Гару́да (Санскрит телендә: गरुड, (garuḍa), Тибет телендә: khyung, mkha` lding) — Һинд дине һәм Буддачылык традициясендә мифик кошлар патшасы, ярым-кеше һәм ярым-кош. Һинд динендә Вишну Ходаеның атлана торган кошы (ваханасы). Ваджраяна Буддачылыгында Гаруда — идам, яктыртылган акыл символларның берсе булып тора. Гаруданың килеп чыгышы һәм аның турында мифлар Махабхаратада, Сканда-пуранада һәм Бхагавата Пуранада тасвирланган. Гарудага берничә текст багышланган, хосусан, Гаруда-упанишада һәм Гаруда-пурана.

Милли музейда Гаруда поты, Дәһли (Һиндстан)

Берьюлы Ходай күкләрдән Гаруда кош патшасы канатларында үлемнән тугъры колын - елгада кансусаган крокодил аягын тоткан филләрнең җитәкче филен коткарыр өчен төшкән.
Шримад Бхагаватам, Книга 2, Глава 7, Текст 16.
Гаруданың башка исемнәре арасында Гарутман (garutmān), Гаганешвара (gaganeśvara), Камаюша (kamayuṣa), Кашьяпи (kaṣyapī), Кхагешвара (khageśvara), Нагантака (nagāntaka), Ситанана (sitānana), Судхахара (sudhahara), Супарна (suparṇa), Таркшья (tarkṣya), Вайнатея (vainateya), Вишнуратха (viṣṇuratha)[1].

Һинд динендә Гаруда өч икенчел Ходайларның берсе булып тора, аларның культы пост-ведик чорда формалашкан. Башка икесе булып Ганеша һәм Хануман тора.

Килеп чыгышы үзгәртү

 
Белурда Ченнакешава гыйбадәтханәсенә керүдә Гаруда

Гаруда беренче мәртәбә Риг-ведада Кояш Ходае яки Гарутмaн (garutmān) буларак искә алына. Соңрак пураналар буенча Гаруда олы фикер иясе Кашьяпа һәм кошлар анасы Винатаның улы булган. Винатадан Кашьяпаның ике улы булган: Гаруда һәм Аруна (Сурьяның арба йөртүчесе булган).

Кашьяпаның хатыннары Вината, Кадру, Патанги һәм Ямини булган. Патангадан кошлар башланган, Яминидан - саранча, Винатадан - патша-кош Гаруда һәм Анура, Кояш ходае арба йөртүчесе. Кадрудан төрле еланнар барлыкка килгән.
Шримад Бхагаватам, Книга 6, Глава 6, Тексты 21–22
Биш йөз ел инкубациядән соң ул Вината ана аның "беренче тууы" вакытында салган йомыркадан инде камил итеп шытылып чыккан. Гаруда йомыркадан шытылып чыккач, аның формасы үзе белән күкне тутырган, аның канатлары шапылдатуы җирне тетрәткән һәм Ходайлар хата буенча Гаруданың алтын тәненнән нурларны, ут патшасы Агни дип ялгыш уйлаганнар. [2].

Мифология үзгәртү

Гаруда Һинд дине һәм Буддачылык космологиясендә булган Шалмали утрау яки планетасында яши.

Утрау исемен аның тигезлегендә үскән йомшак Шалмали агачыннан ала. Плакша кебек үк, бу агач киңлектә 100 йоджана һәм биеклеккә 1 100 йоджана. Галимнәр әйткәнчә бу агачта патша кош Гаруда яши, ул алтын каурыйлы канатларында Бөтен Нәрсәне Тотучы Ходайны Вишнуны йөртә. Агач ботаклары арасында куәтле Гаруда Раббына догалар җырлый.
Шримад Бхагаватам, Книга 5, Глава 20, Текст 8

 
Балидан Гарудада Вишнуның агач поты, Индонезиянең Милли музее, Джакарта

Гарудага амрита һәм еланнар турында риваять багышланган. Аның әнисе Вината бертуганы Кадру белән Сөт океанында май язу вакытында пәйда булган ат төсе турында бәхәсләшкән. Кадру йомыркалардан барлыкка килгән еланнар-наглар анасы булган һәм Винатага үч итеп аны еланнар зинданында тоткан. Ананы азат итәргә тырышып Гаруда Индраның күкләрен җимергән һәм йолым итеп амританы алган. Хәйлә белән Гаруда әнисен азат итә алган, әмма азат итү вакытында берничә амрита тамчысы аның томшыгыннан куша үләненә төшкән. Еланнар үләнне ялаганнар, аның очлы кырыйлары телләрен җәрәхәтләгән һәм алар икегә бүленгән итеп калган. Илаһлар Гаруда томшыгыннан амританы авырлык белән кайтарганнар, әмма Гаруданың куәте шулкадәр көчле булган, хәтта бәрелеш вакытында аның тәненә сугып Индраның бөтенкөчле ваджрасы сынган.
Гаруданы бары тик Вишну буйсындыра алган. Ул аны тугърылык һәм буйсыну турында вәгъдә белән бәйләгән. Вишну Гаруданы атлана торган хайванына Ваханасына әверелдергән һәм аңа үлемсезлек биргән. Соңрак Һинд дине мифологиясендә Вишну чагылышы буларак Кришна Гарудага бөек нага еланны Калияне буйсындырыр өчен атланырга булган.

Мәңгедән алда булган Ходай кошка әйткән: «Мин – бүләкләр бирүче!». Кош бүләкне сайлаганда шулай дип әйткән: «Мин синең өстендә булыйм». Һәм шуннан соң ул Нараянага шундый сүзләр әйткән: «Мин амритасыз (кулланусыз) да үлемсез һәм картаймаучы булыйм». Ике бүләкне дә алгач, Гаруда Вишнуга шулай дип әйткән: «Мин дә Сезгә бүләк бирермен, сайлагыз!». Һәм бөек Вишну атлана торган хайваны итеп куәтле кошны сайлаган һәм аның сурәтен байрагына куйган. Ул аңа шулай итеп әйткән: «Шулай итеп син минем өстән торырсың».
Махабхарата, Книга 1, Глава 29

Гаруданың хатыны булып Уннати (Unnati) яки прогресс булып тора, аны шулай ук Винаяка (Vināyakā), яки белем патшабикәсе дип атыйлар. Парның алты улы туган : Суммукха (матур йөз), Сунама (матур исем), Сунетра (матур күзләр), Суваркас (матур энергия), Сурук (матур балкыш) һәм Субала (матур көч).[2].

Гаруда һәм еланнар үзгәртү

Гаруда еланнарның яки нагларның дошманы булып санала. Ерткыч кошлар һәм еланнар арасында архетипик дошманлык күп мифология традицияләре өчен уртак булып тора. Бер нага еланы да аның тырнаклары яки томшыгының тимер кыскычында исән булып кала алмый.

Талаталадан аста Махатала ярусы урнашкан, анда алып күп башлы елан-кешеләр яши, аларның җитәкчеләре - Кухака, Такшака, Калия һәм Сушена - Кашьяпа хатыны, иренә тугъры Кадруның уллары. Алар көчле, усал һәм куркусыз. Аспидлар курка торган бердәнбер - ул патша кош Гаруда, ул алтын канатларында Бөтен Нәрсәне Тотучы Ходайны ташып йөри.
Шримад Бхагаватам, Книга 5, Глава 24, Текст 29

Борынгы йола буенча, наглар регуляр рәвештә Гарудага бүләк итеп ризык алып килгәннәр.[3]

Кыяфәте үзгәртү

Башта Һинд динендә Гаруда бөркет кебек кош итеп сурәтләнгән. Аны шулай ук Супарна (матур канатлар), Гарутман (Кояш кошы), Сарпарати (еланнар дошманы), Кхагешвара яки Пакширадж (кошлар патшасы). Соңрак ул бөркет-кеше формасын алган, бу ярым-бөркет ярым-кеше булган мәхлукат. Аның тәненең өске өлеше (торс, куллар һәм чуклар) кешенеке ә коштан - башы, ботлары, аяклары, тырнаклары һәм канатлары.

Кайбер сурәтләрдә Гаруда ике кулы белән елан-нагны тота һәм аның уртасына очлы томшыгы белән кадый. Гаруда шулай ук бизәкләр итеп сигез бөек Нага патшасын тотучы итеп сурәтләнергә мөмкин.

Гаруданың зооморфик юрамалары Һиндстанда, Непалда, Шри-Ланкада, Мьянмада, Таиландта таралган. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә ул традицион рәвештә елан тешләвеннән һәм агуланудан сакланыр өчен һәм еланнарны куар өчен чакырыла.[2].

Фәлсәфи мәгънәсе үзгәртү

Һинд динендә Гаруда өч изге Веданың чагылышы булып тора дип санала. Хосусан, моның турында Бхагавата Пуранада әйтелә:

Үзендә бөтен корбаннарның хаклы хуҗасын йөртә торган патша бөркете Гаруда өч Веданың чагылышы булып тора.
Шримад Бхагаватам, Книга 12, Глава 11, Текст 19
Ходайга ирешүнең берничә ысулы бар, аларның берсе булып интеллектуаль үзаң яки джняна-йога ысулы булып тора. Изге текстлар рухи белемгә ия булырга ярдәм итәләр. Шулай итеп, алар Вишнуга ирешүнең ярдәмчел ысулы булып торалар. Моның белән Гаруданың Веда һәм гомумән алганда изге текстлар максат урынына ирешү ысулы буларак Гаруда ассоциациясе аңлатыла.[4].

Махабхаратада Гаруда көчнең, тизлекнең һәм хәрби сәнгатьнең чагылышы булып тора. Сугышчылар Гаруда белән чагыштырыла, ә аларның аударылган дошманнары елан-нагалар белән чагыштырыла.

Хануман Гаруда аватарларының берсе булып тора. Тамил вайшнавизмында Гаруда һәм Хануман тәңгәл килгән рәвештә Перья Тирувади (Periya Thiruvadi) һәм Ширья Тирувади (Siriya Thiruvadi) буларак мәгълүм.[5].

Һинд динендә табыну үзгәртү

 
XII-XIII гасыр бронза муртилары (сулдан уңга): Рукмини, Кришна, Сатьябхама, Гаруда

Гарудага иртә табынуның шәһадәтнамәсе булып шулай аталган Мадхья-Прадешта «Хелиодор баганасы» булып тора. Багана безнең эрага кадәр 113 ел белән даталан һәм Греклар илчесе Хелиодор тарафыннан Васудева хөрмәтенә куелган булган. Илче Вайшнавизм адепты булып киткән һәм Вишнуга бүләк итеп, таҗында Гаруда поты булган Васудева гыйбадәтхансенә керү алдында колоннаны куйган.
Гуптлар дәүләте чорында 320-енче - 600-енче елларда Гаруда культы инде Һиндстанның төньягында киң таралган булган. Тәңкә сарае тарафыннан төрле алтын һәм көмеш тәңкәләрдә Вайшнав Гаруда һәм Сударшана тәңкәләре бастырылган булган.
Көньяк-Көнчыгыш Һиндстанда Гаруда культы XXII гасырларда (иртә) Матарам һәм Кедири чорында таралган булган. Образ шул вакытның сынчылыгында һәм гыйбадәтханә рельефларында чагылган. Балилыларның хәзерге агач пластикасында популяр сюжет һәм стилизацияләнгән төрдә - Ява батигы буялуында.
Гаруданың хәзерге культы Көньяк Һиндстанда таралган. Кайбер урыннарда аңа көн саен киртәләр бетсен өчен табыналар. Гарудага шулай ук агуланганнан дәвалану өчен табыналар. Гаруда күп Вайшнав гаиләләре тарафыннан карап торучы яки гаилә Илаһы буларак сайлана.
Гарудага бәйсез Ходай итеп табынмыйлар, аңа Вишну Ходае ритуалларында табыналар.[6].

Шулай ук Ходай юлдашларына баш ияргә кирәк — Нандага, Сунандага, Гарудага, Прачандага, Балага һәм Махабалага, Кумудага һәм Камудекшанага.
Шримад Бхагаватам, Книга 11, Глава 27, Текст 28
Вишну-дхармоттара-пуранада Гаруда хөрмәтенә гыйбадәтханә турында искә алыну табарга мөмкин. Күрсәтмәләр буенча Гаруданың муртисы гыйбадәтханә үзәгендә урнашырга тиеш, ә аның Кашьяпа һәм Вината образларында чагылышлары гыйбадәтханә чикләрендә булырга тиеш. Альтернатив рәвештә изге урында Васудева формасында Ходай Вишну булырга мөмкин, ә дөнья яклары буйлап Рудра һәм Питамаха яки Чандра һәм Арка яки Варуна һәм Анила яки Лакшми һәм Каларатри яки Анала һәм Анила яки Тарксья һәм Ананта яки Гаруда һәм Аруна.

Гаруда Гыйбадәтханәсе Урыны Веб-сайт
Garuda Temple Koladevi Малбагал, Карнатака, Индия Сылтама
Garuda Temple Одасингх, Орисса, Һиндстан
Garuda Temple Трипрангод, Керала, Һиндстан Сылтама

Буддачылык традициясендә Гаруда үзгәртү

Пали канонында гарудаларга (супанналарга) берничә сутта багышланган (Супанна Саньютта). Буддачылыкта, беренче чиратта, Тибетта Гаруда образы Бон кошы "кхадинг" (mkha` lding) яки алтын мөгезле бөркет белән кушылган. Соңгысы Бон динендә кошлар патшасы яки ут кошы булып санала. Буддачылык иконграфиясендә Гаруда кеше торсы, куллары һәм чуклары белән сурәтләнә. Билдән аста аның каурыйлы ботлары үткен тырнаклы аяк булып дәвам ителә. Гаруданың аркасы каурыйлар белән капланган, койрыкның озын каурыйлары табаннарга кадәр төшә. Томшык бөркет яки лачын томшыгына охшаш һәм метеорит тимере белән чагыштырып була торган ваджра табигатенә ия. Аның канатлары һәм күзләре кагыйдә буларак алтын, башында куе сары чәчләр өскә тырпаеп тора, кашлар ялкын телләре кебек балкый.
Биш гаруда төркеме биш Буддаларның төсләре, элементлары, акыллары һәм сыйфатлары белән тәңгәл китерелә: сары (җир), ак (су), кызыл (ут), кара (һава), зәңгәр яки күптөсле (пространство). Күптөсле Гаруда билдән аска сары (җир), ботлардан кендеккә кадәр ак (су), кендектән тамакка кадәр кызыл (ут), ияктән маңгайга кадәр кара (һава) һәм өстә зәңгәр яки яшел (акыл). Күптөсле Гаруданың канатларында каурыйлар биш төсле, алар ун юнәлештә салават күпере яктылыгын тараталар һәм пространство элементы булып торалар. Кайвакыт кантларда каурый кырыйлары Ваджра формасына ия. Гаруданың ике яки өч күзе булырга мөмкин, гадәттә алар алтын.
Мөгезләр арасында баш түбәсе кабарынкысында (ushnisha) баш сөяге эчендә наганың зиннәтле әйбере саклана. Зиннәтле әйбернең таҗында Ай, Кояш һәм эри торган нокта (nada) урнашкан. Риваятьтә әйтелгәнчә Гаруда Меру тавында Наглар патшасыннан зиннәтле әйберне урлаган. Аны йотып ул аны кире дөньяга коскан. Бу халык Тибет агу кайтаргыч чыганагы булырга мөмкин булган. Бөркет косыгы елан тешләгәндә һәм төрле агуланулар вакытында агу кайтаргыч дип санала.
Гаруда ньингма традициясе дзогчен тапшыруында һәм Бон динендә бик мөһим. Ньингма традициясендә ул Падмасамбхаваның кайбер ярсулы формаларның шәхесләндерүе булып тора, ә качырылган хәзинәләр традициясендә яки термада (gter ma) ул сакчы буларак табыныла. Ходай буларак ул Ваджрапани һәм Хаягрива белән бәйле. Өчле садхана, яки өч Илаһ практикасы нагларга бәйле киртәләрне һәм авыруларны бетерү өчен кулланыла (бөер авырулары, чума яки рак). Бу практикада Гаруданың төрле формалары тәннең төрле өлешләрендә визуализацияләнә.[2].

Символизм һәм геральдика үзгәртү

Гаруда милли символ булып тора һәм Индонезия гербында һәм Таиланд гербында сурәтләнгән. Изге Монгол тавы Богд-Хан-Уул яклаучысы буларак ул Улан-Батор гербында урнашкан. Азия геральдикасында ул ешрак кызыл-алтын каурый белән сурәтләнә, гәрчә тулаем алтын яки ак булырга мөмкин.

Гаруда Алтай Республикасы гербында сурәтләнгән. Зәңгәр әйләнәдә, алтын кысаларда Кан-Кереде яки Гаруда сурәтләнгән, аның тәне арсланныкы һәм алтынсу канатлар. Аның өстендә ак төстәге Уч Сумера түбәсе, аста герб орнамент белән бизәлгән, анда стилистик рәвештә Алтайның ике төп елгасы сурәтләнгән, Катунь һәм Бия. Алтай (Ойрот риваятьләре) буенча Кан-Кереде хайваннар һәм кошлар ханы булып тора.

Россия империясендә Калмык хәрби бүлекләре хәрби байракларында Гаруда сурәтен йөрткәннәр.[7].

Калкан белән Гаруда сурәте Индонезия Патриотлар партиясе эмблемасы булып тора.

Гаруда берничә илдә авиакомпанияләр һәм Хәрби-Һава көчләре бүлеге символы булып тора, хосусан, Гаруда исемен Индонезия авиакомпаниясе «Garuda Indonesia» йөртә.

Башкасы үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Chandramohan P. Garuḍa in medieval art and mythology. — Delhi: Sharada Pub. House, 2008.
  • Dhoriyani M. Śrī Garuḍa Mahāpurāṇa. — Amadāvāda: Bālavinoda Prakāśana, 2016.
  • Nagar S. Garuda, the celestial bird. — New Delhi: Book India, 1992.
  • Parthasarathy V. Garuda-past and present: a bird's eye view of South Indian traditions. — Bangalore: Navbharath Enterprises, 2014.
  • Slouber M. Early Tantric medicine: snakebite, mantras, and healing in the Gāruḍa Tantras. — New York: Oxford University Press, 2017.
  • Yamamoto E. Garuda in Asian art. — Delhi: Bharatiya Kala Prakashan, 2008.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sabda Kalpadrumah. Sanskrit Granthamela. Book Series 93. Сomposed by Raja Radhakantadeva Bahadur (Vol-I). Chowkhamba Sanskrit Series Office, Baranasi-9, 1961. - P. 309.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Бир Р. Тибетские буддийские символы. Справочник / Пер. с англ. Бубенковой Л.. — Москва: Ориенталия, 2013.
  3. Тёмкин В. Г., Эрман В. Г. Три великих сказания древней Индии. — М.: Наука, 1978. — С. 324. — 576 с.
  4. Pt. Sri Rama Ramanuja. Vaiṣṇava Iconology based on Pañcarātra Āgama (2013).
  5. Sri Viswaroopa Panchamukha Anjaneya Swami Foundation. әлеге чыганактан 2019-04-22 архивланды. 2019-03-05 тикшерелгән.
  6. Chandra S. Encyclopaedia of Hindu Gods and Goddesses. — New Delhi: Sarup & Sons, 2001.
  7. Батырева С. (26-08-2008). Калмыцкие боевые знамена. ИА «Бумбин Орн». әлеге чыганактан 2019-03-01 архивланды. 2019-03-05 тикшерелгән.