Гиперсылтама

компьютер термины; өстенә басып яки курсор күчереп, ияргән мәгълүматны күрсәтә ала торган документның өлеше

Гиперсылтама яки һиперсылтама[1] (ингл. hyperlink), яисә гади сылтама — санак белемендә, укучының турыдан туры мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге булган, яки аңарга автоматик рәвештә юнәлдерелгән искәрмә мәгълүматы.[2] Гиперсылтама тулы бер документка яки документ эчендәге махсус бер элементка ишарә итә. Гиперсылтамалар эчендә күрсәтелгән текстны гипертекст (һипертекст, ингл. hypertext) дип атыйлар.

Гиперсылтама
Сурәт
Җитештерү ысулы связывание гиперссылками[d]
Кулланмага сылтама developers.google.com/search/docs/crawling-indexing/links-crawlable
MediaWiki сылтамаларының ничек эшләгәнен күрсәтүче рәсем
Дуглас Энгельбарт һәм аның SRI'дагы такымы, 1969

Гиперсылтама тарихы

үзгәртү

«Гиперсылтама» («һиперсылтама») термины Xanadu проекты (ингл.) башында 1965 (яки 1964) елда Тед Нельсон (ингл.) тарафыннан уйлап табылган иде.

Бер документ эчендәге төрле урыннарга сылтау өчен (1966) һәм аерым документлар эчендәге параграфларны бәйләү өчен (1968) гиперсылтама концепциясе беренче булып Дуглас Энгельбарт (ингл.) җитәкләгән (төп програмлаучы Джефф Рулифсон (ингл.) булган) такым булдырган иде.

Шулай ук карагыз

үзгәртү


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://www.azatliq.org/a/28982012.html
  2. Hyperlink. Merriam-Webster.com. 2012-10-25 тикшерелгән.

Өстәмә чыганаклар

үзгәртү