Аһимса (Аһинса) (Санскрит телендә: अहिंसा, санскр. (IAST) ahiṃsā, Пали:[1] санскр. (IAST) avihiṃsā) аның мәгънәсе 'җәрәхәтләмәскә' һәм 'мәрхәмәтлелек' һәм ул Һинд динендә, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә төп кыйммәткә карый. Сүз Санскрит тамыры һимстан алынган – сугарга; һимса ул җәрәхәт яки зыян, а-һимса ул моның каршысы, ягъни җәрәхәтләмәскә, яки зыян китермәскә.[2][3] Аһимса шулай ук көч кулланмауга карый, һәм ул борынгы Һиндстан диннәрендә барлык терелек ияләренә, шулай ук хайваннарга да карый.[4]

Аһимса
Сурәт
 Аһимса Викиҗыентыкта
Маһавира, аһимса факелын тотучы.

Аһимса Җәйничелекнең төп кыйммәтләренең һәм принципларның берсе,[5] ул Һинд динендә Панча Махавраталарның беренчесе, һәм Буддизмда, биредә ул биш кагыйдәләрнең берсе. Аһимса күп-үлчәмле концепция булып тора,[6] аны барлык җан ияләренең илаһи рухи энергиясенең ялкыны дигән фикер илһамландыра; шулай итеп, башканы җәрәхәтләү - үзеңне җәрәхәтләү дигән сүз. Аһимса шулай ук нинди генә булмасын канунсыз көч куллануның кармик нәтиҗәләре булуы карашына якын бәйләнеше бар. Һинд диненең борынгы галимнәре беренче булып шул принципны өйрәнгәннәр һәм вакыт узу белән Аһимса принципларын камилләштергән булсалар да, концепция Җәйничелектә этик фәлсәфәдә табигыйдан тыш статуска ирешкән булган.[5][7] Җәйничелекнең егерме өченче "тиртһанкара"сы Парсванатха, безнең эрага кадәр 8-енче гасырда көч кулланмау концепциясен яңарткан, шуның яклы булган һәм дәгъвалаган.[8] Маһавира, егерме дүртенче һәм соңгы тиртһанкара фикерне дәвам итеп безнең эрага кадәр 6-ынчы гасырда көчәйткән.[9][10]. Популяр рәвештә, Махатма Ганди аһимса принципына көчле ышанган.[11]

Аһимса 'җәрәхәт китермәү' карашына гамәлләр, сүзләр һәм фикерләр керә.[12][13] Һинд диненең классик әдәбиятында, мәсьәлән, Махабхаратада һәм Рамаянада, һәм шулай ук хәзерге галимнәр арасында [14] сугышта һәм үз-үзеңне яклау таләп иткән хәлдә Аһимса принциплары турында бәхәс алып барыла. Һиндстаннан тарихи әдәбият һәм хәзерге бәхесләр Гадел сугыш концепциясенә һәм тиешле үз-үзеңне яклау теорияләренә кертем ясаганнар.[15]

Этимология үзгәртү

Аһимса сүзен кайвакыт Аһинса дип язалар.[16][17] ул Санскрит сүзе һимстан алынган, ягъни бәрергә; һимса ягъни җәрәхәт яки зыян, шул ук вакытта а-һимса, аның каршысы, ул зыян китермәү яки законсыз көч кулланмау.[16][18]

Һинд дине үзгәртү

Борынгы Ведик текстлар үзгәртү

Аһимса Ведик текстларда эволюцияләгән әхлакый концепция булып тора.[7][19] Иң борынгы кулъязмаларда турыдан булмаган рәвештә Аһимса искә алына, әмма ассызыкланмый. Вакыт узу белән Һинд дине язмаларында ритуаль практикалар яңартыла һәм Аһимса концепциясе арта барган рәвештә сафландырыла һәм ассызыклана, ахыр чиктә Аһимса соң Ведик чорда (якынча безнең эрага кадәр 500-енче ел) иң югары дәрәҗә булып китә. Мәсьәлән, Риг Веданың 10.22.25 гимнында Ходай Индрага дога кылган урында Сатья (хакыйкать) һәм Аһимса сүзләре кулланыла:

अस्मे ता त इन्द्र सन्तु सत्याहिंसन्तीरुपस्पृशः । विद्याम यासां भुजो धेनूनां न वज्रिवः ॥१३॥ Rigveda 10.22 Wikisource;
English: Unto Tähtinen (1964), Non-violence as an Ethical Principle, Turun Yliopisto, Finland, PhD Thesis, pages 23–25;
Ригведада Аһимсаның башка очраган урыны турында биредә карарга мөмкин Rigveda 5.64.3, Rigveda 1.141.5;

соңрак безнең эрага кадәр 1000 ел һәм безнең эрага кадәр 600 ел белән даталанган Яджур Ведада шулай дип раслана, "барлык мәхлукатлар да мидңа дустанә күз белән карасын, мин дә шулай карасын идем, һәм барыбыз да бер-беребезгә дус күзе белән карасын идек".[7][20]

Аһимса төшенчәсе Яджурведаның Таиттирья Шакхасында очрый (TS 5.2.8.7), биредә ул үзеңә зыян китермәүгә карый.[21] Ул берничә мәртәбә Шатапатха Браһманада "зыян китермәү" мәгънәсендә очрый.[22] Аһимса доктринасы Брахманик мәдәнияттә соң Ведик чоры үсеше булып тора.[23] Хайваннарга зыян китермәү фикеренең иң элек искә алуы ("пашу-Ахимса"), мөгаен әхлакый мәгънәдә, Яджурведаның Капистхала Катха Самхитасында (KapS 31.11), ул мөгаен безнең эрага кадәр 8-енче гасырда язылган.[24]

Боукер раслаганча сүз төп Упанишадаларда очрый әмма киң таралган түгел.[25] Канеда Упанишадаларда Аһимса сүзенең мисалларын китерә.[13] Башка галимнәр[6][26] Аһимсаның Ведада үсеш алган әхлакый концепция дип фараз итәләр, ул Упанишадаларда үзәк артучы концепция булып китте.

Безнең эрага кадәр 8-енче гасырдан алып 7-енче гасырга кадәр даталанган Чандогья Упанишада, иң борынгы Упанишадаларның берсе булып, Ведик чорда Һинд динендәге кебек мәгънәдә Аһимса сүзенең кулланышының (үз-үзенңне тотыш кодексы) иң иртә шәһадәте булып тора. Ул "барлык җан ияләренә" (sarvabhuta) карата тыя һәм Аһимсаны практикалаучы янә туулар циклыннан котыла дип әйтелә (CU 8.15.1).[27] Кайбер галимнәр раслаганча безнең эрага кадәр 8-енче яки 7-енче гасырда искә алу Ведик Һинд динендә Җәйничелекнең йогынтысы булырга мөмкин булган.[28] Башка галимнәр раслаганча бу мөнәсәбәт уйдырма, һәм гәрчә Җәйничелек борынгы традиция булса да, Җәйничелек эзен таба булган иң борынгы текстлары Ведик чор тәмамланганнан соң күп гасыр соңрак булган.[29][30]

Чандогья Упанишада Аһимсаны шулай ук Сатьявачанам (хакыйкать), Арджавам (ихласлык), Дана (иганә), Тапас (аскетизм/медитация) белән беррәттән биш асыл кыйммәтләр дип атый (CU 3.17.4).[6][31]

Шандилья Упанишадада ун тыелу исемлеге китерелә: Аһимса, Сатья, Астейя, Брахмачарья, Дайя, Арджава, Кшама, Дһрити, Маитаһара һәм Сауча.[32][33] Канеда буенча,[13] Аһимса принципы Һинд дине, Буддачылык һәм Җәйничелек өчен уртак әһәмиятле рухи доктрина булып тора. Турыдан-туры мәгънәдә аның мәгънәсе 'зыян китермәү' һәм 'үтермәү'. Аның асылында гамәлләр белән түгел, ә шулай ук сүзләрдә һәм фикерләрдә дә теләсә нинди җан ияләренә зыян китерүдән тыелу.

Эпослар үзгәртү

Һинд диненең эпосларының берсендә Махабхаратада, Аһимса Парамо Дһарма (अहिंसा परमॊ धर्मः) гыйбарәсенең күп искә алулары бар, турыдан-туры мәгънәдә бу иң югары әхлакый кыйммәткә кадәр законсыз көч кулланмау. Мәсьәлән, Маһапрастһаника Парвада шундый шигырь бар:[34]

अहिंसा परमॊ धर्मस तथाहिंसा परॊ दमः।
अहिंसा परमं दानम अहिंसा परमस तपः।
अहिंसा परमॊ यज्ञस तथाहिस्मा परं बलम।
अहिंसा परमं मित्रम अहिंसा परमं सुखम।
अहिंसा परमं सत्यम अहिंसा परमं शरुतम॥

Махабхаратадан өстәге абзац Һинд динендә Ахимсаның кардиналь әһәмиятен ассызыклый, аның турыдан-туры мәгънәсе шундый:

Аһимса иң олы кыйммәт, Аһимса ул иң олы үз-үзеңне контроль,
Аһимса иң бөек бүләк, Аһимса иң яхшы газаплану,
Аһимса иң олы корбан, Аһимса иң яхшы көч,
Аһимса иң бөек дус, Аһимса иң бөек бәхет,
Аһимса иң олы хакыйкать, һәм Аһимсаи иң олы тәгълимат.[35][36]

Кайбер Аһимса Парамо Дһарма фразасы турында сүз алып барылган мисалларга Ади Парва, Вана Парва һәм Анушасана Парва керә. Башка темалар арасында Бхагавад Гитада берәү систематик көч куллану яки сугыш белән очраганда тиешле җавап турында икеләнүләр һәм сораулар турында сүз бара. Бу шигырьләр үз-үзеңне яклауда законлы көч куллану һәм гадел сугыш теориясе концепцияләре турында сүз бара. Шулай да бу интерпретация буенча килешү юк. Ганди, мәсьәлән, бу көч кулланмау һәм законлы көч куллану турында бәхәсне әхлакый сораулар белән очраганда һәр кеше эчендә эчке сугышның гади метафорасы дип саный.[37]

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә үзгәртү

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафдарлары кагыйдә буларак ит, балык һәм йомырка ашамыйлар.

Үзеңне үзең яклау, җинаять законы һәм сугыш үзгәртү

Һинд диненең классик текстларында Аһимсаны практикалаучы кешеләр сугыш, көч кулланып һөҗүм яки җинаятьтә гаепләнгән берәүгә җәза бирергә кирәк булганда эшли ала һәм эшләргә тиеш турында күп бүлекләр багышланган. Бу бәхәсләр гадел сугыш теорияләренә, акыл белән эш итеп үзеңне яклау һәм пропорциональ җәза бирү теорияләренә китергән.[15][38] Артхашастрада башка темалар арасында ничек һәм нәрсә пропорциональ җавап һәм җәза булып торуы турында сүз алып барыла.[39][40]

Сугыш

Һинд динендә Аһимса принциплары сугыштан ихлас һәм дөреслекне сөйләгән итеп әңгәмә корып арынырга кирәк икәнен таләп итә. Көч соңгы чара булырга тиеш. Әгәр дә сугыш кирәк икән, аның сәбәбе гадел булырга тиеш, аның максаты алкышлы, аның максаты явызлыкны чикләү, максаты тынычлык һәм ысулы канунлы булырга тиеш.[15][39] Сугыш бары тик законлы хөкүмәт тарафыннан башланырга мөмкин. Сугыш кораллары оппонентка һәм карата пропорциональ итеп кулланырга, һәм теләсә нинди җимерү кораллары түгел.[41] Сугышта кулланган барлык стратегияләр һәм сугыш кораллары оппонентны җиңәр өчен булырга тиеш, оппонентка каршы бәхетсезлекне китереп чыгару өчен түгел; мәсьәлән, укларны куллану рөхсәт ителгән, әмма авыртулы агу сыланган укларны куллану рөхсәт ителми. Сугышчылар сугыш кырында гаделлекне кулланырга тиеш. Сугыш дәвамында оппонентка каршы кансызлык тыелган. Җәрәхәтләнгән, коралланмаган оппонентларга һөҗүм итәргә һәм үтерергә ярамый, алар сезнең патшалыгыгызга китерелергә һәм медицина хезмәте күрсәтелергә тиеш.[39] Балалар, хатын-кызлар һәм граждан кешеләрне җәрәхәтләү ярамый. Сугыш прогресста булганда, тынычлык өчен ихлас диалог дәвам итәргә тиеш.[15][38]

Үз-үзеңне яклау

Үз-үзеңне яклау эшләрендә борынгы Һинд дине текстларының төрле интерпретацияләре тәкъдим ителгән булган. Мисал өчен, Тәһтиен тәкъдим иткәнчә, үзеңне яклау тиешле, җинаятьчеләр Аһимса кагыйдәсе тарафыннан якланмаган һәм Һинд дине язмалары һөҗүм итүчегә карата көч куллануны яклыйлар.[42][43] Аһимса пацифизм мәгънәсендә түгел.[44]

Аһимса тарафыннан илһамдырылган үзеңне яклау теорияләре гадел сугыш теорияләренә охшаш принциплар төзиләр. Иң элек Япониядә килеп чыккан Айкидо үзеңне яклауның шундый принципларының берсен сурәтли. Айкидоның нигезләүчесе Морихэй Уэсиба илһамлануын Аһимса дип тасвирлаган.[45] Бу интерпретация буенча Ахимса үзеңне яклауның интепретациясе булып тора, берәү дөнья агрессиядән азат икәнен кабул итәргә тиеш. Берәү кешеләр наданлыктан, хатадан яки куркудан башка кешеләрне һөҗүм итмәскә һәм шәхси зоналарына кермәскә (физик рәвештә яки тавыш рәвешендә). Уэшибма карашы буенча үзеңне яклау һөҗүм итүченең агрессиясен нейтральләштерү һәм конфликттан арыну өчен булырга тиеш. Иң яхшы яклану булып корбанны яклау тора һәм шулай ук һөҗүм итүче хөрмәт ителергә тиеш һәм мөмкин булса җәрәхәтләнмәскә тиеш. Аһимса һәм Айкидо астында дошманнар юк һәм тиешле үзеңне яклауның игътибар үзәгендә һөҗүмченең карашларын һәм агрессивлыкка омтылуларын, өлгермәгәнлекне нейтральләштерү тора.[46][47]

Җинаять кануны

Тәһтинен нәтиҗә ясанча үлем җәзасын бирү турында куркулар юк; аларның позициясе - үлем җәзасына тартылырга тиеш явызлар үтерелгән булырга тиеш, һәм бигрәк тә патша җинаятьчеләргә җәза бирергә тиеш һәм җинаятьчеләр аның үз ир туганнары һәм уллары булса очракта да, аларны үтерергә икеләнмәскә тиеш.[48]

Башка галимнәр нәтиҗә ясаганча, Һинд диненең язмаларында язылганча теләсә нинди җинаять өчен җәза гадел, пропорциональ һәм рәхимсез булмаска тиеш.[38][39]

Кеше формасында булмаган тормышта үзгәртү

Һинд дине 'зыян китермәү' концепциясе хайваннарга һәм барлык тормыш формаларына карата кулланыла. Бу концепция Ведның иң борынгы шигырьләрендә юк (безнең эрага кадәр 1500–1000 ел), әмма арта торган рәвештә пост-Ведик чорда үзәк фикерләрнең берсе булып китә.[49][50] Ведаларның борынгырак катламында, мәсьәлән, Ригведада, хайваннарны ритуаль корбан чалу һәм кунакларга ашату искә алынган. Боларга кәҗә, үгез, ат һәм башкалар кергән.[51] Шулай да текст күрсәтмә рәвешендә киң кабул ителмәгән. Кайбер шигырьләрдә итне ризык ашау рөхсәт ителгән, башкаларында шулай ук иттән һәм аеруча сыер итеннән тыелырга кушылган.[51][52] Марвин Һаррис буенча Ведик әдәбият бездә ит ашау һәм ит ашаудан тыелудан икеләнү хисе тудырырга мөмкин.[53]

Безнең эрага кадәр беренче меңьеллык дип даталанган Һинд дине текстларында башта ит ризык итеп искә алын, шуннан соң бары тик корбан ите генә ашалырга мөмкин дигән фаразлар тарала, соңыннан ит ашарга тыелган дип әйтелә, чөнки ул хайваннарны авырттыра һәм чәчәкләр, тамырлар һәм җимешләр генә ашаучыларның тормышы асыл зат тормышы дип тасвирлаган шигырьләр китерелә.[49][54] Соңрак Ведик чор әдәбиятында (безнең эрага кадәр 500-енче ел) кешеләрне, мөгезле терлекне, кошларны һәм атларны үтерүне тыя һәм үтерүчеләрне җәзага тартыр өчен Агни Ходаена догалар укыла.[55]

Һинд диненең соңрак текстлары Аһимсаны иң беренчел кыйммәт дип игълан итә, теләсә нинди тормышны үтерү яки зыян китерү "дхарма"га (әхлакый тормышка каршы) дип игълан итә. Соңыннан Упанишадаларда һәм Һинду эпосларында бәхәс[56] кеше тормышын хайваннарны һәм үсемлекләрне берәр ничек үтермичә яши аламы дигән темага күчә; нинди һәм кайчан үсемлекләр яки хайваннар ашалырга мөмкин, хайваннарга каршы рәхимсезлек кешеләрне азрак рәхимле булырга мәҗбур итәме икәненә һәм берәү ахимса концепциясе белән кеше чикләүләре һәм ихтыяҗлары белән азрак зыян китерүе алуына күчә.[57][58] Махабхаратада сунарчылык рөхсәт ителә, әмма аскетлар очрагында шуңа каршы килә, алар кырыс рәвештә рәхимсез булырга тиеш. 3-енче яки 4-енче гасырда язылган Һинд дине тексты Сушрута-самхитада 14 бүлектә тиешле диета билгеле даруларны дәвалау ысулы булып тора, һәм төрле балыкларны һәм итләрне йөкле хатыннарның авыруларын дәвалау өчен киңәш итә,[59][60] һәм Чарака Самһитада ит дару ризыгы итеп күрсәтелә.[61]

Һинд дине текстлары аша Аһимса кыйммәте турында күп фикерләр бар, әмма универсаль уртак фикерсез.[62] Альсдорф вегетариан тормыш юлы тарафдарлары һәм ит ашаучылар арасында килешмәүләрне һәм бәхәсләрне әһәмиятле дип раслый. Хәтта тәкъдим ителгән чыгарылмалар – ритуаль корбан чалу һәм сунарчылык – Аһимса яклылар тарафыннан рөхсәт ителәмәгән.[63][64][65] Махабхаратада ике як карашның төрле аргументлары китерелә. Шуңа өстәп, сунарчы озын итеп сөйләп һөнәрен яклый.[66]

 
Үзенең "Тируккарал"ында безнең эраның 5-енче гасыр Тамил галиме Валлувар, аһимсаны һәм вегетарианлыкны шәхси кыйммәт дип өйрәткән.

Хайваннарга зыян китермәү яклы күп аргументлар китерелгән булган, алар берәүнең нинди балкыш сизүенә, үлемнән соң нинди бүләк алуына, куркуны һәм зыянны бетерүне һәм законсыз көч куллануның кармик нәтиҗәләренә карый.[67][68]

Борынгы Һинд дине текстларында Аһимса һәм хайван булмаган тормыш турында сөйләнелә. Алар табигатьнең заяга җимерүдән һәм шул исәптән кыргый һәм культивацияләнгән үсемлекләрне дә кертеп кисәтеп куялар. Аскет (санньясилар)ны җимеш ашау диетасында яшәргә илһамландырганнар, шулай итеп алар үсемлекләрне җимерүдән тыелганнар.[69][70] Scholars[71][72] Шулай итеп экологик зыян китерү Һинд дине традицисенә хас дип әйтелә, һәм аның концептуаль чыганагы кардиналь кыйммәт булып Аһимса булып тора.

Һиндстан диннәренең, мәсәлән, Һинд диненең һәм Җәйничелекнең классик әдәбияты күп Һиндстан телләрендә бар. Мәсьәлән, өч том итеп, фараз ителгәнчә безнең эраның 450-500 елларда язылган Тируккалда беренче томның 251–260 һәм 321–333 шигырьләре Аһимсаның кыйммәтенә багышланган, аеруча вегетарианлыкка һәм үтермәүгә (колламай).[73] Шулай да, Турккурал шулай ук сугыш вакытында солдатларга һәм аларның каһарманлыгына дан бирелә, һәм патшаның вазифасы булып җинаятьчеләрне җәзага тарту һәм "явызларга үлем җәзасы" кулланыла дип раслана.[74][75]

Йога үзгәртү

Аһимса Патанджалиның сигез буын Раджа Йога системасын практикалаучылар өчен боерык итеп әйтелә. Ул биш буынга кертелгән һәм биш Ямасның (үзеңне чикләүнең) беренчесе булып тора һәм икенче буын белән беррәттән Йога фәлсәфәсенең этик үз-үзеңне тотышның законнары булып тора.[76][77] Аһимса классик белешмә китабының Хатха Йога Прадипика 1.1.17 шигыре буенча ун Ямасның берсе булып тора.[78] Аһимсаның Йога (Ямасның) иң беренче буынында иң беренче чикләү буларак әһәмияте аның Йога дәвамында кирәк нигез дип билгели. Ул Асанага кереш күнегүе ул Йогасанада быр тик Аһимса үзеңне чикләү аша Манаса, вачана, кармананы (фикерне, сүзне һәм гамәлне) сафландырган гына уңышлы булырга мөмкин дип аңлата.

Хәзерге вакытта үзгәртү

 
Махатма Ганди Аһимса принцибын уңышлы итеп алга сөреп аны тормышнаң барлык даирәләрендә кулланган, аеруча сәясәттә.

19-ынчы һәм 20-енче гасырларда Һинд рухи тормышның мәшһүр фигуралары, мәсьәлән, Шримад Раджчандра[79] һәм Свами Вивекананда[80] Аһимсаның әһәмиятен ассызыклаган.

Моһандас Карамчанд Ганди тормышның бөтен сфераларында Аһимса принцибын алга сөргән, аеруча сәясәттә (Сварадж).[81] Аның көч кулланмау каршылылгы хәрәкәтенең Сатьяграһаның Һиндстанга бик зур йогынтысы булган, ул Көнбатыш илләрдә җәмәгать карашын илһамландырган һәм төрле гражданнар һәм сәяси хокук хәрәкәтләренең җитәкчеләрен, мәсьәлән, Америка гражданнар хокуклары хәрәкәте җитәкчесе Мартин Лютер Кингны һәм Джеймс Бевелны илһамландырган. Гандиның фикере буенча, Аһимса физик җәрәхәт ясауны гына түгел, әмма шулай ук күрә алмау һәм явыз фикерләр кебек акыл халәтләрдән, зыян китерә торган сүзләрдән, ялганлау һәм алдаклыктан тыелырга кула, боларның барысы да Аһимса белән ярашсызмау булып тора.[82] Ганди ышануы буенча Аһимса ул барлыкка китерү энергиясе көче, ул үзнең Сатьяны "Илаһи Хакыйкать"не табуга барлык үзара бәйләнешләрне үзенә кертә.[83] Шри Ауробиндо Гандиның Аһимса принцибын чын түгел һәм универсаль туры килми торган итеп тәнкыйтьләгән; ул прагматик пацифист булмаган позицияне кабул иткән, анда көч куллануны яклау бирелгән хәлнең шартларына бәйле дип әйтелә.[84]

Ганди үзенең ышануында раслаганча "Аһимса Һинд динендә, һәм шулай ук Христианлыкта һәм Исламда."[85] Ул шулай дип дәвам иткән, "Көч кулланмау барлык диннәрдә дә бар, әмма аның иң югары чагылышы Һинд динендә (Мин Җәйничелекне һәм Буддачылыкны Һинд диненнән аерым дип күрмим)."[85] Коръәндә көч куллану һәм көч кулланмау өйрәтелгәнме дип сорауга, ул шулай дип әйткән, "Мин Мөселман дусларымнан Коръән көч кулланмауга өйрәтә дип ишеткәнем бар дип җавап биргән. Изге Коръәндә көч кулланмау турында аргумент интерполяция булып тора, ул минем тезис өчен кирәк түгел.[85][86]

Аһимсаның тарихи һәм фәлсәфи өйрәнүе Альберт Швайцерның "тормыш буена хөрмәт күрсәтү" принцибын формалаштыруда эш коралы булып торган. Швайцер Һинд фәлсәфи һәм дини традицияләрен Аһимса принцибы өчен мактаган: "үтермәскә боерыкны кую берәүнең кешелекнең рухи тарихында иң зур вакыйгаларның берсе булып тора", әмма ул үз-үзеңне яклауда "үтермәү һәм зыян китермәү" һәрвакыт практик мөмкин түгел һәм ачлык очрагында хроник ачлыкта әхлакка туры килми дип фараз иткән.[87]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Rune E. A. Johansson (6 December 2012). Pali Buddhist Texts: An Introductory Reader and Grammar. Routledge. p. 143. ISBN 978-1-136-11106-8. https://books.google.com/books?id=CXBmlQvw7PwC&pg=PT143. 
  2. Mayton, D. M., & Burrows, C. A. (2012), Psychology of Nonviolence, The Encyclopedia of Peace Psychology, Vol. 1, pages 713–716 and 720–723, Wiley-Blackwell, ISBN 978-1-4051-9644-4
  3. Encyclopædia Britannica, see Ahimsa
  4. Bajpai, Shiva (2011). The History of India - From Ancient to Modern Times, Himalayan Academy Publications (Hawaii, USA), ISBN 978-1-934145-38-8; see pages 8, 98
  5. 5,0 5,1 Stephen H. Phillips and other authors (2008), in Encyclopedia of Violence, Peace, & Conflict (Second Edition), ISBN 978-0-12-373985-8, Elsevier Science, Pages 1347–1356, 701–849, 1867
  6. 6,0 6,1 6,2 John Arapura in K. R. Sundararajan and Bithika Mukerji Ed. (1997), Hindu spirituality: Postclassical and modern, ISBN 978-81-208-1937-5; see Chapter 20, pages 392–417
  7. 7,0 7,1 7,2 Chapple, C. (1990). Nonviolence to animals, earth and self in Asian Traditions (see Chapter 1). State University of New York Press (1993)
  8. "Parshvanatha", britannica.com 
  9. "Mahavira", britannica.com 
  10. Patel, Haresh (2009). Thoughts from the Cosmic Field in the Life of a Thinking Insect [A Latter-Day Saint]. Strategic Book Publishing. p. 271. ISBN 978-1-60693-846-1. https://books.google.com/books?id=SXgEfiNY46sC&pg=PA271. 
  11. Gandhi, M. (2002). The essential Gandhi: an anthology of his writings on his life, work, and ideas. Random House Digital, Inc.
  12. Kirkwood, W. G. (1989). Truthfulness as a standard for speech in ancient India. Southern Communication Journal, 54(3), 213–234.
  13. 13,0 13,1 13,2 Kaneda, T. (2008). Shanti, peacefulness of mind. C. Eppert & H. Wang (Eds.), Cross cultural studies in curriculum: Eastern thought, educational insights, pages 171–192, ISBN 978-0-8058-5673-6, Taylor & Francis
  14. Struckmeyer, F. R. (1971). The" Just War" and the Right of Self-defense. Ethics, 82(1), 48–55.
  15. 15,0 15,1 15,2 15,3 Balkaran, R., & Dorn, A. W. (2012). [[]ient-Indian-Epic-.pdf Violence in the Vālmı̄ki Rāmāyaṇa: Just War Criteria in an Ancient Indian Epic](үле сылтама), Journal of the American Academy of Religion, 80(3), 659–690.
  16. 16,0 16,1 Sanskrit Dictionary Reference. әлеге чыганактан 2009-02-25 архивланды. 2021-10-30 тикшерелгән.
  17. Standing, E. M. (1924). THE SUPER‐VEGETARIANS. New Blackfriars, 5(50), pages 103–108
  18. A Hindu Primer 2011 елның 8 апрель көнендә архивланган., by Shukavak N. Dasa 2011 елның 25 март көнендә архивланган.
  19. Walli, Koshelya: The Conception of Ahimsa in Indian Thought, Varanasi 1974, p. 113–145.
  20. To do no harm 2013 елның 17 октябрь көнендә архивланган. Project Gutenberg, see translation for Yajurveda 36.18 VE;
    For other occurrences of Ahimsa in Vedic literature, see A Vedic Concordance Maurice Bloomfield, Harvard University Press, page 151
  21. Tähtinen p. 2.
  22. Shatapatha Brahmana 2.3.4.30; 2.5.1.14; 6.3.1.26; 6.3.1.39.
  23. Henk M. Bodewitz in Jan E. M. Houben, K. R. van Kooij, ed., Violence denied: violence, non-violence and the rationalisation of violence in "South Asian" cultural history. BRILL, 1999 page 30.
  24. Tähtinen pp. 2–3.
  25. John Bowker, Problems of suffering in religions of the world. Cambridge University Press, 1975, page 233.
  26. Izawa, A. (2008). Empathy for Pain in Vedic Ritual. Journal of the International College for Advanced Buddhist Studies, 12, 78
  27. Tähtinen pp. 2–5; English translation: Schmidt p. 631.
  28. M.K Sridhar and Puruṣottama Bilimoria (2007), Indian Ethics: Classical traditions and contemporary challenges, Editors: Puruṣottama Bilimoria, Joseph Prabhu, Renuka M. Sharma, Ashgate Publishing, ISBN 978-0-7546-3301-3, page 315
  29. Jeffery D. Long (2009). Jainism: An Introduction. I. B. Tauris. pp. 31–33. ISBN 978-1-84511-625-5. https://books.google.com/books?id=JmRlAgAAQBAJ. 
  30. Paul Dundas (2002). The Jains. Routledge. pp. 22–24, 73–83. ISBN 978-0415266055. https://books.google.com/books?id=X8iAAgAAQBAJ. 
  31. Ravindra Kumar (2008), Non-violence and Its Philosophy, ISBN 978-81-7933-159-0, see page 11–14
  32. Swami, P. (2000). Encyclopaedic Dictionary of Upaniṣads: SZ (Vol. 3). Sarup & Sons; see pages 630–631
  33. Ballantyne, J. R., & Yogīndra, S. (1850). A Lecture on the Vedánta: Embracing the Text of the Vedánta-sára. Presbyterian mission press.
  34. Mahabharata 13.117.37–38
  35. Chapple, C. (1990). Ecological Nonviolence and the Hindu Tradition. In Perspectives on Nonviolence (pp. 168–177). Springer New York.
  36. Ahimsa: To do no harm Subramuniyaswami, What is Hinduism?, Chapter 45, Pages 359–361
  37. Fischer, Louis: Gandhi: His Life and Message to the World Mentor, New York 1954, pp. 15–16
  38. 38,0 38,1 38,2 Klaus K. Klostermaier (1996), in Harvey Leonard Dyck and Peter Brock (Ed), The Pacifist Impulse in Historical Perspective, see Chapter on Himsa and Ahimsa Traditions in Hinduism, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-8020-0777-3]], University of Toronto Press, pages 230–234
  39. 39,0 39,1 39,2 39,3 Paul F. Robinson (2003), Just War in Comparative Perspective, ISBN 0-7546-3587-2, Ashgate Publishing, see pages 114–125
  40. Coates, B. E. (2008). Modern India's Strategic Advantage to the United States: Her Twin Strengths in Himsa and Ahimsa. Comparative Strategy, 27(2), pages 133–147
  41. Subedi, S. P. (2003). The Concept in Hinduism of 'Just War'. Journal of Conflict and Security Law, 8(2), pages 339–361
  42. Tähtinen pp. 96, 98–101.
  43. Mahabharata 12.15.55; Manu Smriti 8.349–350; Matsya Purana 226.116.
  44. Tähtinen pp. 91–93.
  45. The Role of Teachers in Martial Arts 2019 елның 12 апрель көнендә архивланган. Nebojša Vasic, University of Zenica (2011); Sport SPA Vol. 8, Issue 2: 47–51; see page 46, 2nd column
  46. SOCIAL CONFLICT, AGGRESSION, AND THE BODY IN EURO-AMERICAN AND ASIAN SOCIAL THOUGHT 2006 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган. Donald Levine, University of Chicago (2004)
  47. Ueshiba, Kisshōmaru (2004), The Art of Aikido: Principles and Essential Techniques, Kodansha International, ISBN 4-7700-2945-4
  48. Tähtinen pp. 96, 98–99.
  49. 49,0 49,1 Christopher Chapple (1993), Nonviolence to Animals, Earth, and Self in Asian Traditions, State University of New York Press, ISBN 0-7914-1498-1, pages 16–17
  50. W Norman Brown (February 1964), The sanctity of the cow in Hinduism, The Economic Weekly, pages 245–255
  51. 51,0 51,1 W Norman Brown (February 1964), The sanctity of the cow in Hinduism, The Economic Weekly, pages 246–247
  52. Steven Rosen (2004), Holy Cow: The Hare Krishna Contribution to Vegetarianism and Animal Rights, ISBN 1-59056-066-3, pages 19–39
  53. Marvin Harris (1990), India's sacred cow 2017 елның 29 март көнендә архивланган., Anthropology: contemporary perspectives, 6th edition, Editors: Phillip Whitten & David Hunter, Scott Foresman, ISBN 0-673-52074-9, pages 201-204
  54. Baudhayana Dharmasutra 2.4.7; 2.6.2; 2.11.15; 2.12.8; 3.1.13; 3.3.6; Apastamba Dharmasutra 1.17.15; 1.17.19; 2.17.26–2.18.3; Vasistha Dharmasutra 14.12.
  55. Krishna, Nanditha (2014), Sacred Animals of India, Penguin Books, pp. 15, 33, ISBN 978-81-8475-182-6 
  56. Manu Smriti 5.30, 5.32, 5.39 and 5.44; Mahabharata 3.199 (3.207), 3.199.5 (3.207.5), 3.199.19–29 (3.207.19), 3.199.23–24 (3.207.23–24), 13.116.15–18, 14.28; Ramayana 1-2-8:19
  57. Alsdorf pp. 592–593.
  58. Mahabharata 13.115.59–60; 13.116.15–18.
  59. Kaviraj Kunja Lal Bhishagratna (1907), An English Translation of the Sushruta Samhita, Volume I, Part 2; see Chapter starting on page 469; for discussion on meats and fishes, see page 480 and onwards
  60. Sutrasthana 46.89; Sharirasthana 3.25.
  61. Sutrasthana 27.87.
  62. Mahabharata 3.199.11–12 (3.199 is 3.207 elsewhere); 13.115; 13.116.26; 13.148.17; Bhagavata Purana (11.5.13–14), and the Chandogya Upanishad (8.15.1).
  63. Alsdorf pp. 572–577 (for the Manusmṛti) and pp. 585–597 (for the Mahabharata); Tähtinen pp. 34–36.
  64. Махабхаратада һәм Манусмртида (5.27–55) ритуаль корбан чалуның законлыгы турында озын бәхәсләр бар.
  65. Mahabharata 12.260 (12.260 is 12.268 according to another count); 13.115–116; 14.28.
  66. Mahabharata 3.199 (3.199 is 3.207 according to another count).
  67. Tähtinen pp. 39–43.
  68. Alsdorf p. 589–590; Schmidt pp. 634–635, 640–643; Tähtinen pp. 41–42.
  69. Schmidt pp. 637–639; Manusmriti 10.63, 11.145
  70. Rod Preece, Animals and Nature: Cultural Myths, Cultural Realities, ISBN 978-0-7748-0725-8, University of British Columbia Press, pages 212–217
  71. Chapple, C. (1990). Ecological Nonviolence and the Hindu Tradition. In Perspectives on Nonviolence (pages 168–177). Springer New York
  72. Van Horn, G. (2006). Hindu Traditions and Nature: Survey Article. Worldviews: Global Religions, Culture, and Ecology, 10(1), 5–39
  73. Kamil Zvelebil (1973). The Smile of Murugan: On Tamil Literature of South India. BRILL Academic. pp. 156–157. ISBN 90-04-03591-5. https://books.google.com/books?id=degUAAAAIAAJ. 
  74. A.K. Ananthanathan (1994). «Theory and Functions of the State The Concept of aṟam (virtue) in Tirukkural». East and West 44: 315–326.
  75. Paul Robinson (2017). Just War in Comparative Perspective. Taylor & Francis. pp. 169–170. ISBN 978-1-351-92452-8. https://books.google.com/books?id=I2lBDgAAQBAJ&pg=PT169. 
  76. James Lochtefeld, "Yama (2)", The Illustrated Encyclopedia of Hinduism, Vol. 2: N–Z, Rosen Publishing. ISBN 978-0-8239-3179-8, page 777
  77. Sanskrit: अथ यम-नियमाः अहिंसा सत्यमस्तेयं बरह्मछर्यं कष्हमा धॄतिः | दयार्जवं मिताहारः शौछं छैव यमा दश || १७ ||
    English Translation: 1.1.17, CHAPTER 1. On Âsanas THE HAṬHA YOGA PRADIPIKA
  78. Pyarelal (1965). Mahatma Gandhi-the Early Phase. Navajivan Publishing House. https://books.google.com/books?id=8P0KAQAAIAAJ. 
  79. Religious Vegetarianism, ed. Kerry S. Walters and Lisa Portmess, Albany 2001, p. 50–52.
  80. Tähtinen pp. 116–124.
  81. Walli pp. XXII-XLVII; Borman, William: Gandhi and Non-Violence, Albany 1986, p. 11–12.
  82. Jackson pp. 39–54. Religion East & West. 2008.
  83. Tähtinen pp. 115–116.
  84. 85,0 85,1 85,2 Prabhu and Rao (1966), The Mind of Mahatma Gandhi, Encyclopedia of Gandhi's Thoughts, p. 120–121
  85. Gandhi, Mahatma. 1962. All Religions are True. Bharatiya Vidya Bhavan. p. 128.; Banshlal Ramnauth, Dev. 1989. Mahatma Gandhi: Insight and Impact. Indira Gandhi Centre for Indian Culture & Mahatma Gandhi Institute. p. 48
  86. Schweitzer, Albert: Indian Thought and its Development, London 1956, pages 82–83

Әдәбият үзгәртү

  • Alsdorf, Ludwig (1962). Beiträge zur Geschichte von Vegetarismus und Rinderverehrung in Indien. Akademie der Wissenschaften und der Literatur; in Kommission bei F. Steiner Wiesbaden. OCLC 4388049.
  • Bartholomeusz, Tessa J. (2002). In Defense of Dharma: Just-war Ideology in Buddhist Sri Lanka. Psychology Press. ISBN 978-0-7007-1681-4.
  • Dundas, Paul (2002) [1992]. The Jains (Second ed.). Routledge. ISBN 978-0-415-26605-5.
  • Jain, Vijay K. (2012). Acharya Amritchandra's Purushartha Siddhyupaya: Realization of the Pure Self, With Hindi and English Translation. Vikalp Printers. ISBN 978-81-903639-4-5. This article incorporates text from this source, which is in the public domain.
  • Jindal, K.B.: An epitome of Jainism, New Delhi 1988 ISBN 81-215-0058-3
  • Laidlaw, James: Riches and Renunciation. Religion, economy, and society among the Jains, Oxford 1995 ISBN 0-19-828031-9
  • Lamotte, Etienne: History of Indian Buddhism from the Origins to the Śaka Era, Louvain-la-Neuve 1988 ISBN 90-6831-100-X
  • McFarlane, Stewart (2001). Peter Harvey (ed.). Buddhism. Bloomsbury Publishing. ISBN 978-1-4411-4726-4.
  • Mohandas Karamchand Gandhi: Manas: History and Politics, 2 October 1869 – 30 January 1948)
  • Sarao, K.T.S.: The Origin and Nature of Ancient Indian Buddhism, Delhi 1989
  • Schmidt, Hanns Peter: The Origin of Ahimsa, in: Mélanges d'Indianisme à la mémoire de Louis Renou, Paris 1968
  • Tähtinen, Unto: Ahimsa. Non-Violence in Indian Tradition, London 1976 ISBN 0-09-123340-2

Сылтамалар үзгәртү