Фунань (традицион Кытай иероглифлары беләнː扶南; Кхмер телендәː ហ៊្វូណន, Hvunân, fuːnɑːn; Вьет телендәːPhù Nam, Чһу Хан: 夫南) Кытай картографлары һәм язучылары тарафыннан тарихи борынгы Һиндулашкан дәүләткә — яки, дөресрәге ирекле дәүләтләр челтәренә (мандала) бирелгән атама[1][2]— ул кыйтга Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан булган, үзәге Меконг дельтасында булган һәм безнең эраның беренче гасырыннан алтынчы гасырына кадәр булган. Атама Кытай тарихи текстларында бу патшалыкны тасвирлаганда табыла һәм иң киң тасвирламалар күбесенчә Фунаньда безнең эраның 3-енче гасыр уртасында сәяхәт кылган һәм Көнчыгыш Ву династиясе вәкилләре ике Кытай дипломаты Канг Таи һәм Жу Йинг мәгълүматына нигезләнгән.[3]:24 Фунань хәзерге телләрдә Внум төбәге (Борынгы Кхмер телендә: វ្នំ , Nokor Phnom, кхмер. នគរភ្នំ, Nôkôr Phnum, nɔkɔː pʰnum, туры мәгънәдә: Таулар патшалыгы, Fūnān, Таи телендә: (тай. ฟูนาน) һәм шулай ук (Вьет телендәː Phù Nam) Пһу Нам буларак мәгълүм. Шулай да, “Фунань” исеме чорның асаба килеп чыгышлы нинди дә булса текстларда табылмаган һәм Фунань халкы дәүләтләрен үзләре ничек атаганнары мәгълүм түгел. Кайбер галимнәр борынгы Фунань сүзен bnaṃ яки vnaṃ бәйле Кхмер сүзеннән (хәзерге Кхмер телендә: phnoṃ, мәгънәсе "тау") әйтелешен алганнар дип, башкалар шулай да Фунань әйтелеш түгел, ә Кытай телендә иероглифлар белән язылганның мәгънәсе дигән карашта булганнар.

Фунань картасы

Тһап Муойда язмада КаундиньяҮзгәртү

Бу стела Вьетнамда Донг Тһа Провинциясендә Тһап Муой да табылган булган һәм хәзер Хошимин шәһәренең Тарих Музеенда урнашкан һәм Фунань патшалыгына ышанчылы итеп караган дип әйтергә булган сакланып калган язмаларының берсе. Текст Санскритта, Паллава династиясенең Грантһа язмасы белән язылган, безнең эраның 5-енче гасыр уртасы белән даталана һәм Каундинья сызыгы Гунаварман патшазадәнең Вишну хөрмәтенә иганә бирүе турында сөйли.

Тһап Муойның (хәзер кхмер телендә “Прасат Прам Ловен” буларак мәгълүм) Санскрит язмасы (K.5) хәзер Хо Ши Мин шәһәрендә Вьетнам Тарихы Музеенда урнашкан һәм “Каундинья сызыгының ае” (... kauṇḍi[n]ya[vaṅ]śaśaśinā ...) булган һәм “җирдән үскән патшалык”ның җитәкчесе булган патша Джаяварманның кече улына (nṛpasunu—bālo pi) патшазадә Гунаварманга карый. Патшалыкның исеме кебек үк, кешеләрнең этно-лингвистик табигате белгечләр арасында күп бәхәс китереп чыгара. Төп гипотезалар булып Фунань халкының күбесенчә Мон–Кхмер халкы яки аларның күбесенчә Австронезия халкы булуы яки аларның күп милләтле җәмгыять булулары. Бу мәсьәлә буенча булган шәһадәттән әлегә нәтиҗә ясалмаган. Майкл Викери әйткәнчә, гәрчә Фунань теленең идентификациясе мөмкин булмаса да халык Кхмер булганга көчле шәһадәт бар.[4] Ок Эода археология нәтиҗәләре "Ок Эо һәм Ангкоргача дәрәҗәләр арасында чын дәвамлылык булмавы юк" икәнен күрсәткән, моны Фунань идарәсе астында Кхмер лингвистик доминантлыгы күрсәткән.[5] Кытай тарихчылары шәһадәтенә нигезләнеп Фунань дәүләте безнең эраның 1-енче гасырында Меконг дельтасында нигезләнгән булган, әмма археологик өйрәнү төбәктә киң кеше яшәү урыннары безнең эрага кадәр 4-енче гасыр икәнен күрсәткән. Кытай авторлары тарафыннан бер бердәм дәүләт буларак каралса да, кайбер хәзерге галимнәр Фунань кайвакыт бер-берсе белән сугышкан, ә кайвакыт бердәм берлек тәшкил иткән шәһәр дәүләтләр тупланмасы булуда шөбһәнәләр. [6] Көньяк Вьетнамда Ок Эо борынгы сәүдә үзәгендә казып чыгарылган Рим, Кытай һәм Һинд тауарларны керткән археологик шәһадәтләрдән Фунаньның көчле сәүдә дәүләт икәне билгеле.[7] Көньяк Камбоджада Ангкор Борейда казулар шулай ук әһәмиятле кеше яшәү биләмәсе булу турында шәһадәтне биргән. Ок Эо яр буенда портка һәм Ангкор Борейга каналлар системасы белән тоташтырылган булу сәбәпле, бу урыннарның бөтенесе Фунаньның төп үзәк өлеше булуы ихтимал.

МәдәниятеҮзгәртү

Фунань мәдәнияте асаба ышанулар һәм Һинд фикерләре кушылмасы булган. Патшалыкка Һинд мәдәнияте көчле йогынты ясаган булган һәм Һиндлеләр дәүләт хөкүмәте максатлары өчен эшкә алынган булган. Сарай яны теле булып Санскрит булган һәм Фунаньлылар арасында Һинд дине һәм бишенче гасырдан соң Буддачылык дини доктриналары таралган булган.

Фунань хөкемдарлары исемлегеҮзгәртү

Тәртип буенча саны Санскрит исеме Кытай текстларында исемнәре Хөкеме
01 Neang Neak (Сома патшабикәсе) Liǔyè (柳葉 / Yèliǔ (葉柳 1-енче/2-енче гасыр?
02 Preah Thong (Kaundinya I) Hùntián (混塡 / Hùnhuì (混湏 1-енче/2-енче гасыр
03 Hun Pan-huang Hùnpánkuàng (混盤況 2-енче гасыр
04 Pan-Pan Pánpán (盤盤 2-енче гасыр ахыры
05 Srei Meara Fàn Shīmàn (范師蔓 3-енче гасыр башы
06 Мәгълүм түгел Fàn Jīnshēng (范金生 як. 230?
07 Мәгълүм түгел Fàn Zhān (范旃 як. 230 – як. 243 яки соңрак
08 Мәгълүм түгел Fàn Cháng (范長 243 елдан соң
09 Мәгълүм түгел Fàn Xún (范尋 245/50-287
10 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел 4-енче гасыр
11 Candana Zhāntán (旃檀 як. 357
12 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел
13 Kaundinya II Qiáochénrú (僑陳如 як. 420
14 Sri Indravarman I Chílítuóbámó (持梨陀跋摩 як. 430 – як. 440
15 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел
16 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел
17 Jayavarman Kaundinya Qiáochénrú Shéyébámó (僑陳如闍耶跋摩 484–514
18 Rudravarman Liútuóbámó (留陁跋摩 514 - як.545

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Martin Stuart-Fox (2003). A Short History of China and Southeast Asia: Tribute, Trade and Influence. Allen & Unwin. p. 29. https://archive.org/details/shorthistorychin00stua. 
  2. Dougald JW O′Reilly (2007). Early Civilizations of Southeast Asia. Altamira Press. p. 194. 
  3. Higham, c., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, ISBN 9781842125847
  4. Michael Vickery, "Funan reviewed: Deconstructing the Ancients", Bulletin de l'École Française d'Extrême Orient XC-XCI (2003–2004), pp. 101–143
  5. Pierre-Yves Manguin, "From Funan to Sriwijaya: Cultural continuities and discontinuities in the Early Historical maritime states of Southeast Asia", in 25 tahun kerjasama Pusat Penelitian Arkeologi dan Ecole française d'Extrême-Orient, Jakarta, Pusat Penelitian Arkeologi / EFEO, 2002, p. 59-82.
  6. Hà Văn Tấn, "Oc Eo: Endogenous and Exogenous Elements", Viet Nam Social Sciences, 1–2 (7–8), 1986, pp.91–101.
  7. Lương Ninh, "Funan Kingdom: A Historical Turning Point", Vietnam Archaeology, 147 3/2007: 74–89.