплары Ашрамасыннан китә алганнар.[43][46] Манусмритида да, шуннан соң килгән Смритиларда да варнадхарма сүзе кулланмаса да (бу варналарның дхармасы), яки варнашрамадхарма (бу варналар һәм ашрамалар дхармасы), Манусмритиның фәнни комментариенда бу сүзләр куллана һәм шулай итеп дхарма Һиндстанның варна системасы белән ассоциацияләнә.[43][47] 6-ынчы гасыр Һиндстанында хәттә Буддачылык патшалары да үзләрен "варнашрамадхарма яклаучылары" дип атаганнар – бу тормыш ашрамнарының һәм варналарның дхармасы.[43][48]

Шәхси дәрәҗәдә, Һинд диненең кайбер текстлары дүрт ашрамаларын яки тормышның баскычларын шәхеснең дхармасы итеп күрсәтә. Болар:[49] (1) Брахмачарья, өйрәнчек буларак әзерләнү тормышы, (2) Грихастха, гаилә белән өй хуҗасы тормышы һәм башка иҗтимагый рольләр, (3) Ванапрастха яки араньяка, урманда яшәүче тормышы, дөнья шөгыльләреннән чагыдырылу һәм баш тартуга күчү һәм (4) санньяса, бөтен байлыгыңны бирү тормшы, аскет булу һәм мокшага, рухи әйберләргә тугърылык.

Тормышның дүрт баскычы Һинд дине буенча дүрт кеше омтылышын тәмамлыйлар.[50] Дхарма шәхесне тотрыклылыкка һәм тәртипкә канәгатьләндерергә мәҗбүр итә, бу тормыш законлы һәм гармонияле, дөрес нәрсәне эшләргә, яхшы, дәрәҗәлле булырга, дини ирешүләргә омтылу, башкаларга ярдәм итү, җәмгыять белән яхшы бергә эшләргә. Башка өч омтылыш булып Артха – тормыш өчен кирәкле нәрсәләргә омтылу, мәсьәлән, ризык, сыену урыны, куәт, якланган булуга, матди байлыкка, һ.б. омтылыш; Кама – секска, ләззәткә, мәхәббәткә, эмоциональ канәгатьлелеккә һ. б. омтылыш; һәм Мокша – рухи мәгънәгә, янә туу циклыннан азат ителүгә, бу тормышта үз-үзеңне реализацияләүгә, һ.б. омтылу. Һинд динендә дүрт этап бәйсез дә, эксклюзив та булып тормый.[50]

Дхарма һәм закон үзгәртү

Муллылык вазифасы төшенчәсе буларак Дхарма Һиндстанның борынгы законлы һәм дини текстларында бар. Һинд дине фәлсәфәсендә законлык, иҗтимагый гармония һәм бәхет кешеләрдән дхарма буенча яшәргә таләп итә. Дхармашастра бу кагыйдәләрнең һәм күрсәтмәләрнең язмасы булып тора.[51] Хәзер булган шәһадәтнамәләр тәкъдим иткәнчә Һиндстанда дхармага караган әдәбият күп булган (сутралар, шастралар); сутраларның дүртесе сакланып калган һәм хәзер Дхармасутралар дип атала.[52] Дхармасутраларда Ману кануннары белән бергә параллель һәм төрле кануннары җыелмалары бар, мәсьәлән, Нарада һәм башка борынгы галимнәр кануннары.[53][54] Бу төрле һәм конфликта керүче канун китаплары эксклюзив түгел һәм алар Һинд динендә башка дхарма чыгынакларын алыштырмыйлар. Бу Дхармасутраларда яшьләрне укыту, аларның узу йолалары, дини йолалар һәм ритуаллар, өйләнү хокуклары һәм вазифалары, үлем һәм бабалар йолалары, хөкем хакимияте һәм кануннары, җинаятьләр, җәзалар, шәһадәт кагыйдәләре һәм типлары, патша вазифалары һәм шулай ук әхлак керә.[52]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Wells, John C. (2008), Longman Pronunciation Dictionary (3rd ed.), Longman, ISBN 9781405881180 
  2. 2,0 2,1 Dharma.
  3. 3,0 3,1 See:
    • Ludo Rocher (2003), The Dharmasastra, Chapter 4, in Gavin Flood (Editor), The Blackwell Companion to Hinduism, Калып:ISBN 978-0631215356.
    • Alban G. Widgery, "The Principles of Hindu Ethics", International Journal of Ethics, Vol. 40, No. 2 (Jan. 1930), pp. 232–245.
  4. see:
  5. Day, 1982, 42–45 битләр.
  6. Brereton, Joel P. (December 2004). «Dhárman In The Rgveda» (English). Journal of Indian Philosophy 32 (5–6): 449–489. DOI:10.1007/s10781-004-8631-8. ISSN 0022-1791.
  7. Rix, Helmut, ed (2001) (in German). Lexikon der indogermanischen Verben (2nd ed.). Wiesbaden: Dr. Ludwig Reichert Verlag. p. 145. 
  8. Karl Brugmann, Elements of the Comparative Grammar of the Indo-Germanic languages, Volume III, B. Westermann & Co., New York, 1892, p. 100.
  9. How did the 'Ramayana' and 'Mahabharata' come to be (and what has 'dharma' got to do with it)?.
  10. Hiltebeitel, Alf (2011) (in en). Dharma: Its Early History in Law, Religion, and Narrative. Oxford University Press, USA. pp. 36–37. ISBN 9780195394238. https://books.google.com/books?id=U4NF8pYxdvIC&pg=PA36. 
  11. Dhand, Arti (17 December 2002). «The Dharma of Ethics, the Ethics of Dharma: Quizzing the Ideals of Hinduism» (en). Journal of Religious Ethics 30 (3). DOI:10.1111/1467-9795.00113. ISSN 1467-9795.
  12. J. A. B. Van Buitenen, "Dharma and Moksa", Philosophy East and West, Volume 7, Number 1/2 (April–July 1957), p. 36.
  13. Hermann Grassmann, Worterbuch zum Rig-veda (German Edition), Motilal Banarsidass, Калып:ISBN 978-8120816367
  14. 14,0 14,1 14,2 14,3 14,4 Steven Rosen (2006), Essential Hinduism, Praeger, Калып:ISBN 0-275-99006-0, pp. 34–45.
  15. Paul Horsch, "From Creation Myth to World Law: the Early History of Dharma", Journal of Indian Philosophy, December 2004, Volume 32, Issue 5-6, pp. 430–431.
  16. P. Thieme, Gedichte aus dem Rig-Veda, Reclam Universal-Bibliothek Nr. 8930, pp. 52.
  17. Paul Horsch, "From Creation Myth to World Law: the Early History of Dharma", Journal of Indian Philosophy, December 2004, Volume 32, Issue 5-6, pp. 430–432.
  18. 18,0 18,1 Joel Brereton (2004), "Dharman in the RgVeda", Journal of Indian Philosophy, Vol. 32, pp. 449–489. "There are Indo-European parallels to dhárman (cf. Wennerberg 1981: 95f.), but the only Iranian equivalent is Old Persian darmān 'remedy', which has little bearing on Indo-Aryan dhárman. There is thus no evidence that IIr. *dharman was a significant culture word during the Indo-Iranian period." (p.449) "The origin of the concept of dharman rests in its formation. It is a Vedic, rather than an Indo-Iranian word, and a more recent coinage than many other key religious terms of the Vedic tradition. Its meaning derives directly from dhr 'support, uphold, give foundation to' and therefore 'foundation' is a reasonable gloss in most of its attestations." (p.485)
  19. Morreall, John; Sonn, Tamara (2011) (in en). The Religion Toolkit: A Complete Guide to Religious Studies. John Wiley & Sons. p. 324. ISBN 9781444343717. https://books.google.com/books?id=aM461tmUDe4C&pg=PT324. 
  20. 20,0 20,1 20,2 20,3 20,4 20,5 Paul Hacker (1965), "Dharma in Hinduism", Journal of Indian Philosophy, Volume 34, Issue 5, pp. 479–496 (English translated version by Donald R. Davis (2006)).
  21. Etienne Lamotte, Bibliotheque du Museon 43, Louvain, 1958, p. 249.
  22. Barbara Holdrege (2004), "Dharma" in: Mittal & Thursby (Editors) The Hindu World, New York: Routledge, Калып:ISBN 0-415-21527-7, pp. 213–248.
  23. 23,0 23,1 Koller, J. M. (1972), "Dharma: an expression of universal order", Philosophy East and West, 22(2), pp. 136–142.
  24. Māyā Monier-Williams Sanskrit English Dictionary, Калып:ISBN 978-8120603691
  25. Northrop, F. S. C. (1949), "Naturalistic and cultural foundations for a more effective international law", Yale Law Journal, 59, pp. 1430–1441.
  26. "Dharma", The Columbia Encyclopedia, 6th Ed. (2013), Columbia University Press, Gale, Калып:ISBN 978-0787650155
  27. 27,0 27,1 J. A. B. Van Buitenen, "Dharma and Moksa", Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. – Jul., 1957), pp. 33–40
  28. Daniel H. H. Ingalls, "Dharma and Moksa", Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. – Jul., 1957), pp. 43.
  29. 29,0 29,1 29,2 Daniel H. H. Ingalls, "Dharma and Moksa", Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (April – July 1957), pp. 41–48.
  30. The Mahābhārata: Book 11: The Book of the Women; Book 12: The Book of Peace, Part 1 By Johannes Adrianus Bernardus Buitenen, James L. Fitzgerald p. 124.
  31. The Mahabharata, Book 17: Mahaprasthanika Parva: Section 3.
  32. Һинд дине эпосларында дхармага бәйле бәхәске күп микъдар әдәбият бар: Эгоизмга каршы Альтруизм, Индивидуализмга каршы Иҗтимагый Дәрәҗәләр һәм Традиция; мисаллар өчен, карарга мөмкин:
    • Johann Jakob Meyer (1989), Sexual life in ancient India, Калып:ISBN 8120806387, Motilal Banarsidass, pp. 92–93; Quote – "In Indian literature, especially in Mahabharata over and over again is heard the energetic cry – Each is alone. None belongs to anyone else, we are all but strangers to strangers; (...), none knows the other, the self belongs only to self. Man is born alone, alone he lives, alone he dies, alone he tastes the fruit of his deeds and his ways, it is only his work that bears him company. (...) Our body and spiritual organism is ever changing; what belongs, then, to us? (...) Thus, too, there is really no teacher or leader for anyone, each is his own Guru, and must go along the road to happiness alone. Only the self is the friend of man, only the self is the foe of man; from others nothing comes to him. Therefore what must be done is to honor, to assert one's self..."; Quote – "(in parts of the epic), the most thoroughgoing egoism and individualism is stressed..."
    • Raymond F. Piper (1954), "In Support of Altruism in Hinduism", Journal of Bible and Religion, Vol. 22, No. 3 (Jul., 1954), pp. 178–183
    • J Ganeri (2010), A Return to the Self: Indians and Greeks on Life as Art and Philosophical Therapy, Royal Institute of Philosophy supplement, 85(66), pp. 119–135.
  33. Daniel H. H. Ingalls, "Dharma and Moksa", Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. – Jul., 1957), pp. 44–45; Quote – "(...)In the Epic, free will has the upper hand. Only when a man's effort is frustrated or when he is overcome with grief does he become a predestinarian (believer in destiny)."; Quote – "This association of success with the doctrine of free will or human effort (purusakara) was felt so clearly that among the ways of bringing about a king's downfall is given the following simple advice: 'Belittle free will to him, and emphasise destiny.Калып:'" (Mahabharata 12.106.20).
  34. Huston Smith, The World Religions, Калып:ISBN 978-0061660184, HarperOne (2009); For summary notes: Background to Hindu Literature 2004 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
  35. 35,0 35,1 35,2 Klaus Klostermaier, A survey of Hinduism, SUNY Press, Калып:ISBN 0-88706-807-3, Chapter 3: "Hindu dharma".
  36. Jha, Nyayasutras with Vatsyayana Bhasya, 2 vols, Oriental Books (1939).
  37. 37,0 37,1 The yoga-system of Patanjali Йога сутралар дип аталган мнемоник кагыйдәләрне үз эченә алган борынгы Һинд дине акыл концентрациясе доктринасы The ancient Hindu doctrine of concentration of mind, embracing the mnemonic rules, called Yoga-sutras, James Haughton Woods (1914), Harvard University Press
  38. The yoga-system of Patanjali Yoga-sutras, James Haughton Woods (1914), Harvard University Press, pp. 178–180.
  39. The yoga-system of Patanjali Yoga-sutras, James Haughton Woods (1914), Harvard University Press, pp. 180–181.
  40. The yoga-system of Patanjali Yoga-sutras, James Haughton Woods (1914), Harvard University Press, pp. 181–191.
  41. Kumarila, Tantravarttika, Anandasramasamskrtagranthavalih, Vol. 97, pp. 204–205; For an English Translation, see Jha (1924), Bibliotheca Indica, Vol. 161, Vol. 1.
  42. Olivelle, Patrick. Dharmasūtras: The Law Codes of Ancient India. Oxford World Classics, 1999.
  43. 43,0 43,1 43,2 43,3 43,4 Alf Hiltebeitel (2011), Dharma: Its Early History in Law, Religion, and Narrative, Калып:ISBN 978-0195394238, Oxford University Press, pp. 215–227.
  44. Thapar, R. (1995), The first millennium BC in northern India, Recent perspectives of early Indian history, 80–141.
  45. Thomas R. Trautmann (1964), "On the Translation of the Term Varna", Journal of the Economic and Social History of the Orient, Vol. 7, No. 2 (Jul., 1964), pp. 196–201.
  46. see:
    • Van Buitenen, J. A. B. (1957). "Dharma and Moksa". Philosophy East and West, Volume 7, Number 1/2 (April – July 1957), pp. 38–39
    • Koller, J. M. (1972), "Dharma: an expression of universal order", Philosophy East and West, 22(2), pp. 131–144.
  47. Kane, P.V. (1962), History of Dharmasastra (Ancient and Medieval Religious and Civil Law in India), Volume 1, pp. 2–10.
  48. Olivelle, P. (1993). The Asrama System: The history and hermeneutics of a religious institution, New York: Oxford University Press.
  49. Alban G. Widgery, "The Principles of Hindu Ethics", International Journal of Ethics, Vol. 40, No. 2 (Jan., 1930), pp. 232–245.
  50. 50,0 50,1 see:
    • Koller, J. M. (1972), "Dharma: an expression of universal order", Philosophy East and West, 22(2), pp. 131–144.
    • Karl H. Potter (1958), "Dharma and Mokṣa from a Conversational Point of View", Philosophy East and West, Vol. 8, No. 1/2 (April – July 1958), pp. 49–63.
    • William F. Goodwin, "Ethics and Value in Indian Philosophy", Philosophy East and West, Vol. 4, No. 4 (Jan. 1955), pp. 321–344.
  51. Gächter, Othmar (1998). «Anthropos». Anthropos Institute.
  52. 52,0 52,1 Patrick Olivelle (1999), The Dharmasutras: The law codes of ancient India, Oxford University Press, Калып:ISBN 0-19-283882-2
  53. Donald Davis, Jr., "A Realist View of Hindu Law", Ratio Juris. Vol. 19 No. 3 September 2006, pp. 287–313.
  54. Lariviere, Richard W. (2003), The Naradasmrti, Delhi: Motilal Banarsidass