Индонезия теле (үзатамасы Bahasa Indonesia — бахаса индонесиа) — Индонезия Җөмһүриятенең рәсми теле (1945 елдан) һәм илнең милләтара аралашу теле. Көнчыгыш Тиморның эшче телләренең берсе (матбугат теле). Әлеге телдә ~200 миллионнан артык (2010, бәяләмә) кеше теге яки бу дәрәҗәдә сөйләшә ала, шул исәптән 43 млн кеше гаиләдә-көнкүрештә куллана, 156 млн кеше индонезия телен икенче тел буларак куллана.

Индонезия теле
Үзисем:

Bahasa Indonesia
(бахаса индонесиа)

Илләр:

Индонезия байрагы Индонезия,
Көнчыгыш Тимор байрагы Көнчыгыш Тимор

Рәсми халәт:

Индонезия байрагы Индонезия
Көнчыгыш Тимор байрагы Көнч. Тимор (эшче тел)

Күзәтүдә тора:

Pusat Bahasa

Сөйләшүчеләр саны:

~200 млн (2010, бәяләмә)

 Классификация
Төркем:

Австронезия телләре

Көнбатыш малай-полинезия телләре
Көнбатыш индонезия телләре
Язу:

латиница (Индонезия-Малайзия әлифбасы)

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

инд 210

ISO 639-1:

id[1]

ISO 639-2:

ind

ISO 639-3:

ind

Тарих үзгәртү

 
Һава аланы терминалында индонезия теле
 
Индонезиядә киртә
 
Индонезия теле автобуста реклама өчен кулланыла

Индонезия теле — малай теленең Индонезиядә дәвам итүе һәм үстерелеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Малай теленең фонологик, грамматик төзелеше һәм лексикасы индонезия теленең нигезен тәшкил итә. Кабул ителгән классификация буенча, индонезия теле Австронезия телләренең көнбатыш малай-полинезия тармагына карый; көнбатыш индонезия телләренә кертеп карала. Индонезия теле (этник) диалектларга бүленми. Җирле сөйләшләре һәм социаль катламнар сөйләшләре бар.

Индонезия теле Суматра һәм Ява утрауларында малай теленең язма-әдәби тел һәм гади сөйләм формалары конвергенциясе (convergo — якынаю) нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Европа телләренең рәсми жанрлар һәм публицистика аша йогынтысы шулай ук зур булган. 1928 елда Индонезия яшьләре конгрессында кабул ителгән «индонезия теле» термины (1945 елда индонезия теле илнең рәсми теле дип игълан ителгәч, бигрәк тә) «малай теле» атамасын кысрыклап чыгара.

Дөресәйтү үзгәртү

Индонезия теленең орфоэпик нормалары билгеләнмәгән. Үзара кабул ителгән узус (лат. usus — гадәт, кагыйдә) буенча, гади сөйләм малай теле эталоннарыннан Җакарта сөйләменә юнәлтелгән. Җакарта сөйләме нәтиҗәсендә: малай диалектларындагы R урынына шаулы апикаль r әйтелә; Ява алынмаларындагы кебек, басым астында ә; малай диалектларындагы aḽ, aự урынына нейтраль вариантларда ɛḽ, әự дифтонглары кулланыла. Индонезия теле үзләштергән алынмаларда малай теле кушиҗеге фонетик төзелешенең кайбер кагыйдәләре үтәлми: ə, ɛ сузыклары соңгы иҗектә дә очрыйлар; ɛḽ, әự дифтонглары соңгы иҗектә генә түгел, соңгы иҗектән алдагы иҗектә дә очрыйлар; кушиҗекнең башында һәм уртасында ике тартык янәшә килү очраклары күбәя (телнең үз сүзләрендә әлеге икетартыклар морфема чикләрендә генә очрый); өч тартык янәшә килгән очраклар да бар.

Индонезия теленең грамматик һәм лексик нормалары 1960 елларның ахырына формалашып бетә. Төзелеше буенча индонезия теле — агглютинатив тел (префикслар өстенлек итә). Телдә сүзне икеләйтеп әйтү алымы киң кулланыла. Сүзнең тамыры күп очракта ике иҗектән тора һәм мөстәкыйль сүз булып та хезмәт итә. Грамматикада синтетик һәм аналитик ысуллар бер-берсен тулыландыра.

Морфология үзгәртү

Исемнәр грамматик яктан төрләнми, яңа сүзләр ясау өчен хезмәт итә. Күчемле һәм күчемсез фигыльләр, шулай ук сыйфат сүзләр хәбәр буларак кулланыла. Фигыльнең ике төп морфологик төркеме (категориясе) бар: актив һәм пасив юнәлешләре, күчемлелек.

Сүз тәртибе үзгәртү

Гади җөмләдә сүз тәртибе «ия + хәбәр + тәмамлык» тәртибендә була. Җөмләнең иярчен кисәкләре булган аергыч һәм тәмамлыкның баш кисәкләрдән соң (артта) килү кагыйдәсе яши. Хәлләр җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала. Ярдәмлек сүзләр, гадәттә, төп сүздән алда килә.

Грамматикада килешләр, бәйлекләрнең саны, аергыч иярчен җөмлә һәм хәл иярчен җөмлә кергән катлаулы синтаксик конструкцияләр саны арта.

Лексика үзгәртү

Индонезия теле лексикасына гарәп, нидерланд, инглиз телләреннән сүзләр һәм гыйбарәләр алынган. Ява теленнән, сундан теленнән, җакарта теленнән (диалект) алынмалар керү дәвам итә. Яңа сүзләр (бигрәк тә заманча фәнни терминнар) ясау киң таралган.

Индонезия телендә югары һәм урта мәктәпләр эшли, бай тарихлы матур әдәбияты бар. Рәсми, мәдәни һәм эшлекле даирәләрдә индонезия теле Индонезиянең башка милләтләре телләрен кысрыклый бара.

Язу үзгәртү

Индонезия теле XX гасыр башыннан латин әлифбасын куллана. 1972 елда индонезия теле һәм малай теленең Малайзия варианты өчен уртак һәм кулай булган латин транскрипциясе системасы кабул ителгән. Индонезия телендә 30 аваз. Алфавитта 26 хәреф:

Aa, Bb, Cc, Dd, Ee, Ff, Gg, Hh, Ii, Jj, Kk, Ll, Mm, Nn, Oo, Pp, Qq, Rr, Ss, Tt, Uu, Vv, Ww, Xx, Yy, Zz.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Индонезия телендә Санскрит теленнән алынма сүзләр исемлеге

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 11 (Изл-Исл). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-342-2

Әдәбият үзгәртү

  1. Bahasa Indonesia. Deskripsi dan Teori. Yogyakarta, 1991.
  2. Kamus Besar Bahasa Indonesia. 3 tj. Jakarta, 2001.
  3. Демидюк Л. Н., Погадаев В. А. Русско-индонезийский словарь. М., 2004.
  4. Погадаев В. А. Индонезия. Краткий справочник. Русско-индонезийский разговорник. М.: «Ключ-С», 2013. ISBN 978-5-93136-203-8.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү