Ка́льпа (калпа; санскр. कल्प, «тәртип», «закон») — Һинд динендә һәм Буддизмда вакыт үлчәү берәмлеге.

Һинд динендә үзгәртү

Һинд динендә кальпа — ул «Брахма» көне, ул 4,32 миллиард ел дәвам итә һәм 1000 маха-югадан тора (4-әр югалы периодтан). Бу период узгач, көнгә тигез булган Брахма төне башлана. Төн дөньяның юк ителүе һәм Дэваларның вафат булуы белән билгеләнә. Шулай итеп илаһи тәүлек 8,64 млрд ел дәвам итә. Брахма ае утыз шундый тәүлектән тора (утыз көн һәм утыз төн), бу 259,2 млрд ел, ә Брахма елы (3,1104×1012 гади ел) - унике айдан тора. Брахма йөз ел (3,1104×1014, яки 311 триллион 40 миллиард ел) яши, шуннан соң ул үлә һәм бөтен матди дөнья юк ителә. Бу бөек юк ителү вакытыннан соң махапралая була, Галәм яшәүдән туктый һәм дэвалар вафат була. "Бхагавата-пурана" буенча Брахманың тормышы беткәч, бөтен Галәм Вишнуның тәненә керә һәм булудан туктый. Брахма тормышына тигез вакыт узгач, Галәм янә пәйда була: Маха-Вишну тәненнән бихисап Галәмнәр чыга, аларның һәрберсендә Брахма туа һәм яңа кальпалар циклы башлана. Һәрбер кальпа 14 манвантарга бүленә, алар арасында 1851429 ел интервал белән 306720000 ел дәвам итә, чөнки кальпаның төгәл   саны 308571429 ел. Хәзерге Брахма үзенең 51-енче яшендә һәм дөнья "Швета-вараха" дип аталган кальпада.

Буддизмда үзгәртү

Будда космологиясендә кальпалар теориясе башкача карала. Дөньяның ут белән гадәти юк булу процедурасы Самвартасхаикальпа ахырында була. Әмма ут белән дөньяның җиде мәртәбә юк булудан соң һәр сигез Бөек Кальпа дөньяны су белән юк итү була. Бу юк итү һәлакәтлерәк, чөнки Брахма дөньяларын гына түгел, ә Абхасвара дөньяларын да җимерә. 56 ут белән юк итү һәм җиде су белән юк итүдән соң һәр алтмыш дүрт Махакальпада дөньяны җил белән юк итү була. Бу иң һәлакәтле катастрофа, ул шулай ук Шубхакритсна дөньяларын юк итә. Иң олы дөньялар беркайчан да юк булмый. Буддизм космологиясе Һинд диненә караганда азрак вакыт аралары белән эш итә. Моның сәбәбе "кальпа" һәм "юга" вакыт төшенчәләрнең алынмалы булуда. "Пост-буддизм" космологиясендә "эон" төшенчәсе булгач кына, соңгы икесе (релятивист мәгънәсендә) "вакыт" билгеләмәсенә аеручы караш булып киткән.

Кызыклы фактлар үзгәртү

Пралайя (Санскрит), Һинду космологиясендә “эрү” өчен кальпа төшенчәсе, ул вакытның төрле чорларын билгели, бу вакытта төрле форматлар яки контекстлар буенча активсызлык халәте хөкем сөрә. Маһапралайя "Бөек эрү" өчен төшенчә булып тора. Һәр пралайяда түбәнге ун патшалык (лока) җимерелә,[4] шул ук вакытта өске дүрт патшалык Сатья-лока, Тапа-лока, Джана-лока һәм Махар-лока сакланып кала. Һәр Маһапралайя вакытында барлык 14 патшалык да җимерелә. Классик Һинд фәлсәфәсенең алты мәктәбенең берсендә Самкһья фәлсәфәсендә пралайяның мәгънәсе "булмау", бу өч гуна (халәт принциплары) камил тигезлектә булган халәт. The word Пралайя сүзе Санскрит "эрү" мәгънәсеннән яки "янә эрү, җимерү, аннигиляция яки үлем"нән алынган.

Популяр мәдәнияттә пралайя үзгәртү

Пралайя сүзе Джеймс Джойсның's Улисс эпос-романының Циклоплар бүлегендә очрый.

Швеция металл төркеме Dissection, "Маһапралайя" сүзен "Маһа Кали" җырында искә ала.

en:Fate Grand Order мобиль җайланмалар өчен рольле уенында Арджуна Алтерның Асыл Фантазмы булып Маһапралайя тора.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. McWhirter, Norris (November 1980). Guinness Book of World Records 1981. New York: Sterling Publishing Co. Inc.. ISBN 0-8069-0196-9. 
  2. The Hindu Fascination With The Guinness Book of Records, archived from the original on 2013-09-23, retrieved 2018-03-10 
  3. Елена Исакова. Брахма Кумарис. // «Петербургское язычество»
  4. B. K. Chaturvedi (2004). Shiv Purana. Diamond Pocket Books. p. 124. ISBN 8171827217. https://books.google.com/books?id=bchgql0em9YC&pg=PA124&dq=Swargaloka&hl=en&sa=X&ei=LuXJT7TDN4OyrAeBoajSDg&ved=0CEEQ6AEwAg#v=onepage&q=Swargaloka&f=false.