Яджурведа
Яджурведа — дүрт Һинд дине Ведасының берсе. "Яджурведа"ның Самхита дип аталган төп өлешендә Веда диненә корбан китерү өчен билгеләнгән мантралар бар. Өстәмә текстларда, Брахманнарда һәм Шраута-сутраларда ритуалларны һәм корбан китерүләрне ничек башкарырга икәне тасвирлана һәм "Яджурведа"ның төп өлешендә бәян ителгән мантраларга фәлсәфи аңлатма бирелә.
Яджурведа | |
Атама | यजुर्वेद |
---|---|
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел | 1200 до н. э. |
«Яджурведа» (санскр. IAST: Yajurveda) — ике өлештән торган катлаулы сүз, IAST: yajus — «корбан китерү кагыйдәләре» һәм वेद, IAST: Veda — «белем». Күпчелек галимнәр фикеренчә, «Яджурведа» тимер гасыры башында, б.э. к. X гасыр тирәсендә төзелгән һәм ул чордагы Веда дине практикаларын чагылдырган.
Яджурведада триллионга кадәр саннарның беренче билгеле телгә алынуы бар («парардха»). Анда шулай ук Сан чиксезлеге («пурна», «тулылык») концепциясе турында да фикер алышалар. Аерым алганда, анда "пурна"дан "пурна"ны алсаң, «пурна» килеп чыгачак дип әйтелә.
«Яджурведа» ике төп Самхиттан тора: Шукла («ак») һәм Кришна («кара»). Икесе дә Веда ритуалларын үткәрү өчен кирәкле мантраларны үз эченә ала, тик «Кришна-Яджурведа» да төп Самхита составына прозада өстәмә шәрех керә, шул ук вакытта «Шукла Яджур-Веда» да шәрехләр аерым Брахманга — «Шатапатха-брахманга» бүлеп бирелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Sanskrit Web Свободные для скачивания отредактированные тексты «Тайттирия-самхиты», «Тайттирия-брахманы», «Тайттирия-араньяки», «Экагни-канды» и т. д. на санскрите с переводом на английский.(ингл.)
- Sacred Texts Электронный текст перевода «Тайттирия-самхиты», выполненный в 1914 году Артуром Кейтом(ингл.)
- The Texts of the White Yajurveda 1899, полный текст Белой Яджурведы(ингл.)
Әдәбият
үзгәртү- Дөньякүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем мәкт. 10—11 нче с-флары өчен д-лек/ Л. Г. Жукова, А. В. Журавский, А. В. Пименов, Н. В. Шабуров. Русчадан Л. Г. Шәрифуллина тәрҗ. — М.: Дрофа; Казан: Мәгариф, 2002. — 240 б.