Брахмачарья
Брахмача́рья (Санскрит телендә:ब्रह्मचर्य, IAST:brahmacaṛya) туры мәгънәдә сүзнең мәгънәсе — брахман өйрәнчеге — Санскрит сүзе, төрле тәрҗемәләргә ия: Һинд динендә дүрт рухи үсеш баскычларның берсеннән «брахман өйрәнчеге» мәгънәсенә кадәр. Брахман өйрәнчеге үтәргә тиеш практикалар брахманда өйрәнүне аңлаткан сүздән исемен алганнар. Өйрәнчек брахманның (остазның, гуруның) өендә үтәргә тиеш практикаларның берсе — җенси тыелу. Моннан целибат кебек төшенчәнең тәрҗемәсе барлыкка килгән; үздисциплина һәм теләкләр өстеннән контроль. Йогада брахмачарья Яманың бер принцибы булып тора (Санскрит телендә: यमः yama — «контроль»). Брахмачарьяның бозуы булып төрле сфераларда (ашау, эчү, кирәгеннән артык сөйләшү, җенси тормыш, һ.б.) теләкләрне контрольдә тоту алмау булып тора. Контрольгә өйрәнүгә төрле тыелу практикалары ярдәм итә — секста, сөйләмдә, ашауда һәм эчүдә, һ.б. үз-үзеңне тыю. Төшенчәнең чыганагы булып Патанджалиның «Йога-сутралары булып тора. Бу сутралар чыганагында «брахмачарья» төшенчәсе ике мәртәбә искә алынган — текстның икенче бүлегенең 30-ынчы һәм 38-енче юлында.
अहिंसासत्यास्तेयब्रह्मचर्यापरिग्रहा यमाः ॥ ३०॥
ahiṃsā-satya-asteya-brahmacarya yamāḥ॥ 30॥
«Ямалар: аһимса,сатья, астея, брахмачарья.»
Һәм брахмачарья нәтиҗәләрен тасвирлаганда:
ब्रह्मचर्यप्रतिष्ठायां वीर्यलाभः ॥ ३८॥
brahmacarya-pratiṣṭhāyāṃ vīrya-lābhaḥ ॥ 38॥
«Брахмачарьяны үтәү нәтиҗесендә вирья (каһарманлык) ирешелә.»
«Йога-сутра»ның текстында Патанджали төшенчәне билгеләми. Төшенчәне «Йога сутра»ның беренче комментаторы — Вьяса «Йога бхашья»да тәрҗемә итә. Вьяса түбәндәге билгеләмәне бирә: brahmacaryaṃ guptendriyasyopasthasya saṃyamaḥ «Брахмачарья — ул качырылган хисләрне (гупта индрия) һәм якында булганны (упа-стха) контрольдә тоту (самьяма).
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Радхакришнан С. Индийская философия. — М., 1956. — Т. 1.