Агни́ (санскр. अग्नि, татарча «ут», рус. огонь) — Һинд дине, йорт учагы, корбан уты, ут Ходае. Җир Ходайларының иң олысы, аның төп функциясе булып аның белән алар һәм кешеләр арасында арадаш булу.

Агни, 18-енче гасыр миниатюрасы, (бу ир җенесле Ходай)

Риг-Веданың бөтен 10 мандаласы да шулар белән башланган Агнига гимннар, аны Ходайлар һәм кешеләр арасында арадаш буларак мактыйлар, Ходайларның йорт каһине һәм үлемлеләрнең үлемсез кунагы итеп, мул итеп уңайлыклар бирә торган һәм кешеләрне шәйтаннардан, фәкыйрьлектән һәм масса ачлыктан саклаучы буларак мактый.

Ригведада ук антропоморф кыяфәттә күрсәтелгән: хотра йоласын үтәүче каһин буларак (Ригведа 1.1.5). Агни Ригведада, корбанны кабул итүче һәм корбанны башка Дэваларга илтүче буларак күрсәтелә (Ригведа, 1.1.5).

Дини-эпик әсәрләр - Пураналар һәм Махабхарата - Агнины тагын да күбрәк кеше сыман итеп күрсәтәләр. Соңрак аның әһәмияте киметелә: ул көньяк-көнчыгышта хөкем сөрүче сигез дөньяны тотучы Ходайларның берсе булып китә.

Сурәтләрдә Агни өч аяклы, җиде куллы, алты күзле һәм дүрт мөгезле, кызыл киемле һәм тәннең өске өлешендә изге бау уратылган ике башлы карт ир кеше итеп күрәстелә. Аың байрагы - төтен, аның белән янәшә йөрүче хайван (Вахана) - сарык. Бу антропоморф форма мифологиядә, йолаларда ут формасында әһәмиятле шәхес.

Эпитетлар:

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү