Индонезиядә ислам

Индонезиядә ислам (индон. Islam di Indonesia) — Индонезия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Индонезия халкының (273 млн 523 мең кеше) 87,20 % ы (229 млн кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 12,70 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Индонезиядә тарафдарларының саны буенча беренче урындагы дин. Индонезия шулай ук дөньядагы иң күп мөселман кешесе яши торган ил булып санала. Абсолют сан буенча Индонезиядәге мөселманнар саны Һиндстандагы (201 млн), Пакистандагы (200 млн) һәм Бангладештагы (153 млн) мөселманнар саныннан зуррак. Һиндстан мөселманнарының зур күпчелеге (~99 %) — сөнни мөселманнар[2], әхмәдия азчылыгы бар.

ТарихҮзгәртү

Индонезия архипелагының хәзерге халкы арасында Ислам чагыштырмача яңа һәм тарафдарлары саны буенча иң күп дин булып тора. Ил халкының 87,20 % ы ислам динен тотуын белдергән (2020).

XIIIXV гасырларда гарәп һәм Һиндстанның мөселман сәүдәгәрләре һәм вәгазьчеләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә моңарчы буддачылык, шаманлык, анимизм белән таныш булган Индонезия халыклары арасында ислам актив тарала башлаган. 1292 елда утрауларда агачтан беренче мәчетләр төзелгән. Ислам архипелагның көнбатышыннан көнчыгышына таба таралыш ала.

XVIXIX гасырларда Көнбатыш Аурупа колонизаторлары һәм миссионерлары: португалиялеләрФлорес(ингл.) (хәзер халыкның 91,6 % ы католиклар) һәм Тимор(ингл.) (халыкның 90 % ы христианнар) католик утрауларында һәм голландиялеләр — протестант Папуа утравында (хәзерге Индонезия провинциясе булган Папуа(ингл.) халкының 75 % ы христианнар) эшчәнлеге аркасында ислам таралышы бераз тоткарлана [3]. Архипелагның эре утрауларында (Ява, Суматра) урнашырга өлгергән Ислам институтлары автохтон халыкка голландиялеләрнең каты эксплуатацияләвенә каршы көрәшергә булышкан.

Мөселманнарны күчерү программасыҮзгәртү

XIX гасыр уртасыннан Голландия колонизаторлары һәм 1949 елда бәйсезлек алган Индонезия хөкүмәте халык тыгыз утырган Ява утравыннан (шулай ук Бали, Мадура утрауларыннан) мөселман халкын илнең эчке (көнчыгыш) утрауларына (Яңа Гвинея, Калимантан, Суматра, Сулавеси һ. б.) күчерү программасын тормышка ашыра. Мөселманнарны күчерү юлы белән Голландия хөкүмәте илнең көнчыгышындагы католик дине гегемониясен җимерергә омтыла.

Индонезия хөкүмәтенең максаты, элеккеге хакимиятнеке кебек үк, хезмәт ресурсларын яңадан бүлү һәм көньяк-көнбатыш утраулардагы халык тыгызлыгын киметү була. Шулай ук илнең көчле авторитар мөселман үзәк хакимияте христиан динендәге периферия утрауларын контрольдә тотарга һәм элек (голландиялеләр килгәнче) бәйсез булган утрауларда сепаратизм тенденцияләрен киметергә омтыла.

1969 елда мөселманнарны илнең эчке утрауларына күчерү программасына(ингл.) Бөтендөнья банкы финанс ярдәме күрсәтә[4].

Мөселманнарны илнең эчке утрауларына күчерү программасы каты тәнкыйтьләнә. Эчке утраулардагы австронезия телләре гаиләсенә керүче 150 тел юкка чыккан яки юкка чыгу алдында тора. Кече телләрнең юкка чыгуының төп даими факторы булып дәүләтнең лингвистик сәясәте тора, әлеге сәясәт милли берләшү һәм гомуми модернизацияләү коралы буларак индонезия телен раслауга юнәлдерелгән. Индонезия телендә генә белем алу рөхсәт ителә, башлангыч мәктәптә үк җирле телләрне куллану тыелган[5].

1980 елда Әхмәдия җәмгыятен тыю турында фәтва кабул ителгән.

Илдә мөселман халкының радикальләшү дәрәҗәсе төрле. Ул көнбатыш утрауларда, шулай ук борынгырак христиан халкы һәм яңа күченгән мөселманнар арасындагы конфликтлар булып торучы төбәкләрдә югары. 2015 елның июлендә Яңа Гвинея утравындагы Папуа округында христианнарның Ураза гаетенә каршы протест митингы уза[6].

Индонезия мөселманнарының иң югары идарә органы — Индонезия голәмәләр шурасы (индон. Majelis Ulama Indonesia)[7].

ФотогалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү