Нанди (Санскрит телендә - नन्दि, Тамил телендә - நந்தி, Каннада телендә - ನಂದಿ, Телугу телендә - న౦ది, Орисса телендә - ନନ୍ଦି) ул Ходай Шиваның сыену урыны Кайласаның саклаучы Ходайның исеме. Ул гадәттә үгез итеп сурәтләнә һәм Шива Ходае аңа атланып йөри. Шайвизм сиддханта традициясе буенча ул Нандинатха Сампрадайяның сигез өйрәнчегенең - Дүрт Кумараның, Санаткумараның, Тирумуларның, Вьягрападаның, Патанджалиның һәм Шивайога Муниның төп гурусы буларак таныла, алар Шайвизм зирәклеген сигез тарафка таратыр өчен җибәрелгән булган.[1]

Нанди
Сурәт
Илаһ карый Шиваизм
Хайваннар токымы үгез[d]
 Нанди Викиҗыентыкта
Тханджавур зур гыйбадәтханәсендә бизәлгән Нандхи

Этимологиясе үзгәртү

Нанди сүзе Тамил тамыр сүзе Нандху (Тамилча - நந்து) килеп чыккан, ул үсәргә, чәчәк атарга яки пәйда булырга дигәнне аңлата, бу үсүче чәчәк атучы үгезләрне һәм шулай ук илаһи үгез Нандины атау өчен кулланган.[2][3] Нанди Санскрит сүзенең (Санскрит телендә - नन्दि) мәгънәсе "бәхетле", "шатлык" һәм "канәгатьлек"; шулай ук Ходай Шиваның илаһи сакчысы - Нандиның хасияте буларак әйтелә.[4] Барлык диярлек Шива гыйбадәтханәләрендә утыручы Нандиның таш потлары бар, гадәттә алар төп изге урынга караган була. Күптән түгел документларда язылганча Нанди исеменең үгезгә карата куллануы (Санскрит телендә:Vṛṣabha) фактик рәвештә төрле Шайвизм эчендәге җирле ышануларның күптән түгел булмаган синкретизмы үсеше.[5] Санскрит, Тамил һәм башка Һиндстан телләрендә иң элеккеге Шайвит текстларында Нанди исеме Кайлашаның антропоморфик капка сакчылары (дварапалалар) урынына, ә атлана торган хайван урынына түгел кулланган. Шайва Сиддханта текстлары Нандины "Вршабха"дан ачык аералар. Алар буенча, Парвати, Чандеша, Махакала, Вршабха, Нанди, Ганеша, Бхринги һәм Муруган Шиваның сигез Ганешварасы (коммандирлары).[6]

Тарих һәм риваятьләр үзгәртү

 
Һинд Үзәне Цивилизациясеннән үгез мөһере.

Шивага һәм Нандига табыну тарихын хәтта Һинд Үзәне Цивилизациясенә кадәр күрергә була. Мәшһүр "Пашупати мөһере" Шива буларак идентификацияләнгән утыручы фигураны сурәтли һәм Мохенджо Даро һәм Хараппада шуның кадәр күп үгез мөһерләре табылган ки, тикшеренүче галимнәр Үгез - кум - Нандиның табынуы моннан чыгарга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгәннәр.[7]

Нанди Шилада хәкименең улы буларак тасвирлана. Шилада бүләк алу өчен Шива Ходае өчен кырыс аскеза үткәргән - һәм баласы үлемсез булган - улы Нанди булган. Нанди Шилада үткәргән Яджнадан туган дип әйтелә һәм туганда ул бриллиантлардан торган көбәдә киенгән булган.[8] Нанди Ходай Шиваның дәртле тугърысы буларак үсте һәм ул Шиваның капка сакчысы һәм атланган хайваны булу өчен хәзерге Мадхья Прадешта Барги, Джабалпурда, Нандикешвар Гыйбадәтханәсе - Нармада Елгасы буендагы Трипур янында Кшетра тиртхасында аскеза үтәгән.

 
Майсорда Нандиның 17-енче гасыр сыны.

Нанди илаһи белемне Алиһә Парватидан өйрәнгән Ходай Шиваның агамик һәм тантрик зирәклектән алган. Ул Нандинатха Сампрадайяның бабалары буларак идентификацияләнгән аның сигез өйрәнчегенә - Дүрт Кумарага, Санаткумарага, Тирумуларга, Вьягрападага, Патанджалига һәм Шивайога Мунига илаһи белемне укыта алган. Бу сигез өйрәнчек Нандинатха тарафыннан дөньяның сигез юнәлешенә ул өйрәткән зирәклекне таратыр өчен җибәрелгән булган.[1]

Нанди турында күп башка пурана хикәяләре бар. Берсендә аның Рамаянаның антикаһарманы Равана белән конфликты тасвирлана. Нанди Равананы (Ланканың шәйтан патшасын) аның патшалыгы Ванара тарафыннан яндыралачак дип каргаган. Соңрак Равана тарафыннан Ашок Ватикада тоткын итеп тотылган Ситаны эзләүче Хануман Ланканы яндырган.[9]

Тамил Тхирувилайядал Пуранамда Нанди кит буларак инкарнация алган башка хикәя искә алына.[10] Анда әйтелгәнчә Шива аңа Ведаларның мәгънәсен аңлатканда Парвати концентрациясен югалткан. Парвати гөнаһын ярлыкау өчен соңрак балык тотучы хатын буларак инкарнация алган. Үзенең остазын һәм яраткан хатынын берләштерер өчен Нанди кит формасын ала да кешеләрне борчый башлый. Балыкчы хатыны Парватиның әтисе китны үтергән теләсә нинди кеше аның кызының ире була ала дип әйткән. Соңрак Ходай Шива балыкчы формасын алып, китны үтерә һәм Парвати үзенең элеккеге формасына кайта.

Иконография һәм символизм үзгәртү

 
Гангаиконда Чолапурамда Нанди.

Агамалар аны зоо-антропоморфик формада үгез башлы һәм дүрт куллы итеп, антилопа, балта, чукмар һәм абхаямудра белән тасвирлыйлар. Аңа атланган формада, Нанди бөтен дөнья буенча барлык Шива гыйбадәтханәләрендә утыручы үгез буларак тасвирланган. Бу Нанди формасы хәтта Камбоджаны кертеп Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә табылган булган.[11]

Үгезнең ак төсе сафлыкның һәм гаделлекнең символы булып тора. Символик рәвештә, Шива гыйбадәтханәләрендә изге урынга таба утырган Нанди шәхси дживаны (җанны) һәм джива гел Парамешварада концентрацияләнгән булырга тиеш дигән юлламаны чагылдыра. Йогик перспективадан, Нанди Ходай Шивага, Абсолютка тугъры акыл. Башка сүзләр белән әйткәндә, Яктылыкны аңлау һәм үзеңә иңдерү өчен "зирәклекнең тәҗрибәсе" - Нанди, ул үзең эчендәге гуру.[12]

Нанди Байрагы үзгәртү

 
Бөтен дөнья буенча Һинду Шайвитларның рәсми флагы - Нанди Байрагы.[13][14]

Нанди Байрагы яки Вршабха Байрагы - утыручы үгез белән байрак Шайвизм флагы буларак таныла, бигрәк тә бөтен дөнья буенча Тамил җәмәгате арасында. Нанди тарихи Тамил монархларның эмблемасы булган, мәсәлән, Паллава династиясенең һәм Джаффна Патшалыгының.[15] Шайвитларны аларның Нанди флаглары турында мәгълүм итү өчен Тамил диаспорасы һәм Тамил Наду, Шри Ланка Тамилкешеләре арасында берничә кампания үткәрелде.[16]

Хәзерге вакытта кулланылган Нанди байрагы 1990-ынчы елларда Шри Ланканың Шайвит шәхесе Мистер С.Данапала соравы һәм идарәсе астында Тамил Наду, Мадурайдан Мистер Равиндра Шастри тарафыннан ясалган булган. Беренче Нанди байрагы Шри Ланкада, Ратмаланада Коломбо Хинду Колледжында эленгән булган.[17][18] Киләсе елларда Цюрихта 2008 елда үткәрелгән Дүртенче халыкара Шайва Сиддханта Конференциясендә ул рәсми Шайвит флаг буларак кабул ителгән.[14] Хәзерге вакытта Тамил Шайвитлары, бигрәк тә Шри Ланка, Канада, Австралия, Берләшкән Корольлектә, Көньяк Африка Җөмһүриятендә һәм Швейцариядә Нанди байрагын үзләренең барлык дини һәм мәдәни фестивальләрендә элеп куялар.[14][17][18] Nandi flag is declared as the official Hindu flag of Sri Lanka.[19][20]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы слытамалар үзгәртү

  • Dictionary of Hindu Lore and Legend 2004 (ISBN|0-500-51088-1) by Anna Dallapiccola
  1. 1,0 1,1 Satguru Sivaya Subramuniyaswami (2003) "Dancing with Siva: Hinduism's Contemporary Catechism" Himalayan Academy Publications [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9780945497899]]. 
  2. Tamil Etymological Dictionary Vol.5, Part I. Directorate of Tamil Etymological Dictionary, Government of Tamil Nadu, India. 2005. pp. 153–156. http://www.tamilvu.org/library/dicIndex.htm. 
  3. (2007) «Nandi». International Journal of Dravidian Linguistics: IJDL 36.
  4. Monier Williams' Sanskrit-English Dictionary. 5 March 2017 тикшерелгән.
  5. Gouriswar Bhattacharya, (1977), "Nandin and Vṛṣabha", Zeitschrift der Deutschen Morgenländischen Gesellschaft, Supplement III,2, XIX. Deutscher Orientalistentag, pp. 1543-1567.
  6. Sabaratnam Sivacharyar, Dr.S.P.. Shrimat Kamigagamah Purva Pada (Part One). USA: The Himalayan Academy, Kauai Adheenam. pp. 4:471-500. http://www.himalayanacademy.com/view/kamika-agama-purva-pada-part-1. 
  7. R. C. Dogra, Urmila Dogra (2004). Let's Know Hinduism: The Oldest Religion of Infinite Adaptability and Diversity.. Star Publications. ISBN 9788176500562. https://books.google.lk/books?isbn=8176500569. 
  8. Chidatman (Swami.) (2009). The sacred scriptures of India, Volume 6. Anmol Publications. pp. 79. ISBN 9788126136308. https://books.google.lk/books?id=x_1OAQAAIAAJ. 
  9. Jayantika Kala. Epic Scenes in Indian Plastic Art. Abhinav Publications. pp. 37. ISBN 9788170172284. https://books.google.lk/books?isbn=8170172284. 
  10. Indian Association for English Studies. The Indian Journal of English Studies, Volume 34. Orient Longmans. pp. 92. https://books.google.lk/books?id=Ge5ZAAAAMAAJ. 
  11. Shiva and Uma on the Bull Nandi. The Walters Art Museum.
  12. Vanamali - (2013). Shiva: Stories and Teachings from the Shiva Mahapurana. ISBN 1620552493. https://books.google.lk/books?isbn=1620552493. 
  13. DBS.Jeyaraj (2013). Reviving Practice of Hoisting ‘Nandi’ (Crouched Bull) Flag As Hindu Festivals and Functions,. http://dbsjeyaraj.com/dbsj/archives/17929. 
  14. 14,0 14,1 14,2 Kalabooshanam Chelvathamby Manickavasagar (2008). Fourth International Saiva Siddhantha Conference and the Glory of Nanthy Flag. The Island. әлеге чыганактан 2019-05-05 архивланды. 5 March 2017 тикшерелгән.
  15. Rasanayagam, Mudaliyar (1926). Ancient Jaffna, being a research into the History of Jaffna from very early times to the Portuguese Period. Everymans Publishers Ltd, Madras (Reprint by New Delhi, AES in 2003). பக். 390. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-206-0210-2]].
  16. Hiduism Today, (2008),Hindu Campaigns for Restoration of Nandi Flag Tradition. әлеге чыганактан 2020-07-04 архивланды. 5 March 2017 тикшерелгән.
  17. 17,0 17,1 Taṉapālā, kalāniti., Ciṉṉatturai., (2013), "Nantikkoṭi ēṟṟīr! Koṭikkavi pāṭīr!", Omlanka Publication. 
  18. 18,0 18,1 Ciṉṉatturai taṉapālā, (2008), "nantikkoṭiyiṉ mukkiyattuvamum perumaikaḷum", Manimekalai Publication.. 
  19. Nanthi Flag to Maithripala Sirisena. әлеге чыганактан 2017-03-06 архивланды. 5 March 2017 тикшерелгән.
  20. Minister Swaminathan urged to Provide Nanthi Flags to Temples, Societies. әлеге чыганактан 2018-02-15 архивланды. 5 March 2017 тикшерелгән.