Ча́ндра (санскр. चन्द्र) — турыдан-туры тәрҗемә иткәндә "ялтыраучы", Санскрит телендә «Ай») — Һинд динендә Ай Ходае исеме (Чандралоки), һәм шулай ук Һинд диненең башка шәхесләре. Дүшәмбе көннең хөкемдары. Шәхси исемнәр һәм фамилияләр составына керә.

Чандра, Һинд динендә Ай Ходае. Британия музее — XIII гасыр, Конарк.

Вайшнавизмда Чандра

үзгәртү

Һинд дине тарафдарлары Чандраны "Бхагавата-пурана"да искә алынган башка исемнәр белән дә атыйлар. Айдан чәчелгән әйберләргә файдалы көч бирә торган салкынчалык иңгәнгә күрә, "Бхагавата-пурана" Чандраны "барлык теренең тормышы" буларак сыйфатландыра, һәм ул аны Галәмдә иң баш тереклек иясе "Джива" дип атый. Чандраның тагын бер исемнәрнең берсе - "Маномая" - бу Чандра һәрбер тереклек иясенең акылы белән хөкемдарлык итә торган Ходай дигәнне аңлата. Чандра барлык үсемлекләргә үсеш энергиясен биргә өчен, "Бхагавата-пурана" аны "Аннамая" дип атый, ә "Амритамая" исеме белән Чандра барлык тереклек ияләрнең тормыш көче чыганагы булган өчен атала.[1]. Ходайның Югары Шәхесенә Ай Ходае образында табынучылар Чандраны шулай ук "Сома" исеме дип атыйлар. Ул Вакыт исәпләвен урнаштыра һәм бөтен Галәм өстеннән хөкемдарлык итә дип санала.[2].

"Бхагавата-пурана"да Чандра исеме башка Ходайлар, мәсәлән, Индра, Сурья, Варуна, Ваю рәтендә искә алына. Алар барысы да, Чандраны кертеп, Вишну (Кришна) вәкилләре дип санала, махсус вәкаләтләргә ия һәм Галәмдә төрле планеталар белән хөкемдарлык итә. Мадхвачарья тәгълиматы буенча, Чандра Галәмдә төрле функцияләр башкарып, Ходайга хезмәт итүче астарак торган Ходайларның илаһилык иерархиясенең уникенче баскычында тора.

Чандра шулай ук Сома ходаеның чагылышы һәм Атри ришиның һәм аның хатыны Анасуйяның улы, Даттатрейя һәм Дурвасаның туганы булып тора.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Шримад-бхагаватам.(5.22.12)
  2. Шримад-Бхагаватам.(5.20.11-12)

Әдәбият

үзгәртү