Бранденбург
Бранденбург (алман. Brandenburg) — Федераль Алмания Республикасының федераль җире, административ берекмә. Башкаласы— Потсдам.
География үзгәртү
Бранденбург көнбатыштан Саксония-Анһальт, төньяктан Мекленбург — Алгы Померания ландеры, көнчыгыштан Польша, көньяктан Саксония җире белән чиктәш. Җирләрнең 30% урман били.
Авыл хуҗалыгы үзгәртү
Бранденбург җире нарат урманы, күлләргә бай. Фәкыйрь, комлы туфраклы Бранденбург җирендә бәрәңге һәм арыш устерелә. Уңдырышлы туфраклы Укмак һәм Одер җирендә бодай, чөгендер һәм тәмәке үстерелә. Берлин тирәли һәм Перевал урманында җиләк-җимешчелек һәм терлекчелек үсеш алган.
Икътисад үзгәртү
Түбән Лужица соры күмер руднигы (Зененгер янында) һәм туку фабрикасы (Гун, Форст, Котбус) урнашкан. Аграр сектор иктисадның төп өлешен алып тора. Урман күп булганлыктан урман хуҗалыгы икътисадта зур өлеш алып тора. Машиналар төзү, электроника, оптика, азык һәм химия сәнәгате үскән.
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ Absatz 1 (3) // Конституция земли Бранденбург — 1992.
- ↑ https://web.archive.org/web/20160303232210/https://www.statistik-berlin-brandenburg.de/Publikationen/OTab/2014/OT_A01-12-00_124_201312_BB.pdf
- ↑ Startseite | Landesregierung Brandenburg