Сайт

бер-берсе белән логик буенча ялганган веб-сәхифәләр; шулай ук сервердагы контентның урнашкан урыны

Сайт, яки веб-сайт ([вэбсайт] дип укыла, ингл. website: web — «пәрәвез» и site — «урын», сүзгә-сүз «челтәрдәге урын, сегмент, өлеш») — бер-берсе белән логик буенча ялганган веб-сәхифәләр; шулай ук сервердагы контентның урнашкан урыны[1].

Wikipedia.org сайтының баш бите

Гадәттә Интернетта сайт — ул бердәнбер адреслы һәм кулланучы белән бербөтен булып кабул ителә торган, бер-берсе белән бәйләнгән бирелмәләр.[2]

Мобиль сайт челтәрдә яки билгеле бер адрес (домен) буенча локаль носительдә урнашкан, мобиль җайланмаларда карау өчен, ешрак мобиль браузер ярдәмендә карау өчен булдырылган сайт.[3]

Сайтларны веб-сайтлар дип атыйлар, чөнки аларга HTTP[4] протоколы буенча керешле. HTTP, әлеге вакытта, Бөтендөнья пәрәвезе белән сайтлардан мәгълүматларны алу өчен кулланыла. «Бөтендөнья пәрәвезен» кыскартып «веб» диләр. Шуңа күрә күп төрле «Бөтендөнья пәрәвезенә» катнашкан сүзләргә «веб-» дигән сүзнең өлешен куялар. HTTP протоколы клиентлар серверлардагы сайтларга керә алсыннар өчен махсус ясалган.

Веб-сайт, электрон документлар (бирелмəлəр файллары һәм кодлар) системасы буларак, аерым шәхесләрнеке яки оешмаларныкы булырга мөмкин, шулай ук аңа гомуми домен исеме һәм IP-адрес буенча керергә була, яки бер санакта гына (Интернетка кермичә) сайтны ачырга була.

Бөтен сайтлар бергә Бөтендөнья пәрәвезен төзиләр, анда коммуникация (пәрәвез) бербөтен итеп, бирелмəлəр базасына һәм планета масштабындагы аралашуга, дөнья берләшмәсенең мәгълүмат сегментларын берләштерә.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Сайт булдыру ысуллары
  2. Сайт эчтәлеген анализлау
  3. Мобиль сайт күпме тора?
  4. Воройский Ф.С. Информатика. Энциклопедический систематизированный словарь-справочник. — М.: Физматлит, 2006. — С. 432. — 945 с.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Хаген Граф. Создание веб-сайтов с помощью Joomla! 1.5. — Издательский дом "Вильямс", 2009. — 312 p. — ISBN 978-5-8459-1506-1.
  • Виктор Ромашев. CMS Drupal: Система управления содержимым сайта. — Питер, 2010. — 255 p. — ISBN 978-5-49807-241-8.