Бишбалта бистәсе

Бишбалта бистәсе яки Адмираллык бистәсе (tat.lat. Bişbalta bistäse(үле сылтама), русча Адмиралтейская слобода) - Казан шәһәрендәге тарихи бистә. Идел буе Болгары, Казан ханлыгы, Казан патшалыгы (1552 - 1708) чорларында бу Казан өлеше Бишбалта авылы, Бишбалта кирмәне, Бишбалта бистәсе дип атала. Петр I хакимлегеннән соң Казан губернасы дәверендә (1708 - 1920) Адмираллык бистәсе дип исемләнә. Совет заманыннан Казанның Киров районына кертелә. Хәзер ике исеме - Адмираллык бистәсе (русча Адмиралтейская слобода), Бишбалта бистәсе кулланыла.

Бишбалта бистәсе
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Халык саны 6927 (1897)[1],
7798 (1920)[2],
13 386 (1917)[2],
8702 (1923)[2],
10 157 (1926)[3]
Карта
 Бишбалта бистәсе Викиҗыентыкта

Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Бишбалта кирмәне

үзгәртү
 
Абд ар-Рахман ибн Мөэмин әмир

Богылтау тавында якынча 1000 елда Бишбалта авылы болгарлар тарафыннан нигезләнә. Идел буе Болгары хакиме Абд ар-Рахман ибн Мөэмин төньяк чикләрен саклау өчен Богылтау тавында кирмәнгә нигез сала. Шулай ук бу болгар әмире Бишбалта кирмәне янында Казан кирмәнен нигезли. Ике кирмән Идел буе Болгары дәүләтенең төньяк чикләрендә сәүдә, һөнәрче (соңрак хәрби дә) үзәгенә әверелә.

Бишбалта авылы тирәсендә нарат һәм имән урманнары булган. Шуңа күрә болгарлар монда көймәләр ясый башлыйлар. Казан ханлыгы вакытында болгар-татарлар көймәләр Тәзик (Тәҗик) ком утравында (Бишбалта каршысында булган) ясыйлар.

Тәзик утравын руслар Кунак утравы (Гостиный) дип атыйлар. Хәзер шушы утрау Маркиз дип исемләнә.

Идел-Каспий адмираллыгы барлыкка килү

үзгәртү

Төп мәкалә: Казан адмираллыгы

 
Петр I

  Казан ханлыгы буйсындырылган соң бер ярым гасыр узгач, 1718 елда  /  Русия патшалыгы патшасы Петр I   Санкт-Петербургтан соң илнең икенче адмираллыгын   Казан янында нигезләргә боера.

Адмираллык Бишбалта авылы тирәсендә урнаша, озакламый аның тирә-ягында эшчеләрнең яшәгән бистәсе барлыкка килә. Адмираллык бистәсендә баш Идел флоты, Каспий диңгез флоты ясала иде. Көймәләр ясаганда татарлар, руслар, чуашлар, мариләр эшлиләр.

1722 елда     Россия империясе император Петр I үзе Казанга килеп Адмираллык бистәсен тикшерә һәм шат булып кала. Ягъни Казанның Адмираллык бистәсеннән Фарсы походы башлана.

Дан һәм күчерү

үзгәртү

Казан Адмираллыгы 1718-1829 елларда эшли. Бик күп хәрби, сәүдә көймәләре ясалган. Казанда ясалган көймәләр бөтен Россия сугышларында катнашалар.

1829 елда Адмираллык Әстерханга күчерә. Күчерүнең төп сәбәбе - Каспий диңгезенә якын булуы.

1920 елда Адмираллык бистәсе халкы 7798 кешене тәшкил иткән, шуларның 5399ы (69,2%) - рус, 2150се (27,6%) - татар булган.[4]

Адмираллыкны бетергәнгә карамастан, бу бистә Адмираллык бистәсе яки Бишбалта бистәсе дип йөртелә.

Адмираллык бистәсе бүген

үзгәртү

2005 елда шәһәр урамнарына элекке тарихи исемнәр кайтару турындагы К.Ш. Исхаков имзалаган боерык белән бистәнең үзәк Клара Цеткин урамы исеме Бишбалта урамы итеп үзгәртелде.[5] Әмма шәһәр хакимияте алышынгач, 2006 елда боерык кире алынды.

Хәзер Казан мэриясе тарихи Адмираллык бистәсен торгызырга ниятли. Адмираллык бистәсендә яңартылган тимер юл "Адмираллык бистәсе" (русча "Адмиралтейская слобода") тукталышы бар.

Адмираллык бистәсе югалтуы

үзгәртү

1956 елда бала шуклыгы сәбәпле Екатерина II Казанга килгән Тверь корабы янып бетә.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү