«Таттелеком»Россиянең телекоммуникацияләр компаниясе. Кәрәзле элемтә (GSM һәм LTE), җирле телефон элемтәсе, Интернетка керү мөмкинлеге, кабельле телевидение һәм башка хезмәтләрне куллану мөмкинлеген бирә.

Таттелеком
Тип

ачык компания

Листинг на бирже

MOEX: TTLK

Ключевые фигуры

Нуретдинов Айрат Рәфкать улы (Генераль директоры)

Отрасль

Телекоммуникации (ХСТК61)

Продукция

Телефония, интернетка керү, IPTV, кабель телевидениесе, кәрәзле элемтә

Чистая прибыль

801,3 млн. сум (2017 ел)

Число работников

5 158 кеше

Материнская компания

«Связьинвестнефтехим» АҖ

Аудитор

ЗАО АКК «Аудэкс»

Сайт

http://www.tattelecom.ru

Татарстан Республикасында «Летай» һәм «Таттелеком» сәүдә маркасы астында хезмәт күрсәтә. 2019 елның декабренә компаниянең абонентлар саны 1,8 миллионнан артык кеше була[1].

Тулы исеме — «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте. Компаниянең штаб-фатиры Казанда урнашкан.

Тарих үзгәртү

2003 елның 22 июлендә «Таттелеком» компаниясен хосусыйлаштыру процессында барлыкка килгән[2].

Компания составына идарә һәм 6 филиал керә. Республика территориясендә зона, җирле телефон элемтәсе, документаль, чыбыклы тапшырулар, мәгълүматларны тапшыру (шул исәптән Интернет челтәренә керү), шулай ук телематик хезмәтләр күрсәтүче чыбыклы элемтә операторы булып тора.

2006 елның сентябрендә «Летай» сәүдә маркасы астында югары тизлекле ADSL интернет проекты эшли башлый.

2009 елның декабрендә компания Татарстанда беренче булып, «Летай ТВ» сәүдә маркасы астында, IP-TV (цифрлы интерактив телевидение) проектын эшләтеп җибәрә. 2012 елда СМАРТС компаниясе базасында «Летай» кәрәзле элемтә виртуаль операторы эшли башлый[3].

2013 елның июлендә «Таттелеком» ААҖ «СМАРТС» ААҖнән Татарстан территориясендә кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтүче «СМАРТС — Казан» компаниясен тулысынча сатып ала[4]. 2013 елның 7 ноябрьдә Монополиягә каршы федераль хезмәт компаниягә «Шупашкар-GSM»[5] һәм «СМАРТС-Уфа»[6] 100% акцияләренең сатып алырга рөхсәт бирә. Әмма килешүләр үтәлми («СМАРТС-Уфа» компаниясен МТС сатып ала, «Шупашкар-GSM»ны МегаФон сатып ала).

2014 елның гыйнварында «Таттелеком» LTE челтәре өчен 1800 МГц ешлыгын куллануга Россиядә беренче лицензия тапшырыла. 2014 елның июлендә компания LTE челтәрләрен коммерция эксплуатациясенә кертә[7].

2015 елның маенда «СМАРТС — Казан» ЯАҖне «Таттелеком»га тоташтыру рәвешендә үзгәртеп кору тәмамлана. 2015 елда «СМАРТС — Казан» ЯАҖ «Твои мобильные технологии» ҖЧҖ итеп үзгәртелә («ТМТ» ҖЧҖ).

Милекчеләр һәм җитәкчелек үзгәртү

«Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең иң эре акционеры — «Связьинвестнефтехим» (акцияләрнең 87,21%)[8], ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә карый (акцияләрнең 100%)[9].

Компаниянең генераль директоры — Нуретдинов Айрат Рәфкать улы[10].

Эшчәнлек күрсәткечләре үзгәртү

Финанс күрсәткечләре үзгәртү

2010 2011 2012 2013 2014 2015 2016 2017
(РСБУ), млрд. сум 6,009 (+12,5%) 6,385 (+6,3%) 7,193 (+12,7%) 7,158

(-0.5%)

7,606

(+6,3%)

7,923

(+4,2%)

8080

(+2%)

8.277

(+2,4%)

Керем (МСФО), млрд. сум 5,939 6,712 7,079 7,173

(+1,3%)

7,464

(+4%)

7,903

(+5,9%)

8,205

(+3,8%)

8,565
Чиста табыш, млн. сум 655,7

(+69,9%)

705,6 (+7,6%) 735,12 741,6

(+0,9%)

771,2

(+4%)

788,9

(+2,3%)

797,3

(+1,1%)

801,3

2017 елда абонентлар саны (2018 елның 1 гыйнварына мәгълүматлар буенча)[11]:

  • Фиксацияләнгән элемтә — 689 649 абонент җайланмалары;
  • Цифрлы телекоммуникацион хезмәтләр (үз эченә «түләүле телевидение»не кертә) — 988 690 абонент;
  • Мобиль элемтә — 510 200 абонент.

2017 елда «Таттелеком» керем структурасы:

  • Цифрлы телекоммуникация хезмәтләре — 51%;
  • Телефон элемтәсе — 29%;
  • Трафик үткәрү хезмәтләре — 4%;
  • Инфраструктураны арендалау — 8%;
  • Башка хезмәтләр — 8%.

2019 елның 31 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә кәрәзле элемтә база станцияләре саны 1537 данә тәшкил итә[12].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ГК «Таттелеком» в 2020 году планирует в пять раз увеличить ввод базовых станций в Татарстане
  2. На основании постановления Кабинета Министров РТ № 350 от 02.07.2003 г. и постановления Министерства земельных и имущественных отношений Республики Татарстан № 87 от 08.07.2003 года
  3. «Таттелеком» бросил вызов «большой тройке» сотовиков
  4. «Таттелеком» подключился к распродаже СМАРТСа
  5. Решение по ходатайству ОАО «Таттелеком» № АГ/44045/13. әлеге чыганактан 2013-12-27 архивланды. 2013-12-27 тикшерелгән.
  6. Решение по ходатайству ОАО «Таттелеком» № АГ/44041/13. әлеге чыганактан 2013-12-27 архивланды. 2013-12-27 тикшерелгән.
  7. ЗАО «СМАРТС — Казань» (ОАО «Таттелеком») запустил в Казани сеть 4G
  8. Годовой отчет ПАО «Таттелеком» за 2015 г. (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-05-16, retrieved 2021-01-03 
  9. Связьинвестнефтехим: Информация об акционере
  10. РУКОВОДСТВО ПАО «Таттелеком»
  11. Годовой отчет ПАО «Таттелеком» за 2017 г(үле сылтама)
  12. Годовой отчет 2019

Сылтамалар үзгәртү