Яджна яки Ягья (Санскрит телендә:यज्ञ) (IAST: yajñá) турыдан-туры мәгънәдә "корбан, тугърылык, табыну, тәкъдим итү", Һинд динендә изге учак алдында еш мантралар белән башкарыла торган теләсә-нинди ритуалга карый. Яджна Брахманалар дип аталган Ведик әдәбият катламында тасвирланган Ведик традицияләрдә тасвирлана. Традиция изге ут (Агни) булуында изге учакка тәкъдим итүләрдән һәм коюлардан үсеп чыккан. Яджна ритуалларына караган текстлар Ведик әдәбиятның Карма-канда (ритуаль эшләр) өлешенә карый, бу Ведик Упанишадаларда булган Джнана-канда (белем) өлешеннән аермалы буларак. Яджнага охшаш ритуалларының тулы тәмамлануы Һинд дине фәлсәфәсенең Миманса мәктәбенең игътибар үзәгендә булган. Яджна өйләнү кебек Һинд дине үтү ритуалларында үзәк рольне уйнавын дәвам иткән. Хәзерге төп Һинд дине гыйбадәтханә церемонияләргә, Һинду җәмәгать бәйрәм итүләренә яки монахлык инициацияләренә шулай ук Ведик Яджна ритуаллары керә ала яки альтернатив рәвештә Агама ритуалларына нигезләнгән булырга мөмкин.

Яджна башкарыла.

Этимологиясе үзгәртү

Яджна (Санскрит телендә:यज्ञ; yajña) сүзенең тамыры Санскрит yaj тамырыннан барлыкка килгән, аның мәгънәсе "табынырга, сокланырга, ихтирам итәргә" һәм безнең эрага кадәр 2-нче меңьеллыкта инша ителгән иртә Ведик әдәбиятта пәйда була.[1][2] Ригведада, Яджурведада (ул үзе бу тамырның чыгарылмасы булып тора) һәм башкаларда аның мәгънәсе "табыну, берәр нәрсәгә табыну, дога һәм олылау, табыну яки тугърылык акты, тәкъдим итү яки формасы һәм корбан".[1] Пост-Ведик әдәбиятта төшенчә теләсә-нинди ритуал формасы, церемония яки тугърылык яки символик тәкъдим итү яки башкарып карау мәгънәсендә булган.[1] Яджнага ут белән яки изге утсыз кайвакыт бәйрәмнәр һәм җәмәгат чаралары белән төп церемониаль тугърылыклар кергән. Нигал раславынча аның Илаһларның өчле мәгънәсе бар (дэвапуджана), берлек (сангатикарана) һәм иганә (дана).[3] Санскрит сүзе Зәрдөштлекнең Авеста теле төшенчәсе яснага карый. Ведик яджнадан аермалы буларак, шулай да, Ясна махсус дини хезмәт, ә ритуаллар сыйныфы түгел һәм алар "күбрәк су белән, ә ут белән аралашуга карый".[4][5] Алга таба Санскрит теле Борынгы Грек ἅζομαι (házomai)га карый, "ихтирам итәргә", ул Прото-Һинд-Европа тамыры *Hyeh₂ǵ-дан ("табынырга") алынган.

Тарихы үзгәртү

Яджна Ведик чордан бирле шәхси яки иҗтимагый ритуалның өлеше булган. Ритуаль учак – ут Илаһы һәм Илаһларның юллама тапшыручысы илаһи Агни – Яджнада булганда, мантралар җырланган булган. Утка гимннар һәм җырлар җырланган булган һәм тәкъдим итүләр Ведик Илаһларга карата кунакчыллык формасы булган. Тәкъдим итүләрне Илаһларга Агни алып барган, Илаһлар үз чиратында алкышлар биргәннәр һәм шулай итеп ритуал Илаһлар һәм кешеләр арасында рухи алмашу формасы буларак хезмәт иткән.

Каһиннәр үзгәртү

Ведик (Шраута) яджналары типик рәвештә Ведик каһинлекнең дүрт каһине тарафыннан башкарыла: хота, адһварью, удгата һәм Браһма.[6] Каһиннәр белән ассоциацияләнгән функцияләр түбәндәгеләр булган:[7]

  • Хота Ригведадан алынган чакыруларны һәм литанияларны укый. Ул өч Риг шигырьне куллана кереш шигырьне, алып бару шигырен һәм өченчесе буларак алкышлауны.[8]
  • Адһварью каһиннең киңәшчесе булып тора һәм ритуалның физик детальләре өчен җаваплы, мәсәлән, җирне үлчәү һәм Яджурведа аңлатканча алтарь кору. Адһварью тәкъдим итүләрне эшли.[8]
  • Удгата Самаведадан алынган мелодияләргә һәм музыкага (sāman) салынган гимннар җырлаучысы. Удгатар, хота кебек үк кереш, алып бару һәм алкышлау гимннарын җырлый.[8]
  • Браһма бөтен башкарану карап тора һәм Атһарва Ведадан алынган өстәмә шигырьләр ярдәмендә хаталарны төзәтү өчен җаваплы.

Тәкъдимнәр һәм стиль үзгәртү

Тәкъдим итү мәйданчыгы үзәгендә гадәттә бер яки өч ут булган. Утка тәкъдим итүләр эшләнә. Яджнада тәкъдим итүләр арасында гһи, сөт, бөртекләр, бәлешләр һәм сома эчемлеге.[9] Яджнаның озынлыгы тибына карап аерылып тора, кайберәүләре берничә минут кына дәвам итә, башкалары сәгатьләр буена, көннәр буена һәм хәттә айлар буена дәвам итә. Кайбер яджналар шәхси рәвештә башкарыла иде, шул ук вакытта башкалар җәмәгать чаралары булган.[9][10] Башка очракларда, яджналар символик булган, мәсәлән 3.1.6 Бриһадараньяка Упанишадасында кебек, анда "Акыл корбанның брамины" һәм корбанның максаты тулаем ирек һәм азат ителү (мокша).[8] Бирелгән алкышлар арасында озын тормыш, дусларга ирешү, сәламәтлек һәм күк, күбрәк муллык, күбрәк уңышлар.

Биш бөек Ведик корбан (Маһасаттра)
Корбан атамасы Нәрсә корбан ителә? Кемгә? Ешлык
Бһута-яджна Бәлешләр Тере мәхлукатларга (хайваннарга, кошларга, һ.б.) корбан Көн саен [11]
Манушья-яджна Иганә һәм су (хезмәт, иганә) Шәриктәш кеше мәхлукатларына корбан Көн саен [11]
Питр-яджна Коюлар һәм су Әтиләргә корбан Көн саен [11]
Дева-яджна Утын Илаһларга корбан Көн саен [11]
Брахма-яджна Сүзләр, Веда уку Брахманга (ахыр чик чынлыкка) корбан Мөмкин булганда [11]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Monier Monier-Williams, Sanskrit English Dictionary, Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8120831056]] (Reprinted in 2011), pages 839-840
  2. Jack Sikora (2002), Religions of India, iUniverse, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0595247127]], page 86
  3. Nigal, p. 81.
  4. Drower, 1944:78
  5. Boyce, 1975:147-191
  6. Mahendra Kulasrestha (2007), The Golden Book of Upanishads, Lotus, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8183820127]], page 21
  7. Nigal, p. 79.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Robert Hume, Brihadaranyaka Upanishad 3.1, Oxford University Press, pages 107- 109
  9. 9,0 9,1 Ralph Griffith, The texts of the white Yajurveda EJ Lazarus, page i-xvi, 87-171, 205-234
  10. Frits Staal (2009), Discovering the Vedas: Origins, Mantras, Rituals, Insights, Penguin, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0143099864]], page 124
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 Klaus K. Klostermaier (2007). A Survey of Hinduism: Third Edition. State University of New York Press. pp. 125–127. ISBN 978-0-7914-7082-4. https://books.google.com/books?id=E_6-JbUiHB4C.