Урманда качкан вакытта хатыны Сита белән Рама һәм аның бертуганы Лакшмана, якынча 1780 ел. Рамаянада 24000 шигырь, авторы Вальмики.

Рамаяна (|r|ɑː|ˈ|m|ɑː|j|ə|n|ə);[1] Санскрит телендә: रामायणम्, Rāmāyaṇam ɽaːˈmaːjɐɳɐm|) ул Борынгы Һиндстанның ике төп Санскрит эпосларының берсе, икенчесе "Махабхарата". "Махабхарата" белән бергә ул Һинду Итиһасасын формалаштыра.
Традицион рәвештә Маһарши Вальмикига карый дип әйтелгән эпос, риваять Косала Патшалыгы шаһзадәсе Раманың тормышын сөйли. Ул урманда ундүрт ел качак булып тора. Аның хатыны Сита белән һәм бертуганы Лакшмана белән Һиндстан буенча сәяхәт итүе, Раманың хатынын Ланка патшасы шәйтан Равана урлавы, һәм эпосның кульминациясендә Раманың соңыннан Айодхьяга кайтып патша буларак таҗ киюе сурәтләнә.
Эпосның тарихи үсешен һәм композицион катламнарын берничә мәртәбә чишеп караганнар; берничә соңгы вакыттагы галимнәр фаразынча текстның иң иртә этапы безнең эрага кадәр 7-енче гасырдан 4-енче гасырга карый, һәм соң катламнары безнең эраның 3-енче гасырына карый.[2]
"Рамаяна" дөнья әдәбиятында иң зур борынгы эпосларның берсе булып тора. Ул якынча 24000 шигырьдән тора (күбесенчә Шлока/Анустубһ үлчәмендә җыелган), җиде Кһандага (ади канда, айодхья канда, аранья канда, кишкидһья канда, сундара канда, ланка канда һәм уттара канда) һәм якынча 500 саргага (бүлеккә) бүленгән. Һинду традициясе буенча ул "ади-кавья" (беренче шигырь) дип санала. Ул мөнәсәбәтләрнең вазифаларын сурәтли, идеаль ата, идеаль хезмәтче, идеаль бертуган, идеаль ир һәм идеаль патшаны сурәтли. "Рамаяна" соңрак Санскрит шигъриятенә һәм Һинду тормышына һәм мәдәниятенә әһәмиятле йогынты ясаган. "Махабхарата" кебек "Рамаяна" борынгы Һинду олы фикер ияләренең тәгълиматын сөйләү аллегорияләре буларак тәкъдим итә һәм фәлсәфи һәм әхлакый элементлар аралаштырыла. Рама, Сита, Лакшмана, Бхарата, Хануман һәм Равана Көньяк Азиянең Һиндстан, Непал, Шри Ланка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең Таиланд, Камбоджа, Малайзия һәм Индонезия илләре мәдәни аңы өчен фундаменталь булып тора.
Һиндстан телләрендә Рамаянаның төрле юрамалары бар, шулай ук Буддачылык, Сикхчылык һәм Җәйничелек адаптацияләре бар. Шулай ук хикәянең Камбоджа, Индонезия, Филиппин, Таиланд, Лаос, Мьянма һәм Малайзия юрамалары бар.

ЭтимологияҮзгәртү

Рамаяна сүзенең мәгънәсе "Рама" + "Ааяна" , биредә Рама Ходай яки Илаһ исеме һәм Ааянаның мәгънәсе Юл яки Ысул. Исемнең турыдан-туры мәгънәсе "Раманың сәяхәте" яки "Рама карьерасы" яки башка сүзләр белән Ходай Раманың хәзер Һиндстан буларак мәгълүм булган Бхаратада Трета Юга вакытында җирдә кеше тормышы циклы вакытында сайлаган юлы.[3]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. "Ramayana". Random House Webster's Unabridged Dictionary.
  2. J. L. Brockington (1998). The Sanskrit Epics. BRILL. pp. 379–. ISBN 90-04-10260-4. https://books.google.com/books?id=HR-_LK5kl18C&pg=PA379. 
  3. Robert Goldman and Sally Sutherland Goldman, 'Rāmāyaṇa', in Brill's Encyclopedia of Hinduism, ed. by Knut A. Jacobsen, Handbook of Oriental Studies/Handbuch der Orientalistik, 22 (Leiden: Brill, 2009-14), pp. 111-26 (p. 111); [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9789004178939]].

Шулай ук карарга мөмкинҮзгәртү