Суда́ршана яки Суда́ршана-ча́кра (санскр. सुदर्शन चक्रम्) Һинд динендә — әйләнүче ут дискы, Вишну Ходаеның атрибутларның берсе, аның аватарларына (Кришна һ.б.) төрле батырлыкларда сугыш коралы булып хезмәт иткән. Нараяна дип аталган Вишнуны дүрт куллы формада сурәтлиләр, ул кулларында Шанкханы (кабырчыкны), сударшананы, Гаданы (чукмарны) һәм Падманы (лотос чәчәген) тота. Вишну сударшананы диск уртасындагы тишеккә имән бармагын тыгып тота. Пураналарда кирәк булганда Вишну дискны билгеле миссияне эшләр өчен җибәрә дип әйтелгән (шәйтаннарның башын кисү, һ.б.). Кайбер Һинд дине текстларында сударшана шулай ук Шива һәм Дэви атрибуты булрак искә алына.

Сударшана-чакра белән Вишну Ходае.

Әдәбият үзгәртү

  • Vishnu’s Flaming Wheel: The Iconography of the Sudarsana-Cakra (New York, 1973) by W. E. Begley

Сылтамалар үзгәртү