Көнчыгыш Тиморда ислам

Көнчыгыш Тиморда ислам (порт.  O Islã em Timor Leste) — Көнчыгыш Тимор территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Көнчыгыш Тимор халкының (1 млн 318 мең кеше) 0,1 % ы (3 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ил башкаласы Дилидә 1 700 мөселман яши. Мөселманнарның күпчелеге — сөнниләр.

Ил башкаласы. Дилидәге Ән-Нур мәчете. Күп мәртәбәләр җинаятьчеләр мәчеткә һөҗүм иткән. 2014 елда ремонттан соң яңадан ачылган

Тарих үзгәртү

Көнчыгыш Тимор Индонезия оккупациясенә кадәр өч йөз ел дәвамында Португалия колониясе булган. 1975 елда илне Индонезия оккупацияли, нәтиҗәдә 170 меңнән артык кеше һәлак булган. 1999 елда референдумда Көнчыгыш Тимор күпчелек тавыш белән бәйсезлек өчен тавыш бирә. Илдә көчләү һәм талау белән шөгыльләнүче төркемнәрне бастыру өчен, БМО тынычлык булдыру көчләрен кертергә мәҗбүр була. 2002 елның 20 мае төнендә Көнчыгыш Тимор бәйсез дәүләт итеп игълан ителә[2].

Көнчыгыш Тиморда ислам үзгәртү

Көнчыгыш Тимор мөселманарына җирле гарәпләр һәм индонезиялеләр керә. Алар соңгы дистә ел дәвамында бизнес өчен мөмкинлекләр эзләп яки Индонезиянең бәйсезлек өчен көрәшүче провинциягә күчүне хуплаган милли сәясәте кысаларында Көнчыгыш Тиморда төпләнгән. 2015 елгы халык санын алу вакытында Көнчыгыш Тиморның 2 850 ватандашы ислам динен тотуын белдергән (1 695 мөселман ил башкаласы Дилидә, 258 Баукау, 236 Лаутем, 212 Виквекведә һ. б. яши)[3].

2005 елдан, күп санлы христиан бәйрәмнәре белән беррәттән, Ураза гаете һәм Корбан гаете дәүләт бәйрәме буларак билгеләнә [4].

Көнчыгыш Тимор гарәпләре үзгәртү

 
Көнчыгыш Тимор мөселманнары

Рим католик чиркәве өстенлек иткән Көнчыгыш Тиморда мөселманнар һәрвакыт азчылыкта булган. Шулай да ике җәмгыять күп гасырлар гармониядә яши.

Беренче гарәп сәүдәгәрләре Көнчыгыш Тиморда сандал агачы, коллар Һәм бал сатып алып, Ява һәм Сулавеси аша Кытайга һәм Һиндстанга озаткан. Аларның токымнары, нигездә, Көнбатыш Дилинең Кампунг-Алор (Kampung Alor) районында укмашып яши. 1949 елгы халык санын алу вакытында илдә 149 гарәп булган.

XIX гасыр ахырында Һадрамауттан(ингл.) чыккан Йәмән гарәпләре Португалиянең колониясе булган Тиморда(ингл.) урнашкан, алар көньяк-көнчыгыш Азия халкы белән өлешчә катнашкан. Гарәп җәмгыятенең кайбер әгъзалары япон оккупациясе вакытында (1942—1945 еллар) Япония хәрби полициясендә административ вазыйфалар били, шуның аркасында аларны дошман белән хезмәттәшлектә гаеплиләр.

1957 елда күп кенә гарәпләр мөселман халкы яшәгән Индонезия гражданлыгын алу өчен Дилидәге Индонезия консуллыгына гариза бирә, Португалия моңа җавап итеп, аларга Португалия гражданлыгы тәкъдим итә.

1970 еллардан гарәпләр Көнчыгыш Тиморда аурупалылар, кытайлар һәм тиморлар белән дүрт социаль-этник төркемнең берсе булып тора.

Мәчет үзгәртү

 
Дилидәге Ән-Нур мәчете

Ән-Нур мәчетеКөнчыгыш Тимор башкаласы Дили мәчете. Ул башкаланың гарәпләр укмашып яши торган Кампунг-Алор районында урнашкан.

1940-елларда гарәп азчылыгы Дилидә беренче мәчет бинасын төзү өчен тырышлык күрсәтә башлый. Имам хаҗи Хәсән ибн Абдулла Балатиф тырышлыгы 1955 елда мәчет төзелеп бетә. Дилидәге Рим католик чиркәве епархиясе башлыгы бина өчен кирпеч бирә. Соңрак ул мөселман бәйрәмнәре вакытында мәчеткә еш килеп йөри. Мәчет бинасы 1981 елда ремонтлана.

1999 елгы Көнчыгыш Тимор кризисы(ингл.) һәм 2006 елдагы {Тәрҗемә ителмәгән 3|2006 елдагы Көнчыгыш Тимор кризисы|{тәртипсезлекләр|en|2006 East Timorese crisis}} вакытында мәчет качаклар өчен сыену урыны булып хезмәт иткән. Аларны мәчет комплексына керүче классларда урнаштырганнар. Мәчетне һөҗүм итүче бандитлардан БМОның яхшы коралланган тынычлык урнаштыручы көчләре (АКШ, Австралия, Яңа Зеландия, Малайзия, Португалия) вәкилләре саклаган [5][6].

Епископ Карлуш Фелипе Хименес Белу (Carlos Felipe Ximenes Belo, 1996 елда Көнчыгыш Тимордагы конфликтны тыныч юл һәм гаделлек белән чишү буенча тырышлыклары өчен Тынычлык өчен Нобель премиясен алган), үзенең элеккеге башлыгы үрнәгенә ияреп, Рамазан ае тәмамлануны билгеләп үтүче ислам бәйрәме – Корбан гаете алдыннан, мәчеттә булып, мөселманнарга аларның тарихи мәчет бинасын һәм башка ислам гыйбадәтханәләрен бандитлар һөҗүменнән яклаячагын белдергән.

2002 елның декабрендә мәчет мөселман булган премьер-министр Әлкатирига каршы протест белдерүчеләр тарафыннан утка тотыла. Епископ (2002 елдан) Базилио ду Насименто (Basilio do Nascimento) католиклар кылган гамәл өчен мөселманнардан гафу үтенә; мөселман җәмгыятенең руханиларына җомга вәгазьләрен тапшыру өчен католик чиркәве радиостанциясеннән файдаланырга тәкъдим итә, шулай ук аларны католик семинариясендә ислам турында лекцияләр укырга чакыра[7].

2012 елгы парламент сайлауларыннан соң тәртипсезлекләр вакытында кайбер демонстрантлар мәчеткә зыян китерергә тырыша. Һөҗүм итүчеләрнең 16 сы полиция тарафыннан тоткарланган[8].

Дили мәчетенең имамы (2018 елдан) — Хулио Мөслим Антонио да Коста (Julio Muslim António da Costa).

2019 елдан Көнчыгыш Тиморның мөселман милли шурасы (Konsellu Nasionál Islam Timor-Leste) рәисе — Әхмәд Али Алаюди (Ahmad Ali Alayudi).

 
Ариф Абдулла Сагран

2018 елдан Көнчыгыш Тимор (Тимор-Лешти) ислам җәмгыяте үзәге (CENCITIL) президенты — Ариф Абдулла Сагран (Arif Abdullah Sagran). Ислам җәмгыяте президенты Ариф Абдулла Сагран, Тимор-Лештида ислам белеме дәрәҗәсе бик түбән, дип белдергән. 5 мөселман баласын чит илгә (Индонезиягә) укырга җибәрү өчен Диннәр эшләре буенча министрлык стипендияләр биргән. Күпчелек студентлар кире кайтмый. Алар Индонезиядә урнашуны өстен күрә.[9].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү