Маркиз утравыКуйбышев сусаклагычында кече кеше яшәми торган утрау. Административ ягыннан Казанның Вахитов районына карый. Утрау Идел елгасының көймә йөрешлешле фарватерыннан уңрак, Казан елга портыннан каршы якта урнашкан.

Маркиз утравы
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Җәгърафия
АТБ Казан
Ил Россия
Сулык Куйбышев сусаклагычы
Координатлар 55.7706°N 49.0411°E Edit this on Wikidata
Карта


Тарих үзгәртү

15 гасыр - 16 гасыр башында анда Казан ханлыгының зур җәйге ярминкәләре оештырылган, ул «Сәүдә атавы» дип йөртелгән. Аңа рус кенәзлекләре, Кавказ, Кырым, Урта Азия, Себер сәүдәгәрләре күннән эшләнгән әйберләр, затлы мехлар, тукымалар, миталдан төрле эшләнмәләр, балавыз, төрле ризык тәмләткечләре һ.б. китереп, үзара алыш-биреш иткәннәр. Екатерина II Идел буйлап гизгәндә 1767 елда утрауда була һәм аны италияле маркиз Паулуччиларга бүләк иткән дигән фараз бар. Халык теленә кергән «Маркиз утравы» атамасы шуннан килә. 19 гасыр - 20 гасырның 1 нче яртысында Казан халкының җәйге ял итү урыны. 1956 елда утрауның зур өлеше Куйбышев сусаклагычы астында кала.

Моны да карагыз үзгәртү