Лакшми (ˈlʌkʃmi; Санскрит телендә: लक्ष्मी, IAST: lakṣmī) яки Лакшми Һинд дине байлык, яхшы язмыш, муллык һәм матурлык Алиһәсе. Тибет, Непал һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия Буддачылык секталарында Лакшми ролен Васудхара Алиһәсе уйный.

Раҗа Рави Варманың Лакшми сурәте. Лакшми (Дэванагари язуы белән:लक्ष्मी) - муллык һәм яхшы язмыш, байлык, уңыш Алиһәсе. Дэви, Тридэви, МахалӘᴍᴎрикə Кушма Штатларымига бәйле. Сыену урыны: Вайкунтха яки Вишнулока. Ире - Вишну. Бертуганы - Брахма. Ак ябалакка яки филгә атлана. Бәйрәмнәре: Дивали (ЛӘᴍᴎрикə Кушма Штатларыми Пуҗа, Навратри, Шарад Пурнима. Тридэвиның әгъзасы.

Исемнәре үзгәртү

 
Маврикийда Изге Күл Гыйбадәтханәсендә Лакшми Поты.

Лакшминың берничә исеме бар һәм Һинд диненең күп Стотрам һәм Сутраларында аның төрле исемнәре җырлана:[1][2]

  • Падма: Ул лотосныкы (ул лотоска атланган яки шунда яши)
  • Камала: Лотосныкы
  • Падмаприйя: Лотос яратучы
  • Падмаладһара Дэви: Лотослар бәйләмен кигән Алиһә
  • Падмамукһи: Лотос-йөзле (йөзе лотосныкы булган)
  • Падмалакшми: Лотос-күзле (күзләре лотос кебек матур)
  • Падмахаста: Кулында лотос булган
  • Падмасундари: Лотос кебек матур булган
  • Шри: Балку, бөеклек, асыллык, байлык
  • Шриҗа: Шриның җатикасы
  • Вишнуприйя: Вишнуны яратучы (Вишнуның сөйгәне булган)
  • Улукаваһини: Ябалакка атланган (ябалакта утыручы)
  • Нандика: Рәхәт бирүче, балчыктан ясалган савыт һәм Вишнуприйя (Вишнуның сөйгәне)

Аның башка исемнәре:[1] Манушри, Чакрика, Камалика, Айшварья, Лалима, Индира, Кальяни, Нандика, Нандини, Вайшнави, Саммруддхи, Бхаргави, Шридэви, Чанчала, Дҗаладҗа, Мадхави, Суҗата, Шрия, Прачи, Хариприйя, Мадһу, Парама, җанамодини, Кетки, Малти, Видья, Васуда, Ведавати, Трилочана, Тилоттама, Субһа, Дэви, КрийялӘᴍᴎрикə Кушма Штатларыми, Вирупа, Апара яки Апараҗита, Аруна, Ахила, Бала, Куһу, Пурнима, Анумати, Авашья, Сита, Рама, Радһа, Радһика, Рукһмини, Таруни, җйотсна, җйоти, Нимешика, Атибһа, Сварна Камала, Смрити.[2]

hимннар үзгәртү

Лакшмига ритуаль табыну вакытында Махалакшмига багышланган биниһаять hимннар, догалар, шлокалар, җырлар һәм риваятьләр җырлана.[1] Боларга Шри Лалитха Саһасранамам, Шри Махалакшми Аштакам, Санаткумараның Шри Лакшми Саһасранама Стотрасы, (Шри Веданта Десикарның) Шри Стутисы, Индраның Шри Лакшми Стутисы, Шри Ади Шанкараның Шри Канакадхара Стотрасы, (Шри Ямуначарьяның) Шри Чатусслокисы, Нараяни Стути, Дэви Махатмьямның Урта эпизоды, Аргала Стотра, (Бхагаван Шри Хари Свамиҗиның) Шри Лакшми Шлокасы һәм Шри Сукта ул Ведаларда бар.

Галерея үзгәртү

Лакшми Һинд дине Алиһәләр өчлегенең берсе. Аның иконографиясе борынгы һәм хәзерге заман Һинд дине гыйбадәтханәләрендә бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Constantina Rhodes (2011), Invoking Lakshmi: The Goddess of Wealth in Song and Ceremony, State University of New York Press, ISBN 978-1438433202
  2. 2,0 2,1 Vijaya Kumara, 108 Names of Lakshmi, Sterling Publishers, ISBN 9788120720282