Хариха́ра — Һинд динендә Ходайның бер фомраларның берсе, Вишнуның (Хари һәм Шиваның) (Хара) бер йөздә чагылышы. Харихара шулай ук Шанкаранара́яна буларак мәгълүм[1]. Харихарага Вишнуизм тарафдарлары да, Шиваизм тарафдарлары да табыналар.
Вишну һәм Шиваның фәлсәфи берлеге төшенчәсе буларак Харихара Һинд диненең төрле агымнары арасында бәхәсләр китереп чыгара, аларда төрлечә Вишну һәм Шиваның табигате дә, аларның берлеге һәм аермасы концепциясе аңлатыла.
Һинд диненең катлаулы мозаикасында Вишну белән дә, Шива белән дә бәйле күп ышанулар һәм традицияләр бар. Кайбер мәктәпләр раслаганча, Вишну һәм аның аватарлары гына Ходайның чагылышлары булып тора, шул ук вакытта башкалар Иң Олы Ходай итеп Ходай Шиваны һәм аның чагылышларын игълан итә. Шулай ук Шива да, Вишну да Ходайның чагылышлары дип санаучылар да бар. Үз чиратында Адвайта-веданта мәктәбе Ходай башта формага ия түгел һәм Вишнуны һәм Шиваны формасыз һәм шәхессез Брахманның аспектлары дип игълан итә.
Цитаталанган язмаларга һәм аларны аңлатуларга күрә, бу расламаларны тәэмин итәр өчен фәлсәфи аргументлар китерелә. Күпчелек очракларда, бер шәхес икенчесеннән өстен икәнлегенең югарырак торышка ия булганы танылса да, күбрәк ихтирамны Вишнуга да, Шивага да күрсәтәләр.

Лакшми һәм Парвати белән берләштерелгән формада Вишну (уң якта, дискны тота) һәм Шива (якты сул өлештә, өч япьле чәнечкене тота.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шиваның һәм Вишнуның торышы
Харихараның сурәтләре
  1. Шанкара — имя Шивы, Нараяна — Вишну