Казанның Киров районы
Казанның Киров районы (рус. Кировский район) — шәһәрнең көнбатыш өлешен биләп торучы Казан районы.
Ил | Россия |
---|---|
Статус | Шәһәр районы |
Керү | Казан |
Халык (2010) | 109 066 кеше[1] |
Мәйдан | 108,79 км² |
География
үзгәртүШәһәрнең үзәк өлеше буенча чик Идел һәм Казансу елгалары буенча үтә, көнчыгышта һәм төньякта Мәскәү районы белән чиктәш, көнбатышта — Татарстанның Яшел Үзән районы белән.
Районга шулай ук Юдино поселогы, һәм тагын 10 поселок керә: Залесный, Яңа Юдино (Беляевский), Займище, Хуҗәмәт, Красная Горка, Яңа Аракчино, Калинин, Иске Аракчино, Игумново-Лагерная, Лебяжье. Районның зур өлешен Казандагы иң эре урман зонасы һәм сәнәгый зона алып тора.
Тарих
үзгәртү1920 елда Адмиралтейский һәм Ягодный бистәләрен Казансу артындагы поселоклар белән кушу нәтиҗәсендә Объединённо-Слободской район барлыкка китерелә, 1925 елда ул Зареченский дип үзгәртелә, 1928 елдан — Пролетарский. 1934 елда Пролетарский районыннан Ленин районын аерып чыгаралар. 1935 елда Пролетарский район Киров районы дип атала башлый.[2]
Киров районы җитәкчеләре
үзгәртү- ...
- 1965―1968 ― Индус Зарифулла улы Фәтхуллин (1933―1993) ― район башкарма комитеты рәисе;
- ...
- 1985—1985 ― Геннадий Иванович Зерцалов (26.05.1947) ― район башкарма комитеты рәисе;
- 1985—1987 — Николай Васильевич Мачтаков (14.05.1941) ― район башкарма комитеты рәисе;
- 1987—1989 — Владимир Егорович Селиванов (02.09.1947) ― район башкарма комитеты рәисе;
- 1989—1998 — Владимир Геннадьевич Соловьев (29.08.1954) ― район башкарма комитеты рәисе, администрация башлыгы;
- 1998—2006 — Александр Георгиевич Барышев (19.10.1954) — администрация башлыгы;
- 2006—2007 — Александр Евгеньевич Сергеев (26.05.1966) — администрация башлыгы;
- 2007—2009 — Айрат Рәфкать улы Нуретдинов (11.11.1971) — администрация башлыгы;
- 2009—2016 — Дамир Илдус улы Фәттахов (11.10.1979) — администрация башлыгы;
- 2016 ― 2024 — Сергей Александрович Миронов (1.07.1983) — администрация башлыгы.
Моны да карагыз
үзгәртүКиров районы урамнары
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Казанның Киров районы 2011 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.