Айрат Нуретдинов

Айрат Нуретдинов, Айрат Рәфкать улы Нуретдинов (1971 елның 11 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) – Татарстанның сәясәт һәм хуҗалык эшлеклесе, 20122019 елларда ТР Президенты ярдәмчесе, 2019 елның 6 маеннан «Таттелеком» АҖ генераль директоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы.

Айрат Нуретдинов
Туган телдә исем Айрат Рәфкать улы Нуретдинов
Туган 11 ноябрь 1970(1970-11-11) (53 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре радиофизик
Балалар ике кызы
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТР атказанган икътисадчысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1971 елның 11 ноябрендә Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туган. «Радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1994).

19951996 елларда Казандагы «Алида-Про» фирмасының фонд кибете идарәчесе.

19962005 елларда Казан шәһәре администрациясенең коммуналь хуҗалык белән идарә итү буенча комитетында: беренче категорияле белгеч, әйдәүче белгеч, бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары, комитет рәисе.

2006 елдан Казан башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары.

20072009 елларда Казанның Киров районы хакимияте башлыгы.

20092012 елларда ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.

2012 елның июленнән ТР Президенты ярдәмчесе. 2012 елның октябреннән ТР Президенты каршындагы дәүләт җир резервлары фонды попечительләр шурасы рәисе. 2018 елның 9 мартыннан намуссыз йорт төзүчеләрдән зыян күргән шәхесләрне яклау республика фонды шурасы әгъзасы.

2019 елның 6 маенннан (Лотфулла Шәфигуллин урынына) «Таттелеком» АҖ генераль директоры[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, ике кызы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү