Инсу́льтбаш миенең кан әйләнешенең кискен бозылуы, ул кинәт рәвештә (берничә минут, сәгать эчендә) пәйда булган, 24 сәгать һәм аннан да озаграк саклана торган, неврологик симптоматика белән сыйфатлана һәм авыруны цереброваскуляр патология нәтиҗәсендә үлемгә җиткерә.

Инсульт
Сурәт
Урын кеше мие[d][1]
Саклык белгечлеге неврология һәм нейрохирургия[d]
Диагностика юллары ROSIER scale[d] һәм Orpington Prognostic Scale[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару пентоксифиллин[d][2]
Анатомик урнашуы кеше мие[d]
Генетик бәйләнеш ZFHX3[3], SPSB4[4], Ацетальдегиддегидрогеназа[d][5], ADAMTS12[d][6], ADAMTS2[d][7], Гистондеацетилаза 9[d][8], CRYBG1[9], IMPA2[10] һәм Калирин[d][11][12]
Бремя болезни 141 348 082 ± 1 годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности[13]
Риск факторы тарту[d][14]
Таралганлык 0,0024[15] һәм 0,006[15]
Авырулар саны 213 случаев на 100000 человеко-лет[16]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/stroke_3[17] һәм data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/stroke[18]
ICPC 2 идентификаторы K90
NCI Thesaurus идентификаторы C2938[1] һәм C3390[1]
 Инсульт Викиҗыентыкта

Инсультлар арасына баш мие инфарктын, башка кан саву һәм субарахноидаль кан савуны кертәләр.

Неврологик дефицит регрессиясе вакыты буенча үлчәп, уза торган баш мие кан әйләнешен (неврологик дефицит 24 сәгать эчендә регрессиягә дучар була, басыла) һәм кече инсультны (неврологик дефицит авыру башланып 3 атна узуга басыла башлый) аералар.

Баш миенең кан тамырлары авырулары сәбәпле үлеш саны йөрәкнең ишемия авыруыннан соң икенче урында тора. Борынгы медик Гиппократ инсультның симптомнарын теркәп куя, Гален аңны җуюдан башлап симптомнарны терки һәм авыруга ἀποπληξία (бәрү) исеме бирә.

Һәр елны, 29 октябрь көнне Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн дөньяның 40 илендә билгеләп үтелә. Россиядә бер ел эчендә 500 мең кеше инсульт кичерсә, аларның яртысының гомерләре өзелгән, 90%ы инвалид калган. 20% авыру исә даими тәрбияләүгә мохтаҗ.

Соңгы 10 ел эчендә (2003-2012) инсульт (мидәге кан әйләнешенең бозылуы) белән авыручылар саны бермә-бер арта башлады. Безнең илдә аларның саны 500 меңнән артып китте. Россия инсульт (латин телендә «өянәк» дигән сүз, элекке заманда авыруны апоплексия дип йөрткәннәр) белән авыручылар t саны буенча алга киткән илләр арасында беренче урында тора. Юлдагы I аварияләрдә һәм авиакатастрофаларда үлүчеләр һәм яраланучылар белән чагыштырганда, халыкның инсульт авыруыннан күбрәк үлгәнлеге билгеле.

Үлүчеләр саны буенча инсульт авыруы онкологиядән кала беренче урында тора. 45-50 % кеше «кискен инсульт» авыруыннан беренче айда үлеп китә, ‘ 30 % ы гомерлек инвалид булып кала. Инсульт авыруыннан үлүчеләрнең уртача яше 40-45 тирәсе. Америка Кушма Штатлары белән чагыштырганда, безнең илдә инсульт белән авыручыларның саны 5 тапкырга артык. Табибларның әйтүенә караганда, йөрәк-кан тамырлары белән авыру- [ чыларга ярдәм күрсәтер өчен «Ашыгыч ярдәм» чакыручыларның (аеруча кыш айларында) саны да артып тора. Табигать сюрпризлары һәм ат­ мосфера басымы үзгәрешләре кан тамырлары авырулары, шул исәптән ин­ сульт очракларының (баш миендә кан әйләнеше бозылу) күбәюенә китерә.

Инсульт авыруының төп сәбәпләре дип тромбозны (кан тамырында кан укмашуы), гипертония авыруын, атеросклерозны саныйлар. Тромбоз барлыкка килү куркынычы шикәр диабетыннан, югары кан басымыннан : интеккән, гәүдә авырлыгы артык зур булган, тәмәке тартучы кешеләрдә һәм гормональ контрацептив кулланган хатын-кызларда күбрәк очрый.

Инсульт янаучы группага аз хәрәкәтләнгән, кан басымы югары, каннарында холестерин күп булган, кан йөреше бозылган кешеләр керә.

Гадәттә инсульт гипертоник криз нәтиҗәсе булып санала. Неврология фәнни тикшерү институтының мәгълүматларына караганда, инсульт кичергән авыруларның 78,2 % ы аңа кадәр гипертония авыруыннан ин­ теккәннәр. Кан басымнары югары булган кешеләрдә инсульт авыруы гипотоникларга караганда 7 тапкыр ешрак очрый.

Гипертония белән авыручыларның 5-7 % ы, аритмия белән интегүче авыруларның 5 % ы инсульт кичерә.Авыруның яшен дә истән чыгарырга ярамый. Илле яшьтән соң һәр узган ун ел инсульт авыруы килеп чыгу мөм­ кинлеген ике тапкырга арттыра. 40 яшьтән соң елына бер тапкыр холестеринны тикшерү өчен лаборатор анализга кан бирергә кирәк. Артык авырлык борчымаса да, мондый тикшерү комачауламый.

Тәмәке тарту инсульт куркынычын 1,9 тапкыр арттыра. Тәмәке төтенендә булган никотин һәм агулы матдәләр, кан тамырлары стенкаларының ; эластиклыгын киметә һәм йөрәкнең кислородка ихтыяҗын арттыра. Артык симерү йөрәккә йөкләнешне көчәйтә. Аз хәрәкәтле тормыш авырлык артуга китерә һәм кан белән тәэмин итүне начарландыра. Стресс һәм артык ?.дулкынланулар йөрәк кыскаруын арттыралар һәм кан басымын күтәрәләр.

Иөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккән туганнары бар кеше­ ләргә дә кәефләрен, сәламәтлекләрен даими күзәтеп торырга кирәк.

Шулай ук элегрәк кичергән кечкенә инсультлар, кан басымнары түбән булган кешеләрнең кан басымы кинәт кенә күтәрелеп китү очраклары да сагаерга мәҗбүр итә. Йөрәк авырулары булган (йөрәк аритмиясе, инфаркт, стенокардия, йөрәк ревматизмы авыруы, йөрәк зураюы), тәмәке тартучы, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы, авырлыгы нормадан артык булган. $ еш кына гипертоник кризлар булып торган кешеләр инсульт авыруына дучар булырга мөмкин.

Соңгы елларда инсульт яшәреп китте. Хәзерге замандагы эшкә яраклы , кешеләрнең кан тамырларына тискәре психик-эмоциональ киеренкелекләр тәэсир итү дә баш миендә кан йөреше бозылуының мөһим факторы булып 5 расланган. Шуңа күрә соңгы елларда 35-40 яшьлек кешеләр арасында да бу авыруны сирәк очрый дип әйтеп булмый. ; Инсульт авыруы нәрсәсе белән мәкерле һәм куркыныч соң? Кайбер кешеләр и аның башланып китү чорын сизми кала. Бу вакытта куллар ойый башлый, яңакта, сөйләшүдә үзгәрешләр барлыкка килә, баш әйләнә, күз күрүе тоныклана. Авыруның баш миендә кан йөреше бозыла башлавына шик тумый. Бу симптомнар барлыкка килгәннән соң, 6 сәгать эчендә дәвалау процессы башланмаса, баш миенең зарарлануын туктатуга кирәк булган вакыт узды ) дип санарга мөмкин. Шуңа күрә миллионлаган кешеләр бу симптомнарны ) хәтерләп, үз вакытында саклану чараларын күрергә кирәклеген белеп торырга тиешләр. Кайгылар, стресслар, атмосфера басымының үзгәрүе, бик көчле ару, канда шикәрнең күп булуы баш миенең кан тамырларында спазмны, басымны арттырырга һәм инсульт авыруына китерергә мөмкин.

Инсульт баш миенең кан тамыры ярылуы, кысылуы йә томалануыннан гыйбарәт. Аның кайда булуына карап, паралич, парезлар, кешенең хәтере, үз-үзен тотышы бозылуын, тормышының сыйфаты үзгәрүен беләбез.

Инсультның, геморрагик (кан саркып тору) һәм ишемик (кан белән тәэмин ителеш кимүе) төрләре барлыгы билгеле. Геморрагик инсультка гипертония авыруының катлаулануы китерә. Кан тамыры зур басымга чыдый алмыйча ярыла һәм кан баш мие матдәсе өстенә агып чыга. Кан басымы астында баш мие шешенә һәм кан җыелган өлешендә баш мие һәлак була. Бу хәл авыр киеренкелекле көндә, физик-эмоциональ йөкләнеш булганнан соң күзәтелергә мөмкин. Авыруның башы көчле авыртудан ярылган кебек була, тирә-яктагы әйберләр кызыл төс алалар, косасы килә, авыру коса башлый, ‘ бите кызгылт төс ала, сулыш алуы ешая, шау барлыкка килә. Болар—инсульт ; авыруының алдан хәбәр итүче билгеләре. Инсульт үзе — паралич, сөйләшү, аң бозылуы, температура, кан басымы күтәрелүе белән характерлана.

Ишемик инсульт булганда, кан тамырлары бөтен килеш сакланалар. Тик ; спазм һәм тромб белән кан тамырының каплануы аркасында, анда кан йөреше туктала. Мондый инсульт олы яшьтәге кешеләрдә ешрак төнлә, таң алдыннан күзәтелә һәм берничә тәүлек буена сузылырга мөмкин.

Дөрес диагноз кую өчен йөрәк-кан әйләнеше системасына төрле тик­ шеренүләр уздыралар. ЭКГ ясау, махсус холтер-аппарат белән тәүлек буе мониторинг уздыру диагноз кую өчен яхшы мөмкинлек бирә. УЗИ-ска- нер белән йокы артерияләрен тикшертергә була, кан оешу мөмкинлеген лаборатор анализлар уздырып белә алалар.

Соңгы елларда Россиядә инсульт авыруын дәвалау очен заманча методлар кулланыла башлады. Моның өчен касык тирәсендә ясалган тишем аша кертеп, йокы артериясенә стент (махсус эретмәдән ясалган кечкенә торбачык) куялар, ул тарайган артерияне киңәйтә һәм баш миенең кан белән тәэмин ителүен яхшырта.

Гипертония белән авыручыларның 5-7 % ы, аритмия белән интегүче авыруларның 5 % ы инсульт кичерә.Авыруның яшен дә истән чыгарырга ярамый. Илле яшьтән соң һәр узган ун ел инсульт авыруы килеп чыгу мөмкинлеген ике тапкырга арттыра.

Инсультны булдырмас өчен, бу авыруга китерүче чирләрнең про­ филактикасын уздырырга кирәк. Авырудан саклану тәртипләрен бөтенләй билгеле түгел дип әйтеп булмый, тик күпләр бу кагыйдәләрне үтәмиләр.

Иң элек физик күнегүләр белән шөгыльләнүне тәртипкә салырга кирәк.

Көн саен җәяү йөрү киңәш ителә. Шулай ук спорт залларында махсус тренажерларда шөгыльләнүләр, чаңгыда йөрүләр файда бирми калмас.

Артык авырлыкны киметү бик мөһим. Әгәр дә гәүдәгездә май ботларда, арт санда җыелмыйча, билдә сизелә башласа, зыянлы дип исәпләнә. Ирләрнең биле — 94 см, ә хатын-кызларныкы 81 см дан артып китсә, бу гипертония авыруы барлыкка килү куркынычы тудыра башлый.

Инсультны кисәтү өчен, дөрес туклануны оештыра белергә дә кирәк.

Холестерин күп ризыклардан—казылык, майлы сырлар, итләр, бүтән төрле майлы ашамлыклардан баш тартсагыз, начар булмас. Ашамлыкларны парда, хайван майларын аз кулланып әзерләргә тырышсагыз, организмга холестерин азрак керер. Чәйнектә суны ике тапкыр кайнатырга тырышмагыз, алай суда кан тамырларын «тыгылдыра» торган зыянлы токсиннар барлыкка килә.

Ашау менюыгызны яшелчә, җимешләр кушып төрләндерергә тырышыгыз, алар канда холестеринны күпкә киметә һәм кан тамырлары системасының эшен көйлиләр. Ашаганда тозлы ризыкларны күп куллану да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Тозның организмга керү күләмен киметү өчен, аны ашамлык әзерләгәндә суга салмыйча, кирәкле кадәрен ашаганда гына кулланырга киңәш ителә. Болай ул организмга азрак керә.

Кызыл коры шәрабны аз дозаларда (100-150 мл) куллану, инсульт авыруын кисәтергә ярдәм итә. Бу эчемлектә специфик матдәләр кан тамырларының тонусын үзгәртә һәм аларны киңәйтә.

Галимнәр шундый ук антиоксидантларны әче шоколадта тапканнар.

Шуңа күрә шоколад яраткан кешеләрдә, белгечләр әйтүенчә, йөрәк-кан та­ мырлары авырулары кими һәм аларның тормышлары 5-6 елга озынрак була.

Кан тамырлары яхшы эшләсен өчен, лимфа төеннәренә массаж ясау файдалы. Шулай ук лимфа тукталып торырдай урыннарга, муенга, колак яфраклары артына, култык асларына массаж ясарга кирәк. Бу урыннарда лимфа тукталып торса, барлык йөрәк-кан тамырлары системасы интегә.

Бармак очлары белән җиңел хәрәкәт ясап, астан өскә таба бармак астында карандаш тәгәрәткән кебек итеп массаж ясарга кирәк. Массаж ясаганда, авыртып торган урыннарга аеруча игътибар бирү зыян итмәс. Чөнки ул урыннарда лимфа тукталышы көчлерәк була. Массажны каты мунчала белән саунада да ясарга ярый.

Әгәр артериаль гипертония белән интексәгез, аны еш тикшереп, вакыгында ; чараларын күреп тору яхшы. Олы кешеләрдә 140/90 нан түбән кан басымы . гына нормаль дип исәпләнә. Ләкин кайбер очракларда ул кешеләрнең шәхси үзенчәлекләренә дә бәйле. Дүләнә агачыннан ясалган дарулар, калий, кальций, магний препаратлары, аргинин һәм таурин аминокислоталары а артык югары булмаган кан басымын төшерергә ярдәм итәләр.

Инсульттан ничек сакланырга? 40 яшьтән соң елына бер тапкыр кан тамырларын махсус УЗИ белән тикшертергә. Әгәр тикшерү вакытында кан тамырларында атеросклероз барлыгы беленсә, тромб ясалуга каршы дарулар кабул итү яхшы.

Дөрес тукланыгыз. Бу канда холестеринны киметергә, авырлыкны арттырмаска ярдәм итәр. Терлек майлары, казылык, майлы итләр ашауны киметегез, сыер маен үсемлек маена алыштырыгыз.

Кан басымын күзәтеп торыгыз. Кан басымын даими югарылыкта тоту инсульт куркынычын 50 % ка киметер. Әгәр сезгә гипертония авыруы дигән диагноз куелса, тозлы ризыклар ашауны чикләгез, тәмәкене ташлагыз, 8 сәгатьтән дә азрак йокламагыз. Физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. 30 минутлык җәяү йөреп кайту инсульт куркынычын ике тапкыр киметә.

Ләкин физик йөкләнешләрне яшькә, сәламәтлеккә карап билгеләргә кирәк.

Инсультның беренче билгеләре барлыкка килү белән, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыру зарур. Хәтердә тотыгыз: һәр минут кадерле! Табиблар килеп җиткәнче авыруны биек мендәргә яткырыгыз, кысып торган киемнәрен салдырыгыз, тәрәзәләрне ачыгыз. Бернинди дару да бирмәгез.

Инсульт авыруы булганда, үз белдеклелек белән дәвалау рөхсәт ителми.

Авыру хастаханәдән чыккач, дәвалау нәтиҗәлерәк булсын өчен, массаж, махсус гимнастика һәм авыруның сөйләшүен яхшыртыр өчен махсус кү­ негүләр ясау мөһим.

Кызганычка каршы, инсульт бер тапкыр гына булмый. Аның кабатлануын ничек булдырмаска? Бер инсульт булганнан соң, алар яңадан кабатланырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, югарыда язганча, тәмәкене ташларга кирәк.

Инсульттан соң сөйләшү бозылса, хәтер начарланса, табиблар махсус препаратлар билгеләргә мөмкин. Аларны табиб кушканча кабул итәргә кирәк. Шул ук вакытта актив тормыш рәвеше алып барырга киңәш ителә.

Булдыра алган кадәр эштән аерылмаска, баш миен акыл эшенә күнектерергә (кроссвордлар чишәргә, китап укырга һ.б.) тырышыгыз.

Төрләре

үзгәртү

Инсультның ике төре була: геморрагик һәм ишемик инсульт. Беренчесе баш миенә кан саву нәтиҗәсендә барлыкка килсә, икенчесенең сәбәбе – баш миенең кайбер өлешләренең эшчәнлеге туктау. Инсульт күп вакытта ишемик характерда була, әмма беренчесе, сирәк күзәтелсә дә, бик авыр уза. Геморрагик инсульт гипертония белән авыручыларда күзәтелә. Кан тамырлары югары басымга чыдый алмый һәм шартлый. Инсультның ишемик төре, кан басымы бик түбән булып, баш миендәге кан тамырлары тыгылгач хасил була. Инсульт озак вакыт әзерләнә, әмма «чакырылмаган кунак» кебек, кисәк кенә пәйда була.

Ул төрле авырулар нәтиҗәсендә үсеш ала. Шикәр авыруы, тазару, түбән кан басымы һ.б. Шулар арасында стресс та авыру барлыкка килүдә зур роль уйный. Начар хәбәр ишеткәндә, бик нык борчылганда, физик яктан куркыныч туганда һ.б. вакытларда кешенең мускуллары киеренке халәттә була, йөрәк тибеше ешая, баш мие эшчәнлеге активлаша. Ярый ла, моннан соң организмны ял иттерсәң. Әмма кайбер вакытта ялга бөтенләй вакыт калмый. Стрессның нәтиҗәсен бераз булса да киметү өчен, берничә киңәшне истә тотыгыз: кеше булмаган берәр җиргә барыгыз да рәхәтләнеп кычкырыгыз; нервларны яшел төс тынычландыра: урамга чыгып, яшеллеккә сокланып алыгыз; диңгез балыгы ашагыз; эштә ун минутлык кына булса да яллар оештыргалагыз һ.б.

Симптомнары

үзгәртү

Инсультны таныр өчен, менә нишләргә кирәк:
- кешегә елмаерга кушыгыз, әмма ул моны эшли алмаячак;
- гади генә бер җөмләне кабатлатып карагыз, мәсәлән, бүген көн бик матур, дип;
- авыру ике кулын да өскә күтәреп карасын, әмма ул моны да эшли алмаячак яки ул аңа зур авырлык белән генә биреләчәк;
- авыру телен күрсәтсен, әгәр дә ул туры, тигез түгел икән, бу да инсультны Ц күрсәтеп торучы билге;
- авыруга, уч төпләрен өскә каратып, ике кулын өскә сузарга һәм күзләрен йомарга кушыгыз. Шул вакытта бер кул кырыйга һәм аска китә башласа, димәк, аңа инсульт булган.

Югарыдагы билгеләр күзәтелә калса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Авыруның симптомнары бетсә дә, ул яңадан кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә, хастаханәгә баруны кичектерергә ярамый. Табиблар фикеренчә, инсульт кичергән кешене 3-6 сәгать эчендә шифаханәгә китереп җиткергән очракта, аның гомерен генә саклап калмыйча, аякка да бастырып була. Алдынгы технологиялђр, шул исәптән тромболизис (инсульттан соң беренче 6 сәгатьтә бик нәтиҗәле ысул) куллану нәтиҗәсендә авыруда уңай динамика күзүтелү: пациентларның хезмәткә яраклылык кире кайта, яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфаты яхшыра.

Чыганаклар

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Disease Ontology — 2016.
  2. NDF-RT
  3. Phenocarta
  4. Phenocarta
  5. Phenocarta
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Parnell E., Shapiro L. P., Voorn R. et al. KALRN: a central regulator of synaptic function and synaptopathies // GeneElsevier BV, 2020. — ISSN 0378-1119; 1879-0038doi:10.1016/J.GENE.2020.145306PMID:33189799
  12. Sun Y. Genetic Variant of Kalirin Gene Is Associated with Ischemic Stroke in a Chinese Han Population // BioMed Res. Int.Hindawi Publishing Corporation, 2017. — ISSN 2314-6133; 2314-6141doi:10.1155/2017/6594271PMID:28706949
  13. http://www.who.int/healthinfo/global_burden_disease/estimates/en/index2.htmlБөтендөнья сәламәтлек оешмасы.
  14. (unspecified title)PMID:29273594
  15. 15,0 15,1 Grysiewicz R. A., Thomas K., Pandey D. K. Epidemiology of ischemic and hemorrhagic stroke: incidence, prevalence, mortality, and risk factors // Neurologic ClinicsElsevier BV, 2008. — ISSN 0733-8619; 1557-9875doi:10.1016/J.NCL.2008.07.003PMID:19026895
  16. (unspecified title)PMID:33302276
  17. https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/stroke-definition-2/
  18. https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/stroke-definition/