Тримурти (санскр. त्रिमूर्ति, trimūrti IAST "өч кыяфәт") — өч һинд алласын берләштереп (Брахма-Тудыручы, Вишну-Саклаучы, Шива-Җимерүче), рухи нигез — Браһман — барлыкка килгән өч алланың бердәмлеге.

Аллалар

үзгәртү

Брахма

үзгәртү
 
Брахма төшерелгән гравюра.

Һинд мифологиясендә Брахма — югары илаһи, доньяны булдыручы, шуңа күрә беренче булып күрсәтелә. Галәмне яратучы буларак, аны саклаучы Вишну, аны җимерүче Шивага да каршы куела. Басма риваятләрдә сирәгрәк сүзгә алына, асылы абстрактлырак.

Төп аллалар рәтендә Вишну галәмне саклаучы була. Кайбер мифик сюжетларда тормыш герое, аның чыганагы һәм чикләнмәгән дип санала. Икенчеләре галәм — Вишневның яшәү формасы, дип уйлый, калганнары алланың бу галәм югалып, дөнья тергезелгән вакыттагы роле зур, тей.

 
Элефант утравынан өч йөзле Шива сурәте, аны европалылар Тримурти дип уйлаган

Шива Тримуртинең бозу ягына бәйле булса да, җимерүне сүзгә-сүз аңларга ярамый. Индуизмга ярашлы, дөнья иллюзия (майя) була, ә Шива ысынбарлыкты дөрес аңлау яклаучы, шуның белән иллюзияне бетерә дә. Свами Шивананда яза: "Аның бию максаты — җаннарны майя богавыннан, өч катлы канава, карма, майя тышавыннан коткару. Ул җимерми, ә икенче төрлегә әйләндерә".

Тарихы

үзгәртү

Һинд дини фәлсәфәсенә ярашлы, тримурти йөзендә өч төп үзәк салынган: иҗади (Брахма), җимерүче (Шива), саклаучы (Вишну) башлангыч. Шулай ук Ведалар да төп өч өлешкә бүленсә дә, бер китап булып кала.

Чыганаклар

үзгәртү
  • С. И. Тюляев «Развитие образа Шивы от древней к средневековой эпохе (II в. до н. э. — XII в.)» // Искусство Индии. Сборник статей, — М., 1969.
  • Kirfel W.: Die dreikopfige Gottheit, Bonn, 1948.
  • Banerjea J. N.: The so-called Trimurti of Elefanta // «Arts Asiatiques», 1955, t. 2, № 2, pp. 120–126.
  • Rajan K. V. S.: Trinity in sculpture // «Journal of Oriental Research», 1954/55, v. 24.
  • А. М. Дубянский. Классическая триада: Брахма, Вишну, Шива // Древо индуизма / Отв. ред. И. П. Глушкова. — М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 1999. — С. 128—151. — 559 с. — (Культура народов Востока). — 2500 экз. — ISBN 5-02-018032-7.