Вишну (Калып:IPAc-en; Калып:IPA-sa; Санскрит: विष्णु, IAST: санскр. (IAST) Viṣṇu) ул Һинд диненең Һинд дине Илаһларының берсе, Вишнуизм традициясендә Иң Олы Җан Иясе булып тора.[1][2] Вишну Брахма һәм Шиваны керткән Тримурти триадасының "саклаучысы" булып тора.[3]

Файл:Bhagavan Vishnu.jpg
Вишну, Дэванагари язуы белән:विष्णु. Бәйле темалар:Дашаватар, Парабрахман, Вишнуизм, Тримурти, Дэв, Тридэв. Саклау Ходае, Яхшылыкны саклау Ходае, Карма саклау, Мокша Ходае. Мантрасы:ॐ नमो नारायणाया (Om Namo Narayanaya) ॐ नमो भगवते वासुदेवाय (Om Namo Bhagavate Vasudevaya. Сугыш коралы: диск (Сударшана) һәм чукмар Каумодаки Гада, Җәя Шаранга, Кылыч (Нандака). Хатыннары: Лакшми, (Шридэви, Бхудэви, Нила Дэви, Тулси. Баласы: Аяппа (Һинд диненең кайбер деноминацияләрендә). Гарудага яки Шешага атлана. Бәйрәмнәре: Һоли, Рамнавами, Кришна-Джанмаштами, Нарасимһа Джаянти, Дивали, Онам, Виваһа Панчами, Виджаядашами, Анант Чатурдаши, Дэвшаяни Экадаши, Картик Пурнима, Тулси Виваһ. Символлары: Шалиграм, Лотос (Nelumbo nucifera). Туганнары:Ади Парашакти, шулай ук Парвати буларак мәгълүм (Һинд диненең кайбер деноминацияләрендә). Тримурти әгъзасы.

Вишнуизмда, Вишну Брахман дигән метафизик концепциясенә идентик, ул дөньяга явызлык, хаос һәм җимерүче көчләр янаганда "саклаучы, яклаучы" буларак төрле аватарларны ала.[4] Аның иң мәшһүр аватарларына "Рамаяна"да Рама һәм "Махабхарата"да Кришна булып тора. Ул шулай ук Нараяна, Ананта, Кешава, Трилокинатх, Иштадэва, Джаганнатх, Васудэва, Витхоба, һәм Һари буларак мәгълүм. Агама язмасы Панчаратра Вишнуга табыну ысулын тасвирлыйлар. Махабхаратаның Анушана Парвасында Вишну Сахасранама буларак мәгълүм 1000 исем исемлеген бирә. Ул Һинд диненең Смарта Традициясенең Панчаятана пуджасында биш эквивалент Илаһларның берсе буларак табыныла.[2]

Һинд дине риваятьләрендә, Вишну карасу зәңгәр тәнле һәм дүрт куллы итеп сурәтләнә. Ул аскы сул кулында Падма (символ)ны (лотос чәчәге)н тота, аскы уң кулында, Каумодаки Гада (чукмарын) тота, өске сул кулында Панчаджанья шанкха (кабырчыгын) һәм өске уң кулында Сударшана (дискын) тоткан итеп сурәтләнә. Вишнуның җәясе Шаранга буларак мәгълүм, ә кылычы Нандака буларак мәгълүм. Вишнуның традицион сурәтләнүе хатыны Лакшми белән Шеша еланының боҗраларында ял иткән итеп һәм ул "Галәмне чынлыкка ашсын итеп күз алдына китерә".[5]

Этимология

үзгәртү
 
Көнбатыш Мебоннан, Ангкордан (Камбоджа) ял итүче Вишну. Бронзадан ясалган 11-енче гасыр поты Камбоджаның Милли Музеенда күргәзмәдә.

Яска, безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллык уртасы Веданга галиме, үзенең Нируктасында (этимологик интерпретациясендә), Вишнуны viṣṇur viṣvater vā vyaśnoter vā буларак билгели, моның мәгънәсе "бөтен җиргә керүче берәү". Ул шулай ук, atha yad viṣito bhavati tad viṣnurbhavati, дип яза "богаулардан азат итүче ул Вишну".[6]

Урта гасыр Һинд галиме Медхатитхи фараз иткәнчә Вишну сүзенең этимологик тамырлары санскр. (IAST) viś, моның мәгънәсе үтеп керергә, шулай итеп Вишну "бөтен нәрсә булган һәм бөтен нәрсәнең эчендә булган берәү" дигәнне аңлата.[7]

Вишну сүзенең мәгънәсе "бөтен нәрсәгә үтеп керә торган".[8][9]

 
Дүрт куллы Вишну, Пандья Династиясе, безнең эраның 8-енче - 9-ынчы гасырлары.

Альварлар һәм Вишнуның шигъри образы

үзгәртү
 
Тондарадипподи альварының поты

Вишнуга киң рәвештә табыну безнең эраның беренче меңьеллыктан башланган. Ул Бхакти хәрәкәтенә нигез салган, ул Һиндстанда XII гасырдан бирле колач алган һәм Вишну Ходаена табынуның нигезе булып киткән. Вишнуга мәхәббәт әгәр дә аңа бөтен җаны белән чумганнар тарафыннан барлыкка китерелгән матур һәм илһамландыручы образлар булмаса мөмкин булмас иде. Ходайга чумганнарны Альварлар дип атаганнар, болар Вишнуга шигырьләрен һәм гимннарын багышлаучы шагыйрьләр булган. Киң мәгълүм альварларның күпчелеге безнең эраның VI гасырдан X гасырга кадәр Көньяк Һиндстанда яшәгәннәр. Алар Вишну белән бәйле изге урыннарда я яшәгәннәр, я шунда сәяхәт иткәннәр. Альварларның хисләренә һәм тәэсирләренә күрә Вишнуның теге яки бу образына багышланган шигырьләр туган.

Мисал өчен, Шрирангамга килгәч, яшь Тондарадипподи Ходайның матурлыгы белән шулкадәр сокланган булган ки, ул аңа тормышын багышлап көн саен аның өчен чәчәк бәйләмнәрен ясаган. Гыйбадәтханә тирәли Тондарадипподи Туласи бакчасын үстергән, һәм шунда ул кечкенә алачыкта яши башлаган. Тондарадипподи Вишну матурлыгына дан җырлаган (ссылка для прослушивания)[10]:

Формасы чәчәк атучы яшел тауга охшаган, кемнең иреннәре кызыл мәрҗәннәр кебек булган һәм күзләре лотос кебек булган... Ачьюта, илаһи Ачьюта, Ядавларның энҗесе... Аңа охшаган бөтен Индралокада бар микән ... Иң олы патшалыкның иң бөек хөкемдары булган ... Сиңа охшаган беркем дә юк, көчлерәк булган... Лотос табаннарынңны ач... Йә Ходай, йә барысының да иң Олы образы...
«Pachai Ma Malai Pol Meni» җыры («Naalayira Divya Prabhandham» җыентыгы)

Альварларның Вишнуга мәхәббәтенә күрә изге урыннарны хөрмәт итү туды һәм колач алды, мәсьәлән, Шрирангамда Ранганатха Гыйбадәтханәсе кебек, анда Ранганатха урнашкан, яки Венкатешвараобразы белән Тирумала Венкатешвара Гыйбадәтханәсе. Җыентыкларга җыелган шигырьләр, гыйбадәтханәләрдә һәм өйдә хезмәт итү вакытында Вишну хөрмәтенә ритуаль җырлар составына кергән.[11].

Текстлар

үзгәртү

Вишну Ведик Ходай, әмма Индра, Агни һәм башкалар кебек популярлык казанмаган.[12] Безнең эрага кадәр 2-енче меңьеллык тексты Ригведаның 1028 гимнының бары тик 5-се Вишнуга багышланган, һәм ул башка гимннарда бераз гына искә алына.[7] Вишну Веданың Брахмана катламында искә алына, шулай итеп аның профиле бөтен Һиндстан тарихы буенча Джан Гонда раслаганча үсә, Вишну иң югары дәрәҗә Илаһы булып китә, ул иң Олы Җан Иясе эквиваленты була.[12][13]
Гәрчә Ведаларда аз искә алынса да, аның Риг Ведаларда төрле гимннарда әһәмиятле хасиятләре бар, мәсьәлән 1.154.5, 1.56.3 һәм 10.15.3-тә.[12] Бу гимннарда, Ведик риваятьләр раслаганча, Вишну киткән Атман җаннар сыенган урында яши, шуңа күрә бу раслама Һинд дине сотериологиясендә (коткарылу доктринасында) арта баручы йогынтыга һәм популярлыкка ия була башлаган.[12][14] Ул шулай ук Ведик әдәбиятта җирне һәм күкне тәэмин итүче буларак тасвирлана.[7] Ведик гимннарда Вишну башка Илаһлар белән бергә чакырыла, бигрәк тә Индра, уңа ул явызлыкның символын Вритраны үтерергә ярдәм итә.[7][15] Ведада аның аерыла торган хасияте булып аның яктылык белән бәйләнеше тора. 7 Мандалада ике Ригведик гимн Вишнуга карый. Ргведаның 7.99 секциясендә, Вишнуга җирне һәм күкне аера торган Ходайга кебек мөрәҗәгать итәләр, бу хасият Индра белән уртак. Ведик текстларда, Вишну дип аталган Илаһ яки Ходай ул Сурья яки Савитр (Кояш Ходае), аның шулай ук Сурьянараяна исеме бар. Шуңа өстәп, бу Сурьяга сылтама Вишну Ходаеның Митра һәм Агни белән уртак хасияте булып тора, ә башка гимннарда алар шулай ук "кешеләрне бергә китерә" һәм барлык тере кешеләрне торырга мәҗбур итә һәм көн саен вазифаларын үтәргә өнди.[16] Ригведаның 7.99 гимнында, Индра-Вишну эквивалент һәм Кояшны барлыкка китерәләр, һәм шигырьләрдә әйтелгәнчә, бу Кояш барлык нәрсә өчен энергия һәм яктылык чыганагы.[16] Ригведаның башка гимннарында, Вишну Индраның якын дусты булып тора.[17] Ригведаның башка урыннарында, Атхарваведа һәм Упанишада текстларында, Вишну Праджапатига эквивалент, икесе дә яклаучы һәм карынны әзерләүче дип тасвирланган, һәм Клаус Клостермайер буенча, бу пост-Ведик вакыт Ведик Праджапатиның барлык хасиятләренең Вишну аватарларына кушылуының сәбәбе булырга мөмкин булган.[7] Яджурведа, Таиттирийя Араньяка (10.13.1), Нараяна суктада, Нараяна иң олы җан иясе дип искә алына. Нараяна Суктамның беренче шигыре парамам падам сүзләрен искә ала, турыдан-туры аның мәгънәсе иң югары торыш һәм ул барлык җаннар өчен иң олы сыену урыны буларак аңлашыла. Ул шулай ук Парам Дһама, Парамападам яки Вайкунтха буларак мәгълүм. Риг Веда 1.22.20 -дә шулай ук шул ук paramam padam искә алына.[18]

Атхарваведада, Җир Алиһәне Галәм Океаны тирәнлегеннән күтәрә торган кабан дуңгызы риваяте пәйда була, әмма Вишну яки альтернатив аватар исемнәре юк. Пост-Ведик риваятьләрдә, бу риваять Вараха дип аталган космогоник миф өчен нигез булып китә, Вараха Вишну аватары булып тора.[15]

Идеологик аермалар: Шива һәм Вишну

үзгәртү
 
Шива Вишнуга чакраны бирә, 1820-енче еллар, Британия музее тупланмасыннан Һинд миниатюрасы.
 
Виктория һәм Альберта Музее тупланмасыннан 1825 ел Харихара сурәте.

Һинд динендә Вишнуитлар да, Шиваитлар да үз табыну объектын Иң Олы Ходай итеп күрсәтәләр. Ведик чорда Вишну да, Шива да (аны Ведаларда Рудра дип атыйлар) икенчел рольләр уйнаганнар. Брахманнар (китаплар) (безнең эрага кадәр 1000—700 еллар) була башлагач, аларның роле үсә башлаган. Шиваизмда Вишну Шиваның ут баганасыннан туган, ә шул ук вакытта Вишнуизмда Шива Галәмне Вишну ихтияры буенча җимерә.
Ике культның көндәшлеге образларда һәм тормыш фәлсәфәсендә идеологик аермаларны чагылдыра. Вишну дөньяви тормыш белән тәңгәл китерелә: Кришна-көтүче хайван тоту белән бәйле, ә аның абыйсы, Баларама, авыл хуҗалыгы белән мәшгуль. Как Рама кебек үк, ул тәкъвалыкны яклый, бу иҗтимагый (дөньяви) хаклыкны күздә тота. Җиргә куркынычылык янаган саен, сыер формасын алган Бху-деви, Вишнуга яклау өчен мөрәҗәгать итә. Шива тауларда һәм мәгарәләрдә яшәүче һәм кремацияләрдә булучы дәрвиш итеп күрсәтелә. Аның тәненә көл сибелгән, ул хайван тиреләрен кия һәм чит күзләрдән кача. Киресенчә, Вишну Сөт океаны, Эретеп янә туңдырылган май, елгалар, кырлар һәм басулар белән ассоциацияләнә. Ул ефәк киемнәр һәм алтын бизәнеш әйберләрен кия. Шива кайнатылмаган сөт ярата, Вишну — ясау өчен тырышлык таләп иткән эретеп янә туңдырылган майны ярата. Тасвирланган аермалар Шива һәм Вишнуның фәлсәфәсен аңлаталар. Шива барырга рөхсәт итәргә һәм кабул итәргә ярата, ә Вишну тормышны яхшыртучыларга алкышлар бирә. Шива Нанди (үгезе) белән бәйле, шул ук вакытта Вишну сөт бирүче сыер белән бәйле темаларда күрсәтелә. Аскеза һәм дөньяви уңайлыклардан арыну, бәйле булмау Шива образы белән культивацияләнә. Вишну муллылыкка, уңышка, тормыштан рәхәткә алкышлар бирә.[19].

Шулай да синкретик тенденцияләр ике Ходай нисбәтләрендә дә чагыла. Мәсьәлән, Харихара Илаһы бер үк вакытта Вишну (Хари) һәм Шива (Хара)ның берләштерелгән формасы булып тора. [20]. Шива һәм Мохини (Вишнуның хатын-кыз испостасеннан) Айяппа туган.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Orlando O. Espín; James B. Nickoloff (2007). An Introductory Dictionary of Theology and Religious Studies. Liturgical Press. p. 539. ISBN 978-0-8146-5856-7. https://books.google.com/books?id=k85JKr1OXcQC&pg=PA539. 
  2. 2,0 2,1 Gavin Flood, An Introduction to Hinduism (1996), p. 17.
  3. David White (2006), Kiss of the Yogini, University of Chicago Press, ISBN 978-0226894843, pages 4, 29
  4. Zimmer, Heinrich Robert (1972). Myths and Symbols in Indian Art and Civilization. Princeton University Press. p. 124. ISBN 978-0-691-01778-5. https://books.google.com/books/about/Myths_and_Symbols_in_Indian_Art_and_Civi.html?id=PTfNMQP81nAC. 
  5. Fred S. Kleiner (2007). Gardner's Art through the Ages: Non-Western Perspectives. Cengage Learning. p. 22. ISBN 978-0495573678. https://books.google.com/?id=TlVeuxIgjwQC&pg=PA22&dq=vishnu+ananta#v=onepage&q=vishnu%20ananta&f=false. 
  6. Adluri, Vishwa (February 2012). «From Poetic Immortality to Salvation: Ruru and Orpheus in Indic and Greek Myth». History of Religions 51 (3): 245–246. DOI:10.1086/662191.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 Klaus K. Klostermaier (2000). Hinduism: A Short History. Oneworld. pp. 83–84. ISBN 978-1-85168-213-3. https://books.google.com/books?id=l3LXAAAAMAAJ. 
  8. Swami Chinmayananda's translation of Vishnu sahasranama pgs. 16–17, Central Chinmaya Mission Trust.
  9. Harold Coward; Daniel C. Maguire (2000). Visions of a New Earth: Religious Perspectives on Population, Consumption, and Ecology. State University of New York Press. p. 113. ISBN 978-0-7914-4458-0. https://books.google.com/books?id=gkIwI84XajEC&pg=PA113. 
  10. Thondaradippodi Alvar. Pachai Ma Malai Pol Meni (Tamil Devotional Song). Sivaji Ganesan.
  11. Дубянский, 1996
  12. 12,0 12,1 12,2 12,3 Jan Gonda (1969). Aspects of Early Viṣṇuism. Motilal Banarsidass. pp. 1–2. ISBN 978-81-208-1087-7. https://books.google.com/books?id=b8urRsuUJ9oC. 
  13. Arthur Anthony Macdonell (1898). Vedic Mythology. Motilal Banarsidass (1996 Reprint). pp. 167–169. ISBN 978-81-208-1113-3. https://books.google.com/books?id=b7Meabtj8mcC. 
  14. Arthur Anthony Macdonell (1898). Vedic Mythology. Motilal Banarsidass (1996 Reprint). pp. 9–11, 167–169. ISBN 978-81-208-1113-3. https://books.google.com/books?id=b7Meabtj8mcC. 
  15. 15,0 15,1 Arthur Anthony Macdonell (1898). Vedic Mythology. Motilal Banarsidass (1996 Reprint). pp. 18–19. ISBN 978-81-208-1113-3. https://books.google.com/books?id=b7Meabtj8mcC. 
  16. 16,0 16,1 Arthur Anthony Macdonell (1898). Vedic Mythology. Motilal Banarsidass (1996 Reprint). pp. 29–32. ISBN 978-81-208-1113-3. https://books.google.com/books?id=b7Meabtj8mcC. 
  17. Nilakanta Sastri, K.A. (1980). Advanced History of India, Allied Publishers, New Delhi.
  18. Renate Söhnen-Thieme, Renate Söhnen, Peter Schreiner (1989). Brahmapurāṇa. Otto Harrassowitz Verlag. p. 106. ISBN 9783447029605. https://books.google.com/books?id=J2c6-tAt4vwC. 
  19. Pattanaik D. {{{башлык}}} // The Economic Times.
  20. Klostermaier, 2003, 3, 74 бит.