Шри (Санскриттелендә:श्री), (IAST|śrī), «балкыш, бәхет, муллык») — патша хөкемдарлыгы, бәхет һәм муллылыкка бәйле байлыкның Алиһәсе; классик Һинд динендәЛакшми Алиһәсенең эпитеты.

Пандавлар һәм Шри чагылышы — Драупади
Дөге Алиһәсе Дэви Сриның борынгы Индонезия поты

Беренче мәртәбә Шатапатха-брахманада искә алына. Маһабһаратамда Шри — Индраның хатыны, төгәлрәк әйткәндә күк патшасы булып Индра статусына ирешкән теләсә-нинди дэваның. Җирдәге патша шулай ук аның ире булып таныла, ул Индра чагылышы булып тора (Индра чагылышлары - бертуган Пандавлар - уртак хатынга Драупадига ия - бу Шри чагылышы). Шри образы Лакшми белән кушыла (беренче чиратта, күренгәнчә, матурлык һәм шәхси бәхет Алиһәсе белән); Шри-Лакшми Вишнуның хатыны шакти белән ассоциацияләнә.

Индонезия Һинд динендә, мәсьәлән Балида, Дэви Шри (Сри)ның дөге басулары һәм муллылык Алиһәсе Дөге Анасы буларак бәйсез статуска ия.

Һиндстанда һәм өлешчә Көньяк-Көнчыгыш Азиядә «Шри» (Shri) эпитеты еш мәшһүр дини һәм фәлсәфи укытучылар (гуру), изгеләрнең исеме өлеше буларак кулланыла. (Бу очракта ул "бөек, хөрмәтле, югары, мәшһүр, алкышлы, илаһи" дигәнне аңлатырга мөмкин). Шулай ук мөрәҗәгать формасы булып тора, мәгънәсе «әфәнде/ханым»[1]. Охшаш мәгънәдә бу сүз Шри-Ланка дәүләте исемендә кулланыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Бандиленко Г. Г. Индуизм в Юго-Восточной Азии // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: Словарь / Под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996. — С. 209—216. — 576 с. — ISBN 5-250-02557-9.
Васильков Я. В. Шри (Лакшми) // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: Словарь / Под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996. — С. 466. — 576 с. — ISBN 5-250-02557-9. Шри // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

  1. Measures H. Styles of address: a manual of usage in writing and in speech. — Macmillan, 1962.анг--> — P. 136, 140.