Веб-сәхифә

веб-браузер (гизгеч) белән ачып булган документ яки Бөтендөнья пәрәвезенең мәгълүмат ресурсы

Веб-сәхифә, яки веб-бит (ингл. Web page) — веб-браузер (гизгеч) белән ачып була торган документ яки Бөтендөнья пәрәвезенең мәгълүмат ресурсы.

Инглиз Википедиясенең веб-сәхифәсенең скриншоты

Гадәти веб-сәхифә HTML форматындагы текст файлы була. Аңарда икенче төрле форматтагы файлларга (текст, график рәсем, видео, аудио, мультимедиа, апплетлар, кулланма програм тәэминатлар һ. б.) сылтамалар булырга мөмкин. Шулай ук аңарда икенче веб-сәхифәләргә тиз итеп күчер өчен яки сылтамалы файлларга үтер өчен гиперсылтамалар булырга мөмкин. Күп төрле гизгечләрдә сылтамалы файлның эчтәлеген турыдан-туры, шушы файлга сылтама асраган веб-сәхифә эчендә, карап була. Шулай ук хәзерге замандагы гизгечләр кайбер форматтагы файлларның эчтәлеген турыдан-туры (шушы файлларга сылтама асраган веб-сәхифәдән аерым) карарга мөмкинлек бирәләр.

Мәгълүматтән мәгънәле веб-сәхифәнең эчтәлеге гадәттә контент (ингл. content — «эчтәлек») дип атала.

Гомуми тема һәм дизайн белән берләшкән, һәм сылтамалар белән бәйләнгән берничә веб-сәхифәләр веб-сайт тәшкил итәләр. Веб-сайтны тәшкил иткән веб-битләр бер яки берничә веб-серверларда (бер-берсеннән еракта, хәтта төрле илләрдә) урнаша алалар.[1]

Динамик сәхифә үзгәртү

Динамик сәхифә — програм тарафыннан автоматик рәвештә барлыкка килгән веб-сәхифә. Динамик сәхифә статик сәхифәдән аерылып тора, чөнки статик сәхифә — ул серверда урнашкан гади файл. Гизгеч яки кулланучының башка төрле агенты эшкәртә ала торган динамик сәхифәнең HTML-кодын сервер програмы ясый. Контент белән идарә итү системалары яки двигательләр (ингл. Content management system, CMS) сервер мәгълүмат системалары яки сервер компьютер программалары, алар интернет — сайт яки локаль челтәр серверының контентын (ягъни эчтәлеген) булдыру, үзгәртү һәм идарә итүнең уртак процессын тәэмин итү һәм оештыру өчен кулланыла.[2]

Динамик сәхифәләр гадәттә мәгълүматларны эшкәртәләр һәм бирелмәләр җыентысыннан алып чыгаралар. Бүгенгесе көнгә динамик сәхифәләрне автоматик рәвештә ясый торган иң популяр технологияләр:

  • PHP — Apache серверлары өчен һәм башка GNU/Linux идарәсе астындагы серверлар өчен, башка UNIX-охшашлы, һәм бүтән ОС-лар өчен.
  • JSP һәм Java Servlet — Төрле ОС-лар идарәчесе астындагы Apache, JBoss, Tomcat серверлары өчен.
  • ASP.NET — IIS идарәчесе астындагы Microsoft Windows серверлары өчен.Контент белән идарә итү системалары яки двигательләр (ингл. Content management system, CMS) сервер мәгълүмат системалары яки сервер компьютер программалары, алар интернет — сайт яки локаль челтәр серверының контентын (ягъни эчтәлеген) булдыру, үзгәртү һәм идарә итүнең уртак процессын тәэмин итү һәм оештыру өчен кулланыла.

Шәхси интернет-бит үзгәртү

Шәхси интернет бите-теге яки бу персонажның яки персонажның шәхесен күрсәтүче (рәсми яки юк) веб-бит.

Кеше, аның хоббиы, мәнфәгатьләре, бөтендөнья челтәре кулланучылары өчен хоббилары турында мәгълүмат бирү өчен эшләнгән.[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмә үзгәртү

  1. Сайтлар төзү буенча конструктор
  2. Сайт эчтәлеген булдыру.
  3. Шәхси бит булдыру тарихы.

Әдәбият үзгәртү

  • Артур Бибек, Бад Смит. Создание Web-страниц для "чайников" = Creating Web Pages For Dummies. — 7-е изд. — М.: «Диалектика», 2006. — С. 304. — ISBN 0-7645-7327-6.
  • Якоб Нильсен, Хоа Лоранжер. Web-дизайн: удобство использования Web-сайтов = Prioritizing Web Usability. — М.: «Вильямс», 2007. — С. 368. — ISBN 0-321-35031-6.