Төп менюны ачу

Португал телле илләр берләшмәсе

Португаль телле илләр берләшмәсе (порт. Comunidade dos Países de Língua Portuguesa, CPLP) — 1996 елның 17 июлендә төзелгән һәм португал теле рәсми булган илләрне берләштергән халыкара оешма.

Португал телле илләр берләшмәсе
Comunidade dos Países de Língua Portuguesa (CPLP)

CPLPmap.png

CPLP илләре дөнья картасында

штаб-фатир:

Лиссабон, Португалия

Рәсми теле:

португал теле

Җитәкчеләр
Башкаручы сәркатип

Мозамбик байрагы Мураде Исаак Мурарджи
(2012 елның 18 сентябреннән)

Нигезләү
Португал телле илләр берлеге

17 июль 1996

http://www.cplp.org/

Берләшмәгә Португалия һәм аның элекке колонияләре — Ангола, Бразилия, Гвинея-Бисау, Кабо-Верде, Мозамбик, Сан-Томе һәм Принсипи керә. 2002 елда бәйсезлек игълан иткәннән соң берләшмәгә Көнчыгыш Тимор кушыла. Моннан башка оешмага күзәтче буларак Экваториаль Гвинея, Маврикий һәм Макао керә.

2005 елда Берләшмәнең әгъза-илләре Анголаның башкаласы Луандада 5 май көнен «Бөтендөнья португал теле һәм мәдәниятен бәйрәм итү көне» итеп игълан итә.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

 
Дөнья картасында португал теле рәсми тел булган территориаль берлекләр