Парашива
Парашива яки Парашив (Санскрит телендә: परशिव, : Paraśiva)[1] Һинд дине Шива Ходаеның өч аспектларының берсе. Шайвизмның төп мәктәпләренең берсе булган Шайва Сиддханта буенча (Шайвизм Һинд динендә 4 төп Сампрадайяларның берсе); Парашива кеше аңлавыннан һәм барлык аттрибутлардан тыш абсолют чынлык. Бу аспектта Ходай Шива вакытсыз, формасыз һәм пространствосыз.[2][3] Шайвит теологиясендә, Парашива Галәмдә бөтен нәрсәнең чыганагы һәм максаты. Парашиваның Шайвит концепциясе якынча Вайшнавизм "Махавишну" концепциясе, Шактизм Ади Парашакти һәм Смартизм "Ниргуна Брахман" концепциясенә туры килә.[чыганагы?] Шайва Сиддханта буенча Шива Ходаеның башка ике аспекты булып Парашакти һәм Парамешвара тора.[4][5][6]
Шива Лингамның өске өлеше (овал таш) парашиваны чагылдыра, ә аскы өлеше (пьедестал) Парашактины чагылдыра.[7] Парашива Шайвизм фәлсәфәсендә искә алынган 36 таттвадан тыш. [8]
Шулай ук карагыз
үзгәртү
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Glossary.
- ↑ Dancing with Siva. pp. ŚLOKA 16 (What Is the Nature of Our God Śiva?). https://www.himalayanacademy.com/media/books/dancing-with-siva/web/ch02_01.html.
- ↑ Dancing with Siva. ŚLOKA 17(https://www.himalayanacademy.com/media/books/dancing-with-siva/web/ch02_02.html). https://www.himalayanacademy.com/media/books/dancing-with-siva/web/ch02_02.html.
- ↑ Parashakti.
- ↑ Parameshwara.
- ↑ Dancing with Siva. Himalayan Accademy. search 'परमेश्वर ' and 'पराशक्ति '. . https://www.himalayanacademy.com/media/books/dancing-with-siva/web/glossary_c.html.
- ↑ Hinduism for Children.
- ↑ 36 tattva.