Җиләк бистәсе (Казан)

Җиләк бистәсе (tat.lat. Ciläk bistäse(үле сылтама), русча Ягодная слобода) - Казан шәһәрендә тарихи бистә.

Җиләк бистәсе
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Киров районы
Почта индексы 420032 һәм 420102
 Җиләк бистәсе Викиҗыентыкта
Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Тарих үзгәртү

Борыңгы болгар-татар риваятьләре буенча Казан кирмәне алдында, Казансу каршындагы ягында Җиләкле урман урнаша иде. Анда төрле урман җиләге үсә иде: кура җиләге, җир җиләге, каен җиләге, караҗиләк... Шул урыннарда үрдә борыңгы болгар-татар Җиләкле авылы урнаша иде.

Җиләкле авылы Бишбалта кирмәне һәм Казан кирмәне арасында урнашып элемтә һәм сәүдә мөнәсәбәтләрендә катнаша.

Казан ханлыгы буйсындырылган соң татар халкы өлешчә үтереп, өлешчә куып чыгарып Җиләк бистәсенә рус күченүче кешеләрен утыртыла. Татар Җиләкле авылыннан борыңгы мөселман зираты гына кала.

1825 елда Җиләк бистәсе Казан шәһәренә кертелә.

Хәзер Җиләк бистәсе Казанның Киров районына керә.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Монда урнашкан Энгельс урамындагы 1 йортында 1960 еллардан 2002 елларга кадәр тарихчы, академик Миркасыйм Госманов яшәгән.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү