Ашрама
Ашра́ма (санскр. आश्रम, санскр. (IAST) āśrama) яки ашрам — Һинд динендә дүрт рухи үсеш баскычларының берсе. Ашрамнар системасы кеше тормышының дүрт стадиясен тәкшил итә. Ул тәфсилләп "Ману смрити"да һәм Һинд диненең башка язмаларында тасвирланган. Һинд динендә ашрамнар системасы тормышның төп максатлары башкаралуга - дүрт Пурушартхага китерә дип язылган, болар - Дхарма, Артха, Кама һәм Мокша.
Ашрамнар
үзгәртүАшрамнар системасы буенча, кеше тормышы дүрт тигез чорга бүленә. Тормышның уртача озынлыгы 100 ел буларак кабул ителә һәм һәр тормыш периоды 25 ел була. Һәрбер баскычта максат булып төгәл бер ашрамның язылган вазифаларын үтәп рухи үсеш булып тора.[1][2]
Ашрам | Ни яшьтә булу | Тасвир[1][2][3] |
---|---|---|
Брахмачарья (өйрәнчек тормышы) |
0-24 | Гуру җитәкчелегендә белем алуга, үз контроль практикасына һәм җенси тыелуга, Дхарма принциплары һәм медитация практикасына багышланган тормыш. |
Грихастха (гаилә тормышы) |
25-49 | Гаиләне кору, балалар тудыру, йорт хуҗасы вазифаларын башкару һәм изге шәхесләргә хезмәт итү |
Ванапрастха (эшләрдән китү) |
50-74 | Гаилә бурычын башкарганнан соң кеше әкренләп үзенең дөнья вазифаларын калдыра һәм соңгы стадиягә - дөньядан тулы ваз кичүгә әзерләнә. |
Санньяса (ваз кичеп тормыш) |
75-100 | Дөнья эшләреннән китү, тулы рухи тормышка багышану, медитация практикасы, үлемгә һәм мокша(азат ителүгә) әзерләнү. |
Шулай ук карагыз
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Friedlmeier, Chakkarath, Schwarz. Culture And Human Development. — Psychology Press, 2005. — ISBN 1841695688.
- Swami, Kriyananda. The Hindu Way of Awakening.. — Crystal Clarity Publishers, 1998. — ISBN 1-56589-745-5.
- Swami, Rama. Perennial Psychology of the Bhagavad Gita.. — Himalayan Institute Press, 1985. — ISBN 0893890901.