Ка́ли (санскр. काली, санскр. (IAST) Kālī, «кара») — Һинд динендәге хатын-кыз җенесле илаһ (алиһә); үлем, вакыт һәм үзгәреш хуҗабикәсе. Бар галәми көчләренең иң өстенгесе, иң югары чынбарлык булган Парвати булуы әйтелә.

Кали Алиһәсе
санскр. काली
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ире яки хатыны Шива
Илаһ карый Һинд дине
Илаһ яки изгенең өлкәсе вакыт һәм энергия
Коралланыш кылыч[d]
 Кали Алиһәсе Викиҗыентыкта

Аспектлары үзгәртү

Парватиның кара һәм ярсулы формасы, кара Шакти һәм Шиваның җимерүче аспекты. Алиһә-ана, җимерү символы. Кали наданлыкны юк итә, дөнья тәртибен тәэмин итә, Ходайны белергә теләгәннәрне алкышлый һәм азат итә. Ведаларда аның исеме Агнига, ут Ходаена бәйле.

«Калика-Пурана»да әйтелгәнчә: "Кали - азат итүче, аны белгәннәрне яклаучы. Ул Шиваның караңгы Щактисы. Ул эфир, һава, ут, су һәм җир. Аның аша Шива Ходаеның барлык физик теләкләре үтәлә. Ул 64 сәнгатьне белә, ул Ходай-Барлыкка китерүчегә шатлык бүләк итә. Ул саф трансценденталь Щакти, тулы караңгылык.

Дурга Алиһәсе белән билгеле бәйләнеш бар, хәтта Калиның соңгысының ипостасе булып тануына кадәр.

Кали Алиһәсе Типитакада чагылган, анда ул Дэвапутта Мараның анасы булып тора, безнең дөньяның Кальпаның, Алиһә утыз өч Ходайдан өстәрәк яши, Камадатху чиге Ходайлары арасында.[1][2]

Шива Ходае матди уңайлыкларга һәм хис рәхәтләренә битараф булып дәрвиш булып аулак урында яши, Кали Алиһәсе исә матди кыйммәтләргә битараф булып, Шива Ходаена гашыйк булып аның янына аулак урынга килә.

Этимологиясе үзгәртү

Сүзнең этимологиясе "вакыт" һәм "кара" аңлатмаларына бәйле. Кали исеме Ригведада очрый. Шулай ук "Каликамата" ("кара җир анасы"), "Каларати" ("кара төн"), Тамиллар арасында Коттравей. "Калике/Калика" - Кали исеменең формасы.

Символларның сурәте һәм мәгънәсе үзгәртү

 
Шива тәнендә биюче Кали. Кангра мәктәбе миниатюрасы. 1800—1825 еллар, Уолтерс Галереясы, Балтимор
 
Шива, Вишну һәм Брахма Ходайлары Калига буйсыналар. 1740 ел тирәсе, Басоли мәктәбе, Сәнгать Музее, Лос-Анджелес

Зәңгәр тәнле ябык дүрткуллы озын чәчле хатын итеп сурәтләнә. Гадәттә пантера тәненә киенгән я исә шәрә. Өске сул кулында ул канга баткан кылычны тота, ул икеләнүләрне бетерә, ә аскы сулында - шәйтан башын, ул эгоны кисүнең символы булып тора. Өске уң кулы белән ул яклаучы ишарә ясый, ул куркуны куа, шул ук вакытта аскы уң кулы белән барлык теләкләрне үтәүгә алкышлый. Дүрт кул дөньяның дүрт ягының һәм 4 төп чакраның символы булып тора.

Алиһәнең өч күзе өч куәт белән идарә итә: барлыкка китерү, саклау һәм җимерү. Ул шулай ук өч вакытка тәңгәл килә: үткәнгә, хәзерге мизгелгә һәм киләчәккә, һәм Кояшның, Айның һәм яшеннең символлары булып тора. Анда кеше кулларыннан билбау, алар карманың котылгысыз гамәлен аңлата.

Кара-зәңгәр төс - чиксез Галәм, чиксез вакыт һәм шулай ук үлем төсе. Бу символика Кали Алиһәнең үлемлеләр өстеннән камиллегенә игътибар итә. "Маханирвана-тантра"да әйтелгәнчә: "Кара төс үзендә акны, сарыны һәм бөтен төсне кертә. Шулай ук Кали да үзенә барлык башка мәхлукатларны ала." Кара төс саф аңның болганчыкланмаган халәтенең символы булып тора.

Аның бизәге булып Акшамала баш сөякләре бәйләме кеше чагылышлары чиратын аңлата. Баш сөякләре нәкъ 50 - Санскрит әлифбасы хәрефләре саны буенча. Кали тотучы баш, эгоны чагылдыра, "мин тән" дигән фикерне, Кали шул фикерне юк итә. Баш сөякләре шулай ук аны акылның тән белән идентификациясеннән азат итүе мөмкинчелеген күрсәтә. Бу бәйләм акылны һәм көчнең символы булып тора. Кали Алиһәнең тузган чәчләре (элокеши) серле үлем пәрдәсен ясыйлар, алар бөтен тормышны колачлыйлар. Өстендә ул басып торган үле гәүдә физик тәннең узучанлыгы һәм түбәнрәк характерын күрсәтә.

Кан төсле кызыл тел раджас гунасының, Галәмнең кинетик энергиясенең символы булып тора, аларның символы булып кызыл төс тора.

Кали анахатада тора. Ул физик йөрәк белән бергәләп эшли; бу формада ул Ракти-Кали дип атала (кызыл Кали), йөрәк пульсациясе. Әмма матурлык - бу соклану гына түгел, ә шулай ук коточкыч нәрсә һәм үлем. Кали - ирешлек булмаган матурлык, бүләк ителмәгән мәхәббәт. Матурлыкың асылына төшенеп булмый, чөнки аның формасы юк.

Кали мәңге тормышның символы булып тора. Мәңге тормышның бәясе бар. Әмма үлемсез чиксез булырга мөмкин, чөнки бернәрсә дә аның табигатен үзгәртә алмый. Үлем һәм күчеш процессы иртәме, соңмы бетәчәк. Кали шул булган, мәңгелектән файда алу өчен безнең үлем табигатен корбанга китерергә кирәк. Шуңа күрә Кали Алиһәсе гади күзгә куркытучы һәм җимерүче булып сизелә.

Кали - күпйөзле Алиһә, ул тормыш белән туу мизгеленнән үлемгә кадәр идарә итә. Ул мәңге вакытның Галәми көченең символы булып тора.

Галәм дәрәҗәсендә Кали һава яки җил, вайю, прана элементларына бәйле. Бу көч үзе белән Галәмне үзгәртү энергиясе буларак тутыра. Ул тиз эшли һәм үзеннән соң бернинди эзләр калдырмый, радикаль үзгәрешләр китереп чыгара. Кали дөреслек яшенен үзләштерүе, ул барлык иллюзияләрне дә инкарь итә. Ул үзендә барлыкка китерүне, саклауны һәм җимерүне чагылдыра, бер үк вакытта мәхәббәт һәм кот очу хисләре тудыра.

Кеше тәнендә Кали тормыш көче (прана) яки сулыш формасында яши. Кали Алиһәсенең символы булып ярымай тора.

Культы үзгәртү

 
(Санкт-Петербург), Фил сөягеннән Кунсткамера Музееның экспозициясендә Кали Алтаре. Һиндстан, XVIII гасыр.

Шәйтаннарны юк итүче һәм куәтле Алиһә-саклаучы буларак Калига табыну бигрәк тә Бенгалиядә таралган, анда аңа багышланган Калигхата гыйбадәтханәсе урнашкан (Инглиз әйтелешендә - Калькутта), ул Бенгалия башкаласына - Калькуттага исем биргән. Кали гыйбадәтханәләренең иң яхшысының икенчесе - Дакшинешварада. Калига табынучылар ритуаль максатларда хәмер эчкәннәр. Ритуал вакытында ышанучылар өч йотым белән изге суны эчкәннәр, кашлар арасына кызыл порошок белән билге куйганнар, Алиһә сурәтенә кызыл чәчәкләр бүләк ителгән һәм шәмнәр яндырылган. Шуннан соң дога укылган һәм шуннан соң корбан чәчәгенең хуш исен иснәп, ышанучылар корбан бирелгәннәрне ашаганнар. Алиһә хөрмәтенә бәйрәм сентябрь ахырында бәйрәм ителгән.

Кали культының чәчәк ату XIII-XIV гасыр солтанлыклары периодларына туры килә. XII гасырдан алып XIX гасырга кадәр Һиндстанда серле туглар сектасы таралган булган - Калига үлем һәм җимерү Алиһәсенә буларак хезмәт итүгә багышлаган гыйсъянчылар төркеме.

Кали массакүләм мәдәнияттә үзгәртү

Кинематографта үзгәртү

  • Һиндстанда XIX гасырның 30-ынчы елларында чын булган тарихи чараларның ирекле интерпретациясе булган «Бомбейдан буучылар (фильм, 1960)», фильмында серле туглар сектасы турында һәм Британия хөкүмәтенең бу культны бетереп маташулары турынад язылган.
  • Чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән «Буучылар» фильмында Инглиз офицеры туглар җәмәгатенә кереп үтеп, Инглиз колониаль гаскәрләре ярдәмендә бу культны бетерүгә һәм юк итүгә китерә.
  • «Индиана Джонс һәм тәкъдир гыйбадәтханәсе» фильмында каһарманнар кеше корбан итүләр таләп иткән Кали культы белән очрашалар.
  • «Ганга Дин» фильмында фильм геройлары шулай ук Кали культы белән очрашалар, бу фильмда күп нәрсә Спилберг тарафыннан алынма булып тора.
  • "Караңгы ишек хезмәтчесе" аниме һәм мангасында Кали Алиһәсе көчен икенче план шәхесләрнең берсе - Агни чагылдыра, ул Сома Һиндстан патшасының хезмәтчесе. Анда ул "Калиның рухи кулы" буларак искә алына. Агни каһин улы булган, ул серле ысул белән Алиһәнең көче белән бүләкләнгән.
  • "Табигыйдан өстен" сериалының 5 фасылында "Ходайлар Чүкече" эпизодында шулай ук Кали Алиһәсе бар, игътибарга итәрлек нәрсә ул аның: "Бу дөньяны җимерүгә китергән берәү булса, ул мин булырмаы", - диюе. Ул дөнья Ходайларының иң көчле Ходайлары буларак күрсәтелгән, гәрчә, Люцифердан барыбер көчсезрәк булып чыга.
  • «Игътибарга лаек джентльменнар» фильмында "Наутилус" су асты көймәсе турында эпизодта Капитан Немо Кали Алиһәсе потына табына.
  • «Борынгы әйберләр артыннан сунарчылар» сериянең берсендә Кали Алиһәсенә корбан чалган хәнҗәр турында сөйләнә.
  • «Зена — гаскәриләр королевасы» сериалында (4х16 эпизод — Юл) Зена шәйтан белән бәрелештә ике кулын да югалта, шуннан соң Кришнага мөрәҗәгать итеп дүрт куллы Кали кыяфәтендә килеп чыга.
  • «Каран һәм Арджун» фильмында бәладән шашынган ана Кали Алиһәсеннән аның рәхимсез үтерелгән улларын янә торгызырга сорый.
  • Синдбадның Алтын сәфәре фильмында Синдбад-диңгезче Калиның алты куллы поты белән сугыша.
  • Beatles төркеме әгъзалары катнашкан Help! фильмында Кали культы хезмәткәрләре Ринго Старр артыннан аны Алиһәгә корбан итәр өчен ау оештыралар.
  • Вилли Фог белән дөнья тирәли мультфильмында баш каһарманнар Һиндстан принцессасын Кали Алиһәгә корбан итүдән коткаралар.
  • Сыену (Sanctuary) сериалында Кали Алиһәсе Зур Берта исеме астында билгеле супер-абнормал булып тора.
  • Вәсвәсәгә китерүче / Temptress (Playboy, Lawrence Lanoff) (1995ел.) фильмында төп каһарман Кали Алиһәсе чагылышы була, аның ире Шиваның гамәлен кабатлый һәм буйсына.

Әдәбиятта үзгәртү

  • Виктор Пелевинның «Тхаги» хикәсендә, төп каһарман Кали Алиһәсе йөзендә абсолют явызлыкка хезмәт итәргә омтыла.
  • Виталий Зыковның «Өйгә юл» циклында сугыш Алиһәсе һәм Югары Ходайның бер хатынының исеме - Кали.
  • Симмонс, Дэнның «Кали Җыры»нда Калькуттада чит ил журналистының Кали культы тарафдарлары белән бәрелешләре турында сөйләнә.
  • Уоррен Мерфи һәм Ричард Сапирның «Кали кочагында» китапларында (Дестроер — 59) хәзерге заман туг-буучылар культы авиасызыкларда пассажирларны Калига багышлап үтерәләр. Шулай ук Кали исеме "Дестроер" сериясенең башка китапларында да искә алына, атап ук әйткәндә: "Соңгы сызыкта", "Иң югары каһинә" ("Кали кочагында" китабының вакыйгаларының кыскача искә алынуы), "Шәхес кризисы", "Ак су" (Кали Хуҗабикәсе исемле персонаж), «Бамбук Аждаһасы» («Бәби Кали» яхтасы). Бәлки, тагын берничәсендә.
  • Глен Кук фантастик хикәяләр циклында Калиның Кара отряды "Кина" Алиһәсенең прообразы булып хезмәт иткән, ә Калига буйсынучы туглар буучылар прообразы булып хезмәт иткән.
  • Боз Кешеләрендә Кали Алиһәсе Тенгель Усал тарафдары роленда булган.
  • В книге Лу Жаколионың «Һиндстанның чатырманлыкларында» дигән китапта төп каһарман Кали Алиһәсе хезмәткәрләре белән якын каршы алына һәм үлемнән арыныр өчен ул җентекләп Кали Алиһәсенә табыну ысулларын өйрәнергә тиеш.
  • Жүл Вернның «Дөнья тирәли 80 көн эчендә» романында төп каһарманның киләчәк хатынын Кали Алиһәсенә корбан чалмакчы иделәр.
  • Барон Олшевриның «Вампирлар» китабында, персонажларның берсе, капитан Райт аны Кали культы хезмәткәрләре әсир итүләре турында һәм котылгысыз үлемнән могъҗизалы арынуы турында сөйли.
  • Роджер Джозеф Желязнының «Яктылык Кенәзе» китабында.
  • Нил Гейманның «Американ Ходайлар» романында.
  • Кларк, Артур Чарльзның «Раббы Чүкече» романында Кали исеме белән галимнәр шуның белән Җирнең бәрелешен булдырмаска тырышкан астероид аталган.
  • В книге Холланд Томның «Үз сусавы Ходае» китабында төп каһарман Һиндстан тауларында Кали Алиһәсенә корбан чала, соңрак ул аңа һәм китапның башка каһарманнарына күк гүзәллекле, сокландыргыч, кызыктыргыч һәм парализацияләүче хатын буларак килә.

Музыкада үзгәртү

  • Калига һәм Кали-Дургага багышланган күпсанлы бхаджаннар бар (Европа башкаручыларның әсәрләреннән Нина Хагенның 1999 ел "Ом Нама Шивая" альбомын билгеләргә була.
  • 2006 ел Швеция мелодик дэт-металл төркеменең бу Алиһәгә багышланган Маха Кали җыры бар.
  • 2012 ел Төшләр демиурглары альбомында (Unreal төркеменең) бу Алиһәгә багышланган Кали җыры бар.
  • Big Dumb Face төркеменең дебют альбомында Kali is a Sweethog җыры бар.
  • Rolling Stones төркеменең логотибы өлешчә Кали образы тарафаннан рухландырылган. Джон Паше дигән дизайнердан логотипка заказ биргәндә, Мик Джаггер аңа теле тәненнән зуррак булган Алиһә сурәтен биргән.
  • Польша Дэт-металл төркеме Behemothның 2007 ел The Apostasy альбомында бу Алиһә потының сурәте ясалган.
  • «Пилот» төркеменең «Балык, Сукыр тычкан һәм дуңгыз», 2004 ел җырында — «Кали Юга» җыры.
  • MC Xander һәм Ganja White Night-ның уртак эшендә — Kali Mist
  • Children of Bodom төркеме текстында — Dead Man’s Hand On You (Бөтен җыр багышланган)
  • Devilment төркеме җырында — Mother Kali
  • CRYSTAL Үтерүчеләр төркеме җырында — «Цивил»да «Мин — Кали Алиһәсе» дигән җыр бар.
  • Cult of Fire төркеменең मृत्यु का तापसी अनुध्यान альбомы бар, ул тулаем Кали Алиһәсенә багышланган.
  • Therion төркеменең Sirius альбомында «Kali Yuga» җыры бар.
  • Dissection төркеменең шул ук исемле җыр белән Maha Kali альбомы бар
  • Alai Oli төркеме текстында — Сулыйм (Шива һәм Кали, начар характер — үткен акыл)
  • Neck Deep төркеменең в альбоме Life’s Not Out to Get You альбомында «Kali Ma» җыры бар.

Техносферада үзгәртү

  • Linux-сыман дистрибутивның исемендә — Kali Linux

Видеоуеннарда үзгәртү

  • MMO Smite уенында Кали Алиһәсе төп уен персонажлары булып тора.
  • MMORPG Аждаһа Оясы уенында Кали Алиһәсе уен персонажларының берсе булып тора.
  • Dominions уеннар сериясендә, өченче һәм дүртенче өлешләрендә, Кали Алиһәсе бер уен персонажларының берсе булып тора, ул соңыннан бөтен уен дөньясында хөкем сөрү мәмкинчелегенә ия булачак.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. См. Kālī.-A Māra-woman, sister of Dūsī and mother of the Māra of the present age. (M.i.333)
  2. См. Мара тадджания сутта: Выговор Маре МН 50

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү