Ирек Минзәки улы Мортазин (1964 ел, 5 апрель, ТАССР, Саба районы) — журналист һәм блогчы, сәяси активист. Татарстан Республикасы президентының пресса үзәгенең элекке җитәкчесе (19992002).

Ирек Мортазин
Туган телдә исем Ирек Минзәки улы Мортазин
Туган 5 апрель 1964(1964-04-05) (59 яшь)
Татарстан АССР, Саба районы, Байлар Сабасы
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре журналист, сәяси активист
Сайт        irek-svoboda.info

 Ирек Мортазин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Ирек Мортазин эше үзгәртү

2008 елның 12 сентябрендә Ирек Мортазин үз блогында Татарстан президенты Минтимер Шәймиевнең үлеме турында хәбәр урнаштыра. Минтимер Шәймиев 18 сентябрьдә Тикшерү комитетына үзенә яла ягу турында гариза тапшыра. Шул ук елның декабрь аенда Тикшерү комитеты эш ача, 2009 елның август аенда Киров район мәхкәмәсе бу эшне карап үтә һәм Ирек Мортазинга гаепләү карары чыгара. Ул бер ел һәм тугыз айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасына хөкем ителә. 20092010 елларда җәза срогын Питрәч районы Пановка төрмәсендә уза.

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, өч баласы бар.

Искәрмәләр үзгәртү