Ганза сәүдә берләшмәсе
Ганза сәүдә берлеге яки Ганза, Ганзея — XIV—XVI гасырларда Аурупада сәүдә шәһәрләрен берләштергән берлек (союз). Берлек Балтыйк һәм Төньяк диңгезләрендәге бөтен сәүдәне кулында тоткан һәм башка төбәкләрдә аның монополияләре булган. Берлек 1241 елда Любек белән Гамбург калалары килешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Ганза — XIII—XVII гасырларда булган иң озын гомерле халыкара сәүдә-икътисади берлеге. Ирекле алман калалары һәм Төньяк Аурупаның башка калаларының берлеге XIII—XVII гасырларда сәүдәгәрләргә булышлык күрсәтү өчен хезмәт итә.
Берлек әгъзалары
үзгәртүБашлыча Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре бассейннарында урнашкан 200-дән артык эре һәм кече шәһәрләр Ганза берлегенең әгъзасы булып торган. Гомуми шарт һәм кануннар төзү өчен шәһәр вәкилләре даими рәвештә Любекка съездларга җыелган.
Газага кермәгән шәһәрләрдә берлекнең вәкиллекләре һәм филиаллары булган, алар арасында Брүгге, Берген, Новгород һәм Лондон — иң зурлары.
- Айнбек
- Берлин (1451 йылға тиклем)
- Бранденбург
- Бремен
- Бреслау (Вроцлав)
- Венден (Цесис)
- Виндау (Вентспилс)
- Висмар
- Вольмар (Валмиера)
- Гамбург
- Голдинген (Кулдига)
- Грайфсвальд
- Данциг (Гданьск)
- Дерпт (Тарту)
- Дортмунд
- Зост
- Каммин (Камень-Поморский)
- Кёзлин
- Кёльн
- Кёнигсберг (Калининград)
- Киль
- Кокенгаузен (Кокнесе)
- Кольберг (Колобжег)
- Кракау (Краков)
- Кульм (Хелмно)
- Лемзаль (Лимбажи)
- Любек
- Люнебург
- Магдебург
- Мемель (Клайпеда)
- Мюнстер
- Пренцлау
- Рөвел (Таллин)
- Рига
- Росток
- Рууп (Страупе)
- Торн (Торунь)
- Хамм
- Штаде
- Штеттин (Щецин)
- Штральзунд