Илшат Гафуров
Илшат Гафуров, Илшат Рәфкать улы Гафуров, рус. Гафу́ров Ильшат Рафкатович (01.08.1961) – сәясәтче, хакимият-хуҗалык җитәкчесе, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (2010), Татарстан ректорлар шурасы рәисе (2010), икътисад фәннәре докторы (2005), физика-математика фәннәре кандидаты, профессор (2008). Татарстанның атказанган икътисадчысы (2002), РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2009).
Илшат Гафуров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илшат Рәфкать улы Гафуров |
Туган | 1 август 1961 (59 яшь) ТАССР Баулы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | икътисадчы, ректор |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Балалар | кызлары |
Бүләк һәм премияләре | РФ хөкүмәте премиясе (2009)![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1961 елның 1 августында Баулы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) туган. Казан дәүләт университетының физика факультетын (1983), шул ук уку йортында аспирантураны (1988), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1997), Әлмәт нефть институтын (2004) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1983-1985, 1988-1992 Алабуга дәүләт педагогия институты гомуми физика кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы.
- 1992-1995 «Зилант» төбәк хуҗалыкара ассоциациясе генераль директоры.
- 1998-2006 Алабуга шәһәре башлыгы. Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын үзгәртеп кору буенча эш алып барыла, яңа спорт корылмалары төзелә, шәһәр туристлык үзәгенә әверелә.
- 2006-2010 Алабуга муниципаль районы хакимияте башлыгы. «Алабуга» аерым икътисади зонасы булдырыла.
- 2010 елның апреленнән Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры. Ректор вазифасындагы эшчәнлегенә бәяләмә төрле[1].
- 2010 елның июненнән Татарстан вуз ректорлары шурасы рәисе.
Иҗтимагый эшчәнлегеҮзгәртү
- 1995-2005 I һәм II чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, 1995-1998 Татарстан Дәүләт шурасының икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе урынбасары.
- 1995-2011 Алабуга шәһәр шурасы депутаты.
- 2012-2014 IV чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы.
- 2014 елның октябреннән V чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
- 2019 елның 9 сентябреннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты[2]. .
Фәнни хезмәтләреҮзгәртү
Гомуми физика, социаль-икътисад реформасы темасына язылган 30 лап хезмәте бар.
- Методология разработки стратегических программ социально-экономического развития территории. Казань, 2003.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2002 Татарстанның атказанган икътисадчысы
- РФ торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре
- 2009 РФ хөкүмәте премиясе
- «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены
- 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- ЮНЕСКО «Алтын пальма ботагы» дипломы
- «Петр I шәрәфле тамгасы» ордены
- 2020 «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале[3].
ЧыганакларҮзгәртү
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Ректор вазифасыннан алуны сорыйлар
- ↑ Гафуров Ильшат Рафкатович. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Рифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ, 29.08.2020
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)