Хикаят Сери Рама - ул Рамаяна эпосының хикаят формасында Малай әдәби адаптациясе.[1][2] Төп сюжет оригиналь Санскрит юрамасында кебек шул ук кала, әмма аның кайбер аспектлары локаль контекстка бераз модификацияләнгән булган, мәсәлән исемнәрнең язылуы һәм әйтелеше. Шулай ук бу эпосның өстәү яки киңәйтү һәм кече персонажларның төп персонажларга кадәр үстереп, яки бөтенләй яңа персонажлар кертү буларак тармак хикәяләр үстерелгән булган. Мәсәлән, Малайя язучылары һәм хикәя сөйләүчеләре Лакшмана (Лакшман) зуррак роль уйнаган юрамалар эшләгән, Лао Пһра Лак Пһра Лам кебек үк кайвакыт өлкән принц Рамадан әһәмиятлерәк булып киткән. Рама, тәкъвалы һәм дәрәҗәле булса да, икенчел булып уйланылган булган һәм аның персонажы арткы планга күчерелгән булган, шул ук вакытта яшьрәк Лакшмана белән каһарманлыгы һәм тәвәккәл итеп гамәл кылырга теләге өчен сокланалар.

Хикаят Сери Рама

Тарихы үзгәртү

Һиндуларның ихтирам ителгән тексты Рамаяна, төп игътибарны Илаһларның кешеләр тормышында эшенә биргән һәм риваять буенча беренче мәртәбә олы фикер иясе Вальмики тарафыннан язып келган Һиндстан мифологик хикәяләр тупланмасы. Рамаяна Көньяк-көнчыгыш Азиягә Һиндлеләр белән уртак якын икътисади һәм мәдәни бәйләнешләре булган Фунань, Ангкор һәм Шривиджая кебек борынгы патшалыклар белән сәүдә иткән Тамил сәүдәгәрләре һәм галимнәре булган. Рамаянаның халык юрамалары бию драмалары һәм һәм пенглипурлара (һөнәри хикәя сөйләүчеләр). Хикаят Маһараджа Вана дип аталган ваянг кулит (күләгә театры) адаптациясе иң әһәмиятле күләгә пьесаларның берсе булган. Курчак уйнатучылар манзараларының иң сокландыргыч эпизодларны җыйганнар, аеруча Сери Раманың өйләнүенә караган, Сити Деви (Сита), Лангкапурида (Ланка) соңгы сугышлар һәм каһарман батыр хатынның коткарылуы сәхнәләре. Тәкъвалык, мәхәббәт, лояльлек һәм фидакарь тугърылык идеаллары Азиягә Ислам кертелүеннән соң популяр булып калуын ышанычлы тәэмин иткән. Эпос хәзерге формасында Хикаят Сери Рама (Бөек Рама хроникасы) титулы астында 13-енче һәм 17-енче гасыр арасында язылган булган һәм гомумән хөкем итүче элитаның мәдәни идеаллары манифестациясе итеп каралган. Ул берничә мөхәррирләү кичергән, әмма бар юрамалар бер үк төп сюжетка ия. Алар барысы Ява Панҗи романыннан мотивлар өстәү лелән көнчыгыш һәм көнбатыш Һиндстанның авыз иҗаты традициясеннән алынган. Исем формалары ерак дравид йогынтысын күрсәтә, бу Көньяк Һиндлеләрнең эпосны таратуда рольгә ишарә итә. Рама хикәясе кайчандыр башкарылган югары бәяләүгә карамастан, 1980-енче елларда Ислам яңарышыннан бирле Хикаят Сери Раманың популярлыгы кардиналь рәвештә кимегән. Шулай да, Малайя әдәби тарихы буенча укучылар һаман да аны Малайя мәдәниятенең интеграль өлеше итеп таныйлар.

Хикаят Маһараджа Вана үзгәртү

Ваянг кулит тамашасы оригиналь хикаяттан тамаша элементлары секулярланган булуы белән генә түгел сизерлек аерыла, ә хикәянең игътибар үзәге шулай ук Маһараджа Вана яки Раванага таба алыштырылган; ул тәкәббер һәм артыгы дан ярата торган итеп сизелгән Сери Рамадан күбрәк симпатик итеп тасвирлана.[3]

Персонажлар үзгәртү

Илаһлар үзгәртү

Кайбер юрамаларда, Аллаһ хикәядә бердәнбер Илаһ булып тора.

Кешеләр үзгәртү

Сери Раманың шурадашлары үзгәртү

Кенталан юрамасы кебек кайбер юрамалларда, Хануман Сери Раманың маймыл булып туган булырга язган өлкән угылы.

Сери Рама дошманнары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү