Какавин Рамаяна

Какавин Рамаяна какавин үлчәмендә Санскрит Рамаянасын кабатлаучы борынгы Ява поэмасы. Какавин Рамаяна Ява кавья формасындагы какавин, традицион Санскрит үлчәмнәре буенча модельләнгән поэма.Ул якынча тугызынчы гасыр ахырында яки унынчы гасыр башында, Меданг Патшалыгы эрасы дәвамында Үзәк Явада (хәзер Индонезия) язылган дип ышаныла.[1]:128 Аны иң соңгысы итеп тәрҗемә иткән Стюарт Робсон буенча: ″борынгы Ява Рамаянасы 856 һәм 930 арасында язылган һәм соңгы бүлеге 900-930 периодта өстәлгән булган."[2]:31 Явалылар арасында, Какавин Рамаяна һәрвакыт сәнгать чагылышы пигы булып танылган булган. Сакланган манускриптлар аның популярлыгы һәм адаптациясе шәһадәт булып тора. Ул Яваның Һинду-Буддачылык чорының иң озыны.

Тармаклану

үзгәртү

Ява Рамаянасы оригиналь Һинду прототибыннан билгеләп куярлык итеп аерыла. Бу Рамаяна Җава оригиналь Санскрит юрамасына охшаш, шул ук вакытта соңгы яртысы оригиналь Рамаянаны өйрәнүче галимнәр тарафыннан танырлык түгел кадәр аерылып тора. Чиксез куәтле Ява асаба Илаһы дһаяна Ява Сакчы Илаһы Семарны (Бали әдәбиятында Твален буларак мәгълүм) һәм нумерологик әһәмиятле дүрт Пунокаван яки "клоун хезмәтчеләре"н тәшкил итүче мескен уллары Гаренг, Петрук һәм Багонгны кертү төп үзгәрүләрнең берсе. Оригиналь хикәянең ике яртысының бу соңгысы иң популяр булып тора һәм ул барлык Ваянг тамашаларында башкарыла.[3][4][5][6][7][8][9][10][11][12][13][14]

Чыганаклар

үзгәртү

Әдәбият галимнәре Борынгы Ява какавинының (Рамаяна) текст чыганагы Һиндстан шагыйре Бхаттиның безнең эраның 6-ынчы һәм 7-енче гасырлар Санскрит поэмасы Раванавадһа яки Бһатти-кавья булырга мөмкин булган дип саныйлар. Какавин Рамаянаның беренче яртысы Бхатти-Кавьяның төгәл кабатлавы.

Кыскача тасвирлама

үзгәртү

Айодьядан Дасаратаның дүрт улы булган: Рама, Бһарата, Лаксмана һәм Шатругһна. Бер көнне Вишвамитра исемле аскет Дасаратһадан яшәгән урыныннан шәйтан һөҗүмен кире кагарга сораган. Шуннан соң Рама һәм Лакшмана киткәннәр. Шул торакта, Рама һәм Лакшмана шәйтаннарны бетергәннәр һәм шуннан соң "сваямбара" уздырылган Митһила иленә киткәннәр. "Сваямбара"га килүчегә патша кызы Синта кәләш итеп бирелгән булган. Катнашучыларга Синта белән тууыннан бирле булган җәяне корырга дип әйтелгән булган. Рамадан башка берәү дә уңышлы булмаган һәм шуннан соң алар туй ясаганнар һәм Айодьяга кайтканнар. Айодьяда Рама өлкән угыл булганга күрә патша булырга әзерләнгән.
Шулай да патша Дасартһаның башка хатыны Каикейи патшаның аңа улы Бһаратаның патша булырга антына ялварган. Төшенкеләнеп патша Дасартһа аңа патша булуны бүләк иткән. Рама, Синта һәм Лаксмана сарайдан китәргә дучар булганнар һәм бик сагышланып патша Дасаратһа үлгән. Яңа патша Бһарата Раманы эзләгән. Ул патшалыкка лаеклы түгеллекне сизеп Рамадан Айодһьяга кайтырга сораган. Рама, шулай да, баш тарткан һәм абруе символы буларак сандалийларын Бһаратага биргән.
Бһарата сарайга Раманың сандалийлары белән кайткан. Рама ике иптәше белән урманнарга шунда яшәр өчен киткән. Торулары вакытында Сурпанака дип аталган хатын-кыз шәйтан Лаксмананы күргән һәм аңа гашыйк булган һәм матур хатын-кыз сыман кыяфәтне алган. Лаксмана аның белән кызыксынмаган булган һәм хәтта ул рәхимсез булып китәргә янагач борын очын кисеп алган. Ул ярсуланган һәм Ланканың шәйтан патшасы ир туганы Раванага сөйләгән. Сурпанка Раванага Синта матурлыгы турында сөйләгән һәм шулай итеп аны Синтаны урлап алып китәргә дип килештергәннәр.
Синта матур боланны күргән һәм Раманы аны тотарга сораган. Рама Лаксманага Синтаны якларга вазифаны бирергә мәҗбүр иткән. Рама озак вакыт булмаган һәм Синта борчылып Лаксмананы аннан китәргә һәм Раманы эзләргә ризалаштырган. Равана Синтаны урларга һәм Ланкага алып китәргә мизгелне тотып алган.
Шуннан соң Рама һәм Лакшмана аны кире алырга тырышып караганнар. Аларның омтылып карауларында алар Шива инкарнациясе Хануманнан ярдәм алганнар.
Ахырда Равана үтерелгән булган. Рама һәм Синта шуннан соң Рама таҗ кигән урынга Айодхьяга кайтканнар.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  2. Robson, Stuart. Old Javanese Ramayana. Tokyo: Tokyo University of Foreign Studies, 2015.
  3. Stutterheim, W.F.: 1921: Rama-legenden und Rama reliefs in Indonesien. Mueller, Munich: 1925.
  4. Hooykaas C. The Old Javanese Ramayana Kakawin. The Hague: Nijhoff: 1955.
  5. Museum manuscript Kropak no. 1102 Ramayana of the Sundanese Lontar Collection (Koleksi Lontar Sunda of 'Museum dan Kepustakaan Nasional Indonesia, Jakarta National Museum.
  6. Netscher E. iets over eenige in de Preanger-regentschappen gevonden Kawi handschriften in Tijdschrift van het Bataviaasch Genootschap. Volume 1. pp469-479. Chapter Het verboden Tschiboeroej in Pleyte CM Soendasche Schetsen (Bandung Kolff C 1905. pp160-175.)
  7. Nurdin. J aka J. Noorduyn: 1971.Traces of an Old Sundanese Ramayana Tradition in Indonesia, Vol. 12, (Oct., 1971), pp. 151-157 Southeast Asia Publications at Cornell University. Cornell University: 1971
  8. Hatley, Barbara: 1971. "Wayang and Ludruk: Polarities in Java in The Drama Review: TDR, Vol. 15, No. 2, Theatre in Asia (Spring, 1971), pp. 88-101. MIT Press: 1971
  9. Suryo S. Negoro. Semar. in Joglo Semar (Semar's mansion), archived from the original on 2009-07-11, retrieved 2021-11-10 
  10. [1](үле сылтама)
  11. [2](үле сылтама)
  12. [3](үле сылтама)
  13. Archived copy. әлеге чыганактан 2011-07-24 архивланды. 2021-11-10 тикшерелгән.
  14. (1970) «Ramayana--An Instrument of Historical Contact and Cultural Transmission between India and Asia». The Journal of Asian Studies 30 (1): 5–20. DOI:10.2307/2942721.

http://www.joglosemar.co.id/semar.html 2009 елның 11 июль көнендә архивланган.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү