Айкидо
Айкидо (яп. 合気道) — сугышчан сәнгать төре, көрәш. XX гасыр башында Япониядә Морихэй Уэсиба башка көрәшләрне өйрәнеп яңа көрәшне уйлап чыгарган. Айкидо «ай», «ки» һәм «до» иероглифларыннан тора, һәм «көчнең гармонияле үсеш юлы» дигәнне аңлата[2]. Бу спортта осталыкның 10 дәрәҗәсе («дан»ы) бар. Айкидоның фәлсәфәсендә үзеңне саклау белән бергә дошманга зыян китермәүне төп фикер урын алып тора[3][4]. Төп максат көндәшеңне җиңү түгел, ә үзеңне камилләштерү. Хәзерге вакытта айкидоның 30дан артык юнәлеше бар.
Айкидо | |
яп. 合気道 яп. 合氣道 | |
... хөрмәтенә аталган | Айки[d] |
---|---|
Нигезләүче | Морихэй Уэсиба[d][1] |
Дәүләт | Япония |
Чыгыш иле | Япония |
Ачучы яки уйлап табучы | Морихэй Уэсиба[d] |
Айкидо Викиҗыентыкта |
Татарстанның айкидо федерациясе 2000 елда оеша.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Istituto dell'Enciclopedia Italiana Enciclopedia on line
- ↑ Saotome, Mitsugi. The Principles of Aikido(ингл.). — Boston, Massachusetts: Shambhala, 1989. — P. 222. — ISBN 978-0-87773-409-3.
- ↑ Sharif, Suliaman. 50 Martial Arts Myths(ингл.). — New Media Entertainment, 2009. — P. 135. — ISBN 978-0-9677546-2-8.
- ↑ Ueshiba, Kisshōmaru. The Art of Aikido: Principles and Essential Techniques(ингл.). — Kodansha, 2004. — P. 70. — ISBN 4-7700-2945-4.
Сылтамалар
үзгәртү- Aikido — Japansk kampkunst — Udviklet omkring 1920 — lex.dk. Den Store Danske
- Annette Münch, Rolf Bryhn. aikido // Store norske leksikon.
- АЙКИДО | Энциклопедия Кругосвет. www.krugosvet.ru.