Һамбург
Ирекле Ганза Һамбург шәһәре (алман. Freie und Hansestadt Hamburg) — Алмания Федератив Җөмһүриятендә урнашкан шәһәр һәм бер вакытта Алманиянең 16 Федераль җирләрнең берсе - төбәк[2], тарихи Шәһәр-дәүләт.
Ирекле Ганза Һамбург шәһәре | |
---|---|
![]() | |
Ил | Алмания |
Координатлар | 53°33'N, 10°0'E |
Бургомистр | Олаф Шольц |
Нигезләнгән | 808 ел |
Мәйдан | 755,264 км² |
Мәркәз биеклеге | 6 м |
Халык саны | 1 794 453 кеше |
Халык тыгызлыгы | 2367 кеше/км² |
Сәгать кушагы | UTC+1, җәен UTC+2 |
Телефон коды | +49 40 |
почта индекслары | 20001-20999 21001-21149 22001-22609 |
Рәсми сайт | hamburg.de |
Кардәш шәһәрләр | Санкт-Петербург, Марсель, Шаңхай, Дрезден, Осака, Леон (Никарагуа), Праһа, Чикаго, Дар-эс-Салам[d], Варна[d], Окленд[1], Вальдивия, Калининград һәм Сан-Паулу |
Халык саны буенча Алманиядә икенче, Аурупа Берлегендә җиденче урын алып тора. 2014 елда шәһәрдә 1 803 752 кеше яшәгән[3] .
ГеографияҮзгәртү
Һамбург Эльба елгасының тамагынд, Төньяк диңгезенә койган урынында урнашкан, иң зур Аурупа портларыннан исәпләнә.
ТарихҮзгәртү
808 елда император Бөек Карл Hammarburg кальгасы төзи. Иске саксонча елга буенда урнашкан кала дигәнне аңлата.
Урта гасырларда Һамбург Ганза сәүдә берләшмәсенә кергән.
Танылган шәхесләрҮзгәртү
Һамбургта бөек композиторлар Георг Гендель һәм Густав Малер иҗат иткәннәр. Әле биредә мәшһүр музыкачы Дитер Болен яшәп ята.
Һамбургта 17 гасырда фосфор ясаган экспериментатор Хенниг Бранд яшәгән
Кызыклы фактларҮзгәртү
Һамбург Аурупа шәһәрләре арасында күперләр саны буенча беренчелекне алып тора. Аларның төгәл саны да билгесез (2300 белән 2500 арасында, Венециядә 400 генә).
Һамбургның иң зур районы — Альтона исемле. Һамбург «ирекле шәһәр» буларак мөстәкыйль тормыш алып барганда, Альтона Дания падишаһлары биләмәсендә кала.
Һамбургта «Ак Тайсон» — Руслан Чагаев күнекмәләр ясый.
ГалереяҮзгәртү
Бисмаркка һәйкәл
- ↑ https://www.hamburg.de/pressearchiv-fhh/4004676/2013-06-10-pr-auckland-und-hamburg2/
- ↑ Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь аналогы
- ↑ Калып:Metadata Population DE-HH