Бһагавад Гита (IPAc-en|ˌ|b|ʌ|ɡ|ə|v|ə|d|_|ˈ|ɡ|iː|t|ɑː|,_|-|t|ə; Санскрит телендә:भगवद् गीता, IAST: bhagavad-gītā, турыдан-туры мәгънәдә: "Бһагаван" Җыры), еш Гита дип атала, бу 700-шигырьле Санскрит язмасы, ул Һинд дине Маһабһаратам изге язмасының өлеше булып тора ( Бһишма Парьяның 23-40-ынчы бүлекләре).

Кришна һәм Арджуна Курукшетрада, якынча 1820 рәсеме. Арджуна арба йөртүче Шри Кришнага ихтирам күрсәтә. Бхагавад Гита Санскрит телендә, авторы булып Вьяса тора, 700 шигырьдән тора.

Гита Пандава шаһзадәсе Арджуна һәм аны алып баручысы һәм арба йөртүчесе Кришна арасында әңгәмә рәвешендә төзелгән. Пандавалар һәм Кауравалар арасында Дхарма сугышы (хакыйкать өчен сугыш) вакытында Арджуна әхлак һәм үз туганнарына каршы сугышта үлем һәм мәрхәмәтсезлектән сагыш дилеммасы белән тулы.[1] Ул ваз кичә алырмын микән дип уйлый һәм Кришнага киңәш бирсен өчен ялвара, аның җаваплары һәм өйрәтүләреннән Бһагавад Гита тора. Кришна Арджунага "үзеңә бәйле булмыйча үз Кшатрия (сугышчы) вазифасын үтәргә киңәш итә". Кришна-Арджуна әңгәмәсендә күп рухи темалар бар, әхлакый һәм фәлсәфи сорауларны кертеп, алар Арджуна каршылаган сугыштан тыш даирәләргә керә. Бһагавад Гита буенча күпсанлы комментарийлар язылган булган, аларда асыл темаларга карашлар бик аерылып тора. Веданта комментаторлары текстта Үз һәм Брахман арасында төрле мөнәсәбәтләрне укыйлар: Адвайта Веданта асыл буларак Атманның (җан) һәм Брахманның (универсаль җан) дуаль булмавын күрә,[2] шул ук вакытта Бһедабһеда һәм Вишиштадвайта Атманны һәм Брахманны бер үк вакытта төрле дә, төрле булмаган дип тә күрәләр, шул ук вакытта Двайта Веданта Атман (җан) һәм Брахманның дуализмын күрәләр. Сугыш кырында Гитаның тезелеше кеше тормышында әхлакый көрәшнең аллегориясе буларак интерпретацияләнә.[3][4][5]

Бһагавад Гита [6][7] дхарма турында Һинду фикерләрнең,[8][7][9] теистик бһакти,[10][9] һәм йогик идеалларның синтезын тәкъдим итә. Текстта Джнана, бхакти, Карма һәм  Раджа Йога турында сөйләнә (аның турында 6-ынчы бүлектә сөйләнә), [11] анда Самкхья-Йога фәлсәфәсеннән фикерләр кергән булган. Гита Пандава шаһзадәсе Арджуна һәм аны алып баручысы һәм арба йөртүчесе Кришна арасында әңгәмә рәвешендә төзелгән. Пандавалар һәм Кауравалар арасында Дхарма сугыш (хакыйкать өчен сугыш) вакытында Арджуна әхлак һәм үз туганнарына каршы сугышта үлем һәм мәрхәмәтсезлектән сагыш дилеммасы белән тулы.[12] Ул ваз кичә алырмын микән дип уйлый һәм Кришнага киңәш бирсен өчен ялвара, аның җаваплары һәм өйрәтүләреннән Бһагавад Гита тора. Кришна Арджунага "үзеңә бәйле булмыйча үз Кшатрия (сугышчы) вазифасын үтәргә киңәш итә". Кришна-Арджуна әңгәмәсендә күп рухи темалар бар, әхлакый һәм фәлсәфи сорауларны кертеп, алар Арджуна каршылаган сугыштан тыш даирәләргә керә.[13][14][3]

Бһагавад Гита буенча күпсанлы комментарийлар язылган булган, аларда асыл темаларга карашлар бик аерылып тора. Веданта комментаторлары текстта Үз һәм Брахман арасында төрле мөнәсәбәтләрне укыйлар: Адвайта Веданта асыл буларак Атманның (җан) һәм Брахманның (универсаль җан) дуаль булмавын күрә,[2] шул ук вакытта Бһедабһеда һәм Вишиштадвайта Атманны һәм Брахманны бер үк вакытта төрле дә, төрле булмаган дип тә күрәләр, шул ук вакытта Двайта Веданта Атман (җан) һәмand Брахманның дуализмын күрәләр. Сугыш кырында Гитаның тезелеше кеше тормышында әхлакый көрәшнең аллегориясе буларак интерпретацияләнә.[3][15][5]

Бһагавад Гита [6][7] дхарма турында Һинду фикерләрнең,[8][7][9] теистик бһакти,[10][9] һәм йогик идеалларның синтезын тәкъдим итә. Текстта Джнана, бхакти, Карма һәм  Раджа Йога турында сөйләнә (аның турында 6-ынчы бүлектә сөйләнә), [11] анда Самкхья-Йога фәлсәфәсеннән фикерләр кергән булган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. The Song Celestial, Or, Bhagavad-gîtâ (from the Mahâbhârata) Being a Discourse Between Arjuna, Prince of India, and the Supreme Being Under the Form of Krishna. Roberts Bros. 1885. pp. Book one the first, page 19. 
  2. 2,0 2,1 Eliot Deutsch & Rohit Dalvi, 2004, p. 97
  3. 3,0 3,1 3,2 Sargeant, 2009, x–xviii битләр.
  4. {{cite book|author=Ronald Neufeldt|editor=Robert Neil Minor|title=Modern Indian Interpreters of the Bhagavad Gita |url=https://books.google.com/books?id=qVmSnL23_xgC&pg=PA31 |publisher=State University of New York Press |isbn=978-1-4384-1325-9|pages=31–33}}
  5. 5,0 5,1 M.V. Nadkarni, 2016, 15 битләр.
  6. 6,0 6,1 Eliot Deutsch, Rohit Dalvi, 61 бит.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Scheepers, 2000
  8. 8,0 8,1 Eliot Deutsch, Rohit Dalvi, 61 бит.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Raju, 1992, 211 бит.
  10. 10,0 10,1 Eliot Deutsch, Rohit Dalvi, 61–62 битләр.
  11. 11,0 11,1 Eliot Deutsch, Rohit Dalvi, 61–62 битләр.
  12. The Song Celestial, Or, Bhagavad-gîtâ (from the Mahâbhârata) Being a Discourse Between Arjuna, Prince of India, and the Supreme Being Under the Form of Krishna. Roberts Bros. 1885. pp. Book one the first, page 19. 
  13. Davis, 2014, 2 бит.
  14. Eliot Deutsch, Rohit Dalvi, 60–62 битләр.
  15. {{cite book|author=Ronald Neufeldt|editor=Robert Neil Minor|title=Modern Indian Interpreters of the Bhagavad Gita |url=https://books.google.com/books?id=qVmSnL23_xgC&pg=PA31 |publisher=State University of New York Press |isbn=978-1-4384-1325-9|pages=31–33}}