Свами Вивекананда

Сва́ми Вивекана́нда (Бенгаль телендә: স্বামী বিবেকানন্দ}} [ʃami bibekanɔnd̪o] ; туганда исеме — Нарендрана́тх Да́тта (Бенгаль телендә: নরেন্দ্রনাথ দত্ত) [nɔrend̪ronat̪ʰ d̪ɔt̪o]); 1863 елның 12 январе, Калькутта, Бенгаль президентлыгы1902 елның 4 июле, Калькутта янында Белур монастыре) — Һиндстан Веданта һәм Йога фәлсәфәчесе[1], җәмәгать эшлеклесе, ученик Рамакришна өйрәнчеге һәм Рамакришна Ордены (Рамакришна Матх) һәм Миссия Рамакришны Миссиясе нигезләүчесе.

Свами Вивекананда

БиографиясеҮзгәртү

Тууы һәм яшьлегеҮзгәртү

Нарендранатх Даттаның әти-әнисе Вишванатх Датта һәм Бхуванешвари Деви булган. Хәттә бала чагында ул үскән акыл һәм үткен хәтергә ия булган. Ул шул ук иртә яшьтән бирле медитацияне практикалаган. Мәктәптә укыганда ул укуында һәм төрле уеннарда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Ул үзешчән театр студиясен һәм гимнастик клуб оештырган һәм фехтование, көрәш, ишүдә һәм башка спорт төрләрендә сабак алган. Ул шулай ук инструменталь һәм вокаль музыкасын өйрәнгән. Ул дуслары арасында җитәкче булган. 1879 елда Нарендра дәресләрен дәвам итү өчен Президентский колледжына (Presidency College) кергән. Анда бер ел укыганнан соң ул Шотландия чиркәү колледжына күчкән һәм фәлсәфә өйрәнгән. Курс дәверендә ул логика, Көнбатыш фәлсәфә һәм Аурупа тарихын өйрәнгән. Якынча шул вакытта ук яшь Нарендраның акылында Ходай бармы һәм аны күрергә мөмкинме турында сорау туган. Шул сәбәпле ул җитәкчесе Кешаб Чандра Сен булган шул вакытның әһәмиятле дини хәрәкәте Брахмо-самаджка кергән. Әмма Самаджның приход догалары һәм дини җырлары Нарендраның Ходай аңы теләген канәгатьләндерә алмаган. Ул Брахмо-самадж җитәкчеләренә шундый сорау биргән: алар Ходайны күргәннәрме. Ул алардан беркайчан да канәгатьләндерә торган җавапны алмаган. Нәкъ шул вакытта колледж профессоры У. Хасти аңа Дакшинешвардан Рамакришна турында сөйләгән.

Рамакришна өйрәнчегеҮзгәртү

Нарендра Рамакришнаны беренче мәртәбә 1881 елның ноябрендә очраткан. Ул Рамакришнага башка дини җитәкчеләргә биргән кебек үк сорауны биргән: "ул Ходайны күргәнме?" Рамакришна шунда ук : «Әйе, мин Ходайны сине күргән кебек үк күргән идем, әмма ачыграк итеп», дип җавап биргән. Нарендра таң калган һәм уйга чумган. Ул бу кешенең сүзләре намуслы һәм тәҗрибәсе тирәнлегеннән чыкканын сизгән. Ул Рамакришнага еш килә торган була башлаган. Шулай да, Нарендра Рамакришнаны һәм аның тәгълиматын шунда ук кабул итә алмаса да, ул аны әһәмияткә ия түгел дип саный алмаган. Нарендраның ул моны кабул иткәнче барысын да җентекләп тикшерергә гадәте булган. Ул Рамакришна эшләгәннең һәм әйткәннең барысын да тикшереп торган, әмма остаз түземле, хәлгә керүчән, шаян һәм мәхәббәт тулы булган. Ул Нарендрадан сәламәт акылдан баш тартуын сорамаган һәм Нарендраның бөтен аргументларын һәм өйрәнүләрен чиксез түземлек белән кабул иткән. Вакыт узгач, Нарендра Рамакришнаны кабул иткән һәм бу булганда, аның кабул итүе ихлас күңелдән булган. Шул ук вакытта Рамакришна аның башка өйрәнчекләрен күбесенчә икелек фәлсәфәсенә һәм Бхакти юлына өйрәтсә, ул Нарендраны нә-фәлсәфәсе адвайта-ведантага өйрәткән. Рамакришна җитәкчелеге астында биш ел әзерлектән соң, Нарендра борчулы, проблемаларын уйланучан һәм түземсез кешелдән Ходайның реализациясе өчен бөтен нәрсәдән ваз кичәргә әзер олы кешегә әйләнгән. Шуннан соң тиздән Рамакришнаның тамак карциномасы (рак) булган һәм ул 1886 елның августында тормыштан киткән. Шуннан соң Нарендра һәм күбесенчә яшь кешеләрдән торган Рамакришна өйрәнчекләре төркеме монахлык антларын алган һәм барлык дөньявидан ваз кичкәннәр. Алар Калькутта районында Баранагорда йортта яши башлаганнар. Бу йорт Рамакришна Орденының беренче монастыре булган. Алар ачлыгын канәгатьләндерер өчен хәер сораганнар, ә башка ихтыяҗларын Рамакришнаның йорт хуҗа булган өйрәнчекләр караган.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Georg, 2002, p. 600