Лингам (Санскрит телендә: लिङ्गम IAST3:liGga, турыдан-туры мәгънәдә "билге, символ яки тамга"), кайвакыт линга яки Шива линга дип атала, бу Һинд динендә Шайвизмда Шива Ходаеның аниконик чагылышы. Гадәттә ул Шивага багышланган Һинд дине гыйбадәтханәләрдә төп мурти яки культ сурәте, шулай ук ул кечерәк изге урыннарда да бар, яки Сваямбһу буларак үз манифестацияләнгән табигать объектларында. Лингам еш диск формасындагы платформа буларак кыяфәттә була. Лингаята тарафдарлары еш Ишталинга дип аталган муенса эчендә лингам кияләр. Өстәмә рәвештә "Лингам" Ходайның һәм Ходайның барлыгының булу шәһадәте мәгънәсендә Санскрит текстларында бар. Һиндстан суб-кыйтгасы һәм көньяк-көнчыгыш Азиянең археологик урыннарында табыла, боларга йони эчендә гади цилиндрлар, бер яки берничә “мукһа” (йөз) киселешләре белән мукһалинга түгәрәкләндерелгән баганалар һәм фаллусының анатомик рәвештә чын чагылышлары, мәсьәлән, Гудималламда. Шайва традицияләрендә лингам рухи иконография формасы буларак карала.

Трипундра белән Шива лингам

Номенклатура һәм әһәмияте үзгәртү

 
Шиваизмның төп традициясе Шайва Сиддхантада Лингам интерпретациясе. Өске һәм аскы өлешләр Ходай Шиваның Парашива һәм Парашакти камилләшүләрен чагылдыра.

Монье Монье-Уильямс раслаганча лингам, Упанишадаларда һәм Һинд дине эпик әдәбиятында очрый, биредә аның мәгънәсе "билге, эмблема яки хасият". Төшенчәнең башка контекстуаль мәгънәләренә Ходайның һәм Ходай куәтенең "шәһадәте, симптомы" дигәнне аңлата.Төшенчә шулай ук иртә Һинд мантыйк буенча текстларда очрый, биредә нәтиҗә билгегә (лингага) нигезләнгән, мәсьәлән, "әгәр дә төтен бар икән, ут та бар", линга булган урында төтен бар. Дҗеймс Лохтефельд буенча, ул кайвакыт "гади фаллик символ" булып аталган. Ул Һинд динендә дини символ булып тора һәм Шиваны генератив куәт итеп чагылдыра, барысы да һәр Галәм дәрәҗесендә барлыктан, бар мәхлук итү көче һәм мул уңыш бирүдән. Шиваизм традициясендә лингам Шиваның кыска цилиндр багана сыман символы, ул таштан, металлдан, асылташтан, агачтан, балчыктан яки янә кулланыла торган материалдан ясала. Encyclopædia Britannica буенча лингам Шива гыйбадәтханәләре sanctum-ында һәм шәхси алтарьларда табылган тугърылык объекты, ул Шиваның символы булып тора һәм "генератив куәтнең эмблемасы буларак хөрмәт ителә". Ул еш Шакти Алиһәсенең еш “йони” дип аталган иренле, дисклы структурасында табыла. Бергә алар Encyclopædia Britannica раслаганча хатын-кыз һәм ир кеше принципларының берлеген чагылдыралар. Роһит Дасгупта буенча, лингам Һинд динендә Шиваны чагылдыра һәм ул шулай ук фаллик символ булып тора. Дасгупта раслаганча, 19-ынчы гасырдан бирле популяр әдәбиятта лингам ир кеше җенес органы буларак чагылдырылган булган. Бу караш алар Шайвизмда чагылдырган традицион абстракт дәрәҗәләр белән контрастта, биредә лингам-йони мәхлукъ итүнең һәм барлыкка китүнең ир кеше һәм хатын-кыз принципларын чагылдыра. Вэнди Донигер буенча, күп Һинд дине тарафдарлары өчен лингам "ир җенес органы" түгел, әмма рухи сурәт һәм аларның ышануы, бу Христианнарда тәре "җәзалау коралы" түгел, ә Иса һәм Христиан дине символы. Алекс Уэйман буенча Шайва фәлсәфи текстларыннан һәм рухи интепретацияләрдән чыгып Шайвизм буенча кайбер Һинд авторлары "линга фаллус дигән фикерне инкарь итәләр". Шайвитлар өчен линга фаллус та түгел һәм алар эротик пенис-вульвага табынуны практикаламыйлар, ә линга-йони Галәми серләр, мәхлукъ итү көче һәм ышануларының рухи хакыйкатьләре метафорасы була. Шивая Субрамуниясвами буенча лингам Шиваның өч камилләшүен билгели. Шивалингамның өске оваль өлеше Парашиваны билгели һәм Шивалингамның аскы өлеше Парашактины билгели.Парашива камилләшүендә Шива абсолют чынлык, вакытсыз, формасыз һәм пространствосыз. Парашакти камилләшүендә, Шива бөтен нәрсәгә үтеп керүче, саф аң һәм булган нәрсәнең беренче субстанциясе, бу формасыз булган Парашивадан аермалы буларак.

Тарихы үзгәртү

Нагендра Сингһ буенча кайберәүләр лингага табыну асаба Һинд диненең хасияте булган.

Археология һәм Инд үзәне үзгәртү

 
Свами Вивекананда буенча Буддизм Ступасы (өстә) Һинду Шива-линганың соңрак иконографиясенә йогынты ясарга мөмкин булган.

Чакрабарти буенча, "Моһенджодарода табылган ташларның кайберәүләре хатасыз фаллик ташлар" булып тора. Болар безнең эраның 2300 елына вакыт белән даталана. Чакрабарти раслаганча, охшаш рәвештә Хараппаның Калибанган урынында “хәзерге заман Шивлинга (цилиндр ташның) дип һичшиксез танылачак” булган кечкенә терракотта чагылышы бар. Encyclopædia Britannica буенча Хараппа табылышларында, "түгәрәк түбәләр белән кыска цилиндрик баганалар" табыла, Инд Үзәне Цивилизациясе кешеләре бу артефактларга лингамнарга кебек табынылган булганына шәһадәт юк.
Колониаль чор археологлары Джон Маршалл һәм Эрнст МакКей тәкъдим иткәнчә Хараппа урыннарында табылган билгеле артефактлар Инд Үзәне Цивилизациясендә йони-лингага табынуның шәһадәте булырга мөмкин.Галимнәр, мәсьәлән, Артур Ллевелин Башам Инд Үзәне урыннарында табылган археологик артефактлар чынлап та йони микән турында бәхәс алып барганнар. Мәсьәлән, Джоунс һәм Райан раслаганча лингам/йони формалары Хараппада һәм Мохенджо-дарода, Инд Үзәне Цивилизациясе өлешендә табылган артефактлар булган.Капма-каршы рәвештә Индолог Вэнди Дониджер раслаганча бу чагышытырмача сирәк артефакт төрлечә аңлатылырга мөмкин һәм бу линга дип уйламалар гына булып тора. Дониджер раслаганча башка почта маркасы үлчәмендәге Пашупати мөһере дип аталган әйбернең Шивага охшаган гомуми сурәте бар һәм, "Инд кешеләре илаһи фаллусның символизмын барлыкка китергән булган мөмкин", әмма бирелгән шәһәадәт билгеле булмаганны искә алып, аларның күптән булмаган проектта булган мәгънәдә икәнен белмибез.
Индолог Аско Парпола буенча, "Харраппалылар тарафыннан линга һәм йонига табыну гипотезалары шактый зәгыйфь нигезгә ия һәм шулай аталган боҗра ташларның йони буларак интепретациясе ышанычлы түгел.Шулай да, Парпола өстәгәнчә Инд Үзәнен янә тикшерү фараз иткәнчә Маккей гипотезасы ышанычлы түгел, чөнки эротик һәм җенси сәхнәләр Хараппа урыннары буларак идентификацияләнгән булган.

Ведик әдәбият үзгәртү

 
Ангкор чоры лингамы. Камбоджада Баттамбанг Провинциясендә табылган һәм бронзадан, кварцтан һәм көмештән яслаган. Камбоджаның Милли Музеенда күргәзмәдә.

Лингам сүзе Ригведада яки башка Ведаларда юк. Лингам сүзе иртә Упанишадаларда бар, әмма контекстта тәкъдим ителгәнчә Дониджер раслаганча, ул бары тик "ут билгесе буларак төтен" кебек "билге". Атхарваведада баганага дан җырлый торган гимн бар (Санскрит телендә: Истамбһа), һәм бу лингага табынуның мөмкин булган бер килеп чыгышы. Свами Вивеканананда буенча Шива-линганың Веда ритуалларының Юпа-Стамбһа фикере яки Скамбһада булырга мөмкин, биредә төшенчәнең мәгънәсе корбан бирү посты, шуннан соң ул мәңге Брахман буларак идеальләштерелә. Юпа-Скамбһа Шива-Лингага урын биргән, Вивекананда буенча, мөгаен, Буддачылык ступаның ташсыман линга формасындагы түбә булуы да йогынты ясаган.

Иртә иконография һәм гыйбадәтханәләр үзгәртү

Лингамның иң борынгы мисалларның берсе һаман да Парашурамешвара гыйбадәтханәсендә, Гудималламда, Андһра ПрадештаТирупатидан якынча 20 км да калкулык урманнары арасында урнашкан. Ул безнең эраның 3-енче гасыр яки безнең эрага кадәр 2-нче гасыр белән даталана, һәм киңрәк рәвештә датасы безнең эрага кадәр 3-нче гасырдан 1-енче гасырга кадәр дип кабул ителә. Структурасы анатомик рәвештә фаллоска охшаган, анда алда кисеп ясалган Шива фигурасы бар, кулларында балта һәм шулай ук антилопа. Ул ракшаса (шәйтан) кәрләсе өстендә тора. Хәзерге вакытта Лакнау музеенда булган Бһита линга шулай ук безнең эрага кадәр якынча 2-нче гасыр белән даталана һәм аның баганасында дүрт юнәлешле йөзе бар һәм төбендә Браһми язуы белән язмасы бар. Дүрт йөз өстеннән, Бһита линганың ир кеше лингасы бар, сул кулында ваза һәм уң кулы абхайя (курыкмау) мудрасында. Багана үзе, янә бер мәртәбә, кеше фаллусының чын сурәте булып тора. Матхура археологик урыны алдында торучы Шива белән (безнең эраның 2-нче гасыры) һәм багана тирәли бер яки дүрт йөз белән (безнең эраның 1-енче гасырдан 3-енче гасырга кадәр). 1-нче меңьеллыкның уртасыннан ахырына кадәр күпсанлы таш һәм мәгарә гыйбадәтханәләрдә лингамнар бар. Сатна Мадһья-Прадеш янында Бһумара Гыйбадәтханәсе гадәттә Гупта чорының 5-енче гасыр белән даталана һәм анда Экамукха Лингам бар.

Галерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Basham, A. L. The Wonder That Was India: A survey of the culture of the Indian Sub-Continent before the coming of the Muslims, Grove Press, Inc., New York (1954; Evergreen Edition 1959).
  • Blake Michael, R. (1992), The Origins of Vīraśaiva Sects: A Typological Analysis of Ritual and Associational Patterns in the Śūnyasaṃpādane, Motilal Banarsidass, ISBN 978-81-208-0776-1
  • Chakravarti, Mahadev. The Concept of Rudra-Śiva Through the Ages, Delhi: Motilal Banarasidass (1986), ISBN 8120800532.
  • Dalal, Roshen (2010), The Religions of India: A Concise Guide to Nine Major Faiths, Penguin Books, ISBN 978-0-14-341517-6
  • Davis, Richard H. (1992). Ritual in an Oscillating Universe: Worshipping Śiva in Medieval India. Princeton, New Jersey: Princeton University Press. ISBN 9780691073866.
  • Daniélou, Alain (1991). The Myths and Gods of India: The Classic Work on Hindu Polytheism. Inner Traditions / Bear & Company. pp. 222–231. ISBN 0-89281-354-7.
  • Doniger, Wendy (2011), "God's Body, or, The Lingam Made Flesh: Conflicts over the Representation of the Sexual Body of the Hindu God Shiva", Soc. Res. Social Research, 78 (2), ISSN 0037-783X, OCLC 772197753
  • Drabu, V.N. Śaivāgamas: A Study in the Socio-economic Ideas and Institutions of Kashmir (200 B.C. to A.D. 700), New Delhi: Indus Publishing (1990), ISBN 8185182388.
  • Kramrisch, Stella (1988). The Presence of Siva. Delhi: Motilal Banarsidass. ISBN 9788120804913.
  • McCormack, William (1963), "Lingayats as a Sect", The Journal of the Royal Anthropological Institute of Great Britain and Ireland, 93 (1): 59–71, doi:10.2307/2844333, JSTOR 2844333
  • Olson, Carl (2007), The Many Colors of Hinduism: A Thematic-historical Introduction, Rutgers University Press, ISBN 978-0813540689
  • Śarmā, Rāmakaraṇa (1996). Śivasahasranāmāṣṭakam : eight collections of hymns containing one thousand and eight names of Śiva. Delhi: Nag Publishers. ISBN 9788170813507. OCLC 36990863. Includes * Śivasahasranāmakoṣa, a dictionary of names. This work compares eight versions of the Śivasahasranāmāstotra. The preface and introduction (in English) by Ram Karan Sharma provide an analysis of how the eight versions compare with one another. The text of the eight versions is given in Sanskrit.
  • Schumacher, Stephan and Woerner, Gert. The Encyclopedia of Eastern Philosophy and Religion, Buddhism, Taoism, Zen, Hinduism, Shambhala, Boston, (1994) ISBN 0-87773-980-3.
  • Schouten, Jan Peter (1995), Revolution of the Mystics: On the Social Aspects of Vīraśaivism, Motilal Banarsidass, ISBN 978-8120812383

Искәрмәләр үзгәртү