Түбән Лужица теле

Түбән Лужица теле (шулай ук венд теле; үзатамасы: dolnoserbska rěc, dolnoserbšćina) — лужичаннарның, башкача лужица сербларның ике әдәби телләренең берсе, Көнчыгыш Германиядә Бранденбург җирендә Түбән Лужицада таралган. Көнбатыш славян телләренең лужица суб-төркеменә карый. Түбән лужица телендә сөйләшүчеләр саны 6860 кеше.
Түбән лужица теленең югары лужица теле белән уртак хасиятләре бар һәм барлык көнбатыш славян тел хаситләре бар. Моннан ары, хасиятләрнең бер өлеше лужица телләрен лехит суб-төркеме телләре белән берләштерә, башка өлеше - чех-словак суб-төркеме телләре белән. Түбән лужица теле югары лужица теленнән тел системасының барлык дәрәҗәләрендә аерылып тора: фонетикада (шартлаулы барлыкка китерүле g таралышы; č аффрикатасының калын сызгыручы c белән тәңгәл килүе; p, t, k -дан соң r тартыгының калын š-га үзгәрүе; ć, ʒ́ ның фрикатив нечкә сызгыручы ś, ź-га үзгәрүе), морфологиядә (супина булуы; диалектларда аорист һәм имперфект формалары булмавы) һәм лексикада (bom «агач»; twarc «балта остасы»; gluka «бәхет» һ.б. тәңгәл килүче югары лужица štom, ćěsla, zbožo сүзләренә капма-каршы китереп. Түбән лужица әдәби нормасына зур йогынтыны югары лужица теле ясаган, югары лужица теленнән аермалы буларак түбән лужица теле әзрәк нормальләштерелгән һәм кырыс кодификацияләнмәгән, тотрыксызлык һәм күбрәк юрамалар булуы белән хасиятләнә.

Искәрмәләр үзгәртү